Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
ММЧ статистикасы

Татарстан  Россиянең икътисадый яктан алга киткән регионнарының берсе. Республика вакытлы матбугат басмаларының күплеге буенча да, Россиядә әйдәп баручылардан санала.   
     Һәр мең кешегә 515 данә вакытлы матбугат басмасы туры килә (Россиядә уртача күрсәткеч 219 данә тәшкил итә).
     2007 елның 1 гыйнвары күрсәткечләре буенча Татарстанда 1113 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Шуларның 22е ‑ дәүләтнеке.
        
         Басма матбугат:
     Татарстанда барлыгы 825 газета‑журнал теркәлгән. Шуларның 106сы ‑ дәүләтнеке.
     Татар телендә 110 газет, 28 журнал чыга. Дәүләт карамагында исә 46 газет һәм 9 журнал исәпләнә. Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында: хатын‑кызлар, балалар һәм яшьүсмерләр, әдәби, милли, махсуслашкан һәм башка социаль темаларга кагылган басмалар чыгарыла.
     Дәүләт ярдәме белән  чуваш телендә: Аксубай, Чүпрәле, Норлат, Буа районнарында һәм республикада “Сувар” газетасы чыкса, удмурт телендә Балтач районында газета нәшер ителә.
        
       Телевидение һәм радио
        
      Республика территориясендә 50 телевизион компания бар. Аларның 30 татар һәм рус телләрендә эшли. 25 дәүләт телеканалы исәпләнә.
     Төп юнәлеше милли тематикада булган “Татарстан–Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе эшли. Телеканал тамашачыларына төрле яктан бай булган программалар тәгъдим итә: 1) хәбәрләр, 2) иҗтимагый‑сәяси программалар, 3) телесериаллар, 4) ток‑шоу, 5) спорт ярышлары, бәйрәм чараларыннан турыдан‑туры трансляция.
 “Eutelsat W 4 (36 гр. в.д.) спутнигы ярдәмендә “Татарстан‑Яңа гасыр” каналын  Россиянең Европа, Себернең көнбатыш өлеше, Урал, барлык СНГ илләре һәм якын чит илләрдә дә карау мөмкинлеге бар. Тулырак мәгълүматны телеканал сайтыннан табарга була.  Вакыйгалар белән тулырак таныштыру өчен корреспондент пунктлары ачу эше алып барыла. Корреспондент пунктларын республиканың Мәскәү, Санкт-Петербург, Оренбург, Екатеринбург, Чиләбе, Астана  шәһәрләрендәге тулы вәкаләтле вәкиллекләрендә ачу күздә тотыла.
Республиканың 24 район һәм шәһәрендә дәүләт телестанцияләре эшли. Алар барысы да ике дәүләт телендә сөйли. 
Татарстанда 86 радиостанция бар, аларның 14е ‑ дәүләтнеке. 58е – рус, 6сы – татар, 22се ‑ рус һәм татар телләрендә эшли. Лениногорский радиосы рус, татар, чуваш һәм мордва телләрендә сөйли.
 
 МӘГЪЛҮМАТ АГЕНТЛЫКЛАРЫ
 Республикада 10 мәгълүмат агентлыгы бар. Республикада “Татар‑информ” (www.tatar-inform.ru) дәүләт агентлыгы эшли. “Татар–информ” сыман, “Интертат” электрон газетасы татар һәм рус телләрендә чыга. “Интерфакс”, “Риа‑новости”, “ИТАР‑ТАСС” кебек гомүммилли мәгълүмат агентлыкларының региональ бүлекчәләре эшли.
 
Татарстан Республикасы “Татмедиа” Массакүләм мәгълүмат агентлыгы, барлык республика массакүләм мәгълүмат чараларын үз эченә алган www.tatmedia.com порталын булдырды.  2005 елда портал Россиядә “дүртенче власть” дигән номинация буенча беренче урынга лаек булды.
 
 
НӘШРИЯТ ҺӘМ ПОЛИГРАФИЯ
 
 Республикада 230 полиграфия предприятиясе, 40тан артык китап нәшрияты бар. Ел саен алар 3‑3,5 млн. тираж белән 1000 төрле китап чыгара. Дәүләт карамагында 7 полиграфия комплексы һәм 2 китап нәшрияты эшли. Республикада милли һәм махсуслашкан басмаларны, социаль әһәмияткә ия китапларны чыгаруда нәшриятлар өчен дәүләт ярдәме программасы эшли.

Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
28 29 30 31 01 02 03
04 05 06 07 08 09 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом