Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Милли тираж хезмәте

 Милли тираж хезмәте ачыклык һәм профессиональлек күрсәткече
 
Нәрсә ул Милли тираж хезмәте?
 
Тиражны контрольдә тоту буенча оешма булдыру турында 1991 елдан бирле сүз алып барылса да,Милли тираж хезмәте 1998 елның августында  Россиядә беренчеләрдән булып барлыкка килә. Милли тираж хезмәте ‑ ул басма матбугатның тиражын, таралуын контрольдә тотучы бәйсез оешма.
 
Милли тираж хезмәте учредительләре: РФ сәүдә‑сәнәгать палатасы, Россия журналистлары союзы, реклама агентлыкларының Россия ассоциациясе, нәшрият һәм баш мөхәррирләр ассоциациясе, полиграфистларның регионара ассоциациясе. Милли тираж хезмәте генераль директоры вазыйфасын Россия журналистлар союзы генераль директоры башкара. Мәскәүдәге координаторы ‑ Илона Соколова. Бүгенге көндә уңышлы эшләп килә торган Урал һәм Себер филиаллары бар. Милли тираж хезмәтенең Идел буендагы филиалы 2004 елның октябереннән эшли, аны АНО “НТС Приволжье” директоры Әхмәтов Ринат Рөстәм улы җитәкли, Татарстандагы координаторы Ирина Владимировна Митрюшкина.
 
Бу оешма нәрсә белән шөгыльләнә?
 
1998 елдан Милли тираж хезмәте ирекле рәвештә бу оешмага теркәлгән газета, журналларның сертификациясе белән шөгыльләнә (бу газета, журналлар реестрда санап үтелгән).  Шулай ук, систематик рәвештә басма матбугатның таралуын, тиражын тикшерә.
 
Тиражның сертификациясе кемгә һәм нәрсә өчен кирәк?
 
Россиядә тираж арттырып кую искәрмә түгел, кагыйдә буларак кабул ителә. Россия массакүләм мәгълүмат чаралары базарын, “тонык” дип йөртәләр. Барлык алдынгы илләр дә бу периодны үтә. Күп илләрдә тираж аудиты һәм сертификациясе белән шөгыльләнүче оешмалар бар. Кагыйдә буенча, аларның учредительләре ‑ нәшриятлар, реклама агентлыклары һәм реклама бирүчеләр. Милли тираж хезмәте нәкъ менә алар өчен кирәк тә.
 
Издательләргә Милли тираж хезмәте нигә кирәк?
 
4 сәбәп:
1) тираж сертификаты тапшырылмаган очракта, чит ил реклама бирүчеләре  матбугатта рекламаларын урнаштырмый. Чит ил аудиторлары хезмәтен куллануга караганда, милли тираж хезмәтен куллану очсызрак.
 
2) Тиражны сертификацияләү көндәшең алдында үзеңнең өстенлегеңне күрсәтү өчен кирәк. Шунысы мәгълүм, реклама бюджеты ел саен 500 мең. доллар күләмендә хисапланмый кала. Тиражны дөрес итеп бирмәү, реклама бирүчеләрне башка юлларны эзләргә этәрә.
 
3) Милли тираж хезмәте  айга бер тапкыр басма матбугатлар реестрын 5 мең реклама агентлыклары һәм реклама бирүчеләргә җиткерә. Шулай ук, бу мәгълүматны халыкара тираж контроле Федерациясе бюросына җибәрә. Шулай итеп, матбугатта реклама урнаштыру буенча шөгыльләнүчеләр Милли тираж хезмәте сертификаты алганнар исемлеге белән таныш.
 
Моннан тыш, Милли тираж хезмәте реестрын Европа медиа үзәге справочникларында да урнаштыралар.
 
4) Тираж сертификациясе турындагы мәгълүматның булмавы реклама бирүчеләргә генә түгел, салым хезмәте өчен дә кисәтү булып тора.
 
Реклама бирүче өчен Милли тираж хезмәте нигә кирәк?
 
1) Басма матбугатның потенциалын белү, рекламага тотыласы акчаның нинди эффект бирәсен дөрес билгеләү өчен.
 
 2) Хезмәттәшлек итү өчен сайлау мөмкинлеге.
 
Милли тираж хезмәте реклама агентлыклары өчен нигә кирәк?
 
1) Реклама бирүченең акчасын дөрес юнәлештә куллану, профессиональ дәрәҗәдә эшләү.
 
2) Басма матбугатның тиражын билгеләү өчен акча сарыф итмичә нәтиҗәле эшләү.
 
 МИЛЛИ ТИРАЖ ХЕЗМӘТЕНЕҢ ИДЕЛ БУЕНДАГЫ ВӘКИЛЛЕГЕ
 
    АНО “Идел буе милли тираж хезмәте”
 
 
420097 ТР Казан шәһәре, Академическая ур., 2
 
4 этаж, 418 кабинет
 
телефон 8(843)570-31-06
 
факс    8(843)276-91-04
 
 
 
 E‑mail: nts@tatmedia.ru
  
 
                                                   Оешмага керү кагыйдәләре
 
 
 
 
 
Оешмага керү килешүе
 
Нәшер итүче декларациясе
 
ИД әгъзасы булу өчен тутырылган гариза
 
РА әгъзасы булу өчен тутырылган гариза
 
Контроль өчен документлар
 
 Взнос положениеләре
 
Реклама агентлыклары положениесе
 
Реклама бирүчеләрнең Милли тираж хезмәтендәге положениесе

Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
28 29 30 31 01 02 03
04 05 06 07 08 09 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом