
 |
 |
01-07-2008 20:18 / "
Актаныш таңнары
"
|
 |
|
Ярдәм кулын –мәктәпләргә
|
Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 17 декабрендә чыккан 721 нче санлы карары нигезендә 2008 елның 1 гыйнварыннан мәгариф учреждениеләре норматив финанслауга күчте. Бу – аларга акча бала санына карап бирелә дигәнне аңлата. Димәк, укучы саны аз мәктәпләргә яшәү авырлаша. Алга таба яшәү өчен алар үзеннән-үзе төрле юллар эзләргә мәҗбүр булачаклар. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Р.Ф.Гыйздәтуллина белән сөйләшүебез дә шул хакта.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 20:18 / "
Актаныш таңнары
"
|
 |
|
Безнекеләр сынатмады
|
Азнакайда республика буенча үткәрелгән 53 нче турслетта районыбыздан барган 8 кешелек төркем гомуми күрсәткечләр буенча – IV, аерым төр бәйгеләрнең күбесендә мактаулы II урынны яулап, уңышлы чыгып ясады. Анда катнашкан район буенча бу төр сынашта I урынны алган остазы Нарис Габдуллин булган Иске Сәфәр җирлеге һәм Әхнәф Госманов өйрәткән балалар һәм яшүсмерләрнең физик хәзерлеге клубы төркеме оешканлыкта, бердәмлектә башкаларга өлге булды.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 20:17 / "
Актаныш таңнары
"
|
 |
|
Бәладә ялгыз калдырмый
|
26 июнь көнне рәисе Светлана Әхмәтова булган халыкка социаль ярдәм күрсәтү фондының чираттагы утырышы булып, анда 16 гариза каралды. Аларның 3се – даруга бирелүче акчадан баш тарткан булуларына карамастан, дару алу өчен акча соралганы кире кагылды. 3се, документлары өлгермәү сәбәпле, алдагы утырышта карауга калдырылды, 10сы уңай хәл ителде. 51310 сум күләмендә бүленгән акча күзгә операция ясату һәм күз авыруыннан дәвалану, яман шеш чиреннән савыгу (3 кешегә), кан алыштыру, 3 инвалидка табиблар тәкъдиме белән медицина тикшерүе үтү өчен, фаҗигагә тарыган 2 инвалид яшәүче бер гаиләгә матди булышлык йөзеннән бирелде.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 20:16 / "
Актаныш таңнары
"
|
 |
|
“Нур калдырсаң иркен дөньяда, яшәү бөек, яшәү данлыклы“
|
“Район – ул кечкенә генә дәүләт. Туганнан алып шушы җирлектә кайнаган, үзенең яшьлеген дә, саулыгын да, рухи хәзинәсен дә аны торгызуга, халкына хезмәт куюга багышлаган шәхесләребезне онытырга безнең хакыбыз юк. Бүген Актаныш яшеллеккә төренгән икән, районыбызда бар төрле социаль мәсьәләләр хәл ителеп килә икән, моның нигезендә әлеге карусыз, фидакарь җаннарның бәһаләп бетергесез өлеше ята“,– дигән сүзләр белән башлады үз чыгышын 25 июнь көнне район мәдәният йортында булып узган “Баязит Мөхәммәтов: Минем тормышым“ исемле китапны тәкъдир итү кичәсендә муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 16:50 / "
Нократ
"
|
 |
|
Әзерлек бара
|
Республика күләмендә узачак Питрау бәйрәменә әзерлек эшләре тулы куәтенә бара.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 16:49 / "
Хезмәткә дан
"
|
 |
|
Тешләк "дуслар"
|
Медицина статистикасы чаң суга: көн саен диярлек хастаханәгә этләрдән зыян күргән кешеләр мөрәҗәгать итә. Бу хәл июнь аена кергәч аеруча күп күзәтелә башлаган.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 16:44 / "
Нократ
"
|
 |
|
Кыскача
|
Кичә хуҗалыклар агрономнары Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерү институтында Басу көнендә катнаштылар. Галимнәрнең чыгышларын тыңладылар, яңа сортлар, технологияләр белән таныштылар.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 16:42 / "
Нократ
"
|
 |
|
Иҗади мөмкинлекләре ачылмый
|
Чыгарылыш сыйныфларында дәүләт имтиханнары инде күптән тәмам. Шулайда БДИ (бердәм дәүләт имтиханнары) халык теленнән һаман да әле төшми.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 16:37 / "
Нократ
"
|
 |
|
Акчага мохтаҗлык кичермиләр
|
Албай мәктәбендә быел бизнес-план буенча акча керемен былтыргыдан күпкә арттырырга җыеналар.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 16:32 / "
Нократ
"
|
 |
|
Ашлык кабул итәргә әзер
|
Яңа Комазан, .Нократ. агрофирмасы ашлык саклау складында ремонт эшләре төгәлләнеп килә диярлек.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 16:28 / "
Нократ
"
|
 |
|
Эш күләмнәре .киң колачлы
|
.Татавтодор.ның Мамадыш филиалының Олыяз участогы егетләре бүген Келәүш юлында эшли.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 16:24 / "
Арча хәбәрләре
"
|
 |
|
Сабантуйлар безне якынайта
|
Һәр халыкның үзенә генә хас традицияләре, бәйрәмнәре бар. Бездә, татар халкында да алар бик күп.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 16:23 / "
Арча хәбәрләре
"
|
 |
|
Кеше өчен эшлибез
|
Район Советының кече залында торак төзелеше һәм 1995 елга кадәр төзелгән күп квартирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү буенча видеокиңәшмәләр атна саен булып тора. Үткән җомгада уздырылганын ТРның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов алып барды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 16:22 / "
Арча хәбәрләре
"
|
 |
|
Яналыклар
|
Кыскача
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 16:19 / "
Арча хәбәрләре
"
|
 |
|
Тарихи гаделлек тантанасы
|
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Бүгенге тормышыбызның кадерен белү өчен дә кичәгесе белән чагыштырып карау зыян итмәстер.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 16:11 / "
Арча хәбәрләре
"
|
 |
|
Арча муниципаль районы башлыгы А.Ә.Назировның Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2008 елның 27 июнендә узган 39 сессиясендә ясаган чыгышы
|
Хөрмәтле Президент, хөрмәтле депутатлар, чакырылган иптәшләр!
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 16:01 / "
Безнең Чирмешән
"
|
 |
|
Район х.б.рл.ре
|
кыскача я.алыклар
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 16:00 / "
Якты юл
"
|
 |
|
Буыннар очрашуы
|
Тагын ике елдан илебез халкы Бөек Җиңүнең 65 еллыгын зурлап билгеләп узарга җыена. Моңа әзерлек бүгенге көннәрдән үк бара инде.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 15:59 / "
Якты юл
"
|
 |
|
Сагынырмын мин сезне
|
Ул көн Биклән урта мәктәбенең IV сыйныф укучылары өчен .Балачак белән хушлашу көне. булып истә калачак. Бәйрәмчә киенгән балалар, чәчәк бәйләмнәре күтәргән әти-әниләр, мәктәп директоры А. Ибраһимов һәм укытучылар башлангыч сыйныф чыгарылыш кичәсен үткәрү өчен җыелды.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 15:57 / "
Якты юл
"
|
 |
|
Гел бер әкият туйдырды
|
Бәтке урта мәктәбенең актлар залында .Яңача үзгәртелгән әкиятләр. (.Сказка на новый лад.) кичәсе узды. Башлангыч сыйныф укучылары әкиятләрне яңачага үзгәртеп сәхнәләштерде. Һәркемнең тизрәк инде ятлап бетергән әкиятләренең үзгәртелгән төрен күрәсе килде. Балалар әкият кичәсенә бик теләп әзерләнделәр, әти-әниләр дә читтә калмады, костюмнар тегүдә, декорацияләр әзерләүдә катнаштылар.
|
|
|
 |
|
|


 |
 |
01-07-2008 15:55 / "
Якты юл
"
|
 |
|
Әби дә кирәк, бабай да кирәк
|
Хәзер күп гаиләләрдә әби-бабай аерым яши. Без шуны искә алып Кнәз урта мәктәбенең 3 В сыйныф укучыларының әби-бабайларын .Гаилә көне.нә багышланган кичәгә чакырдык.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 15:55 / "
Якты юл
"
|
 |
|
Елама, әнием, елама!
|
Дөнья яшеллеккә күмелгән. Бу вакытта кошлар сайравы да үзенчә матур, моңлы. Ә көннәр җылы, рәхәт. Алмагачлар ап-ак чәчәктә. Аларның хуш исе бөтен тирә-якка таралган. Иртә белән кош сайравына уянасың, кич тагын кошлар җырын тыңлап йокыга таласың.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 15:03 / "
Әтнә таңы
"
|
 |
|
ВЕНАДА - ЕВРО-2008, БЕЗДӘ - ЧЕМПИОНАТ!
|
Бөтен дөнья, зарыгып, Европа чемпионатының финал уенын көткән сәгатьләрдә, Әтнәдә үзебезнең чемпионат - футбол буенча район беренчелеге узды.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 14:52 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Энҗе . чәчәк ул
|
. Энҗе, белүемчә, Арчага киткәндә хыялың укытучы булу иде.
. Мин хәзер дә укытучылык һөнәренә каршы түгел, чөнки бик тә балалар белән эшләргә яратам. 3 ел рәттән «Романтик» лагеренда әйдаман булдым. Тормышны алдан белеп булмый . менә бу өлкәгә килдем. Тик бу эшемдә дә мин балалар һәм яшьләрдән аерылмыйм...
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 14:49 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Спортка мәхәббәт
|
. Рөстәм, син спорт өлкәсе буенча түгел, ә бәлки авыл хуҗалыгы буенча белем алгансың икән. Нинди юллар сине спорт дөньясына алып килде?
. Мин 2004 нче елны Питрәч районы Күн авылына агроном булып эшкә кайттым. Бер ел эшләгәч, 2005 нче елда Балтач районы хакимиятенең оештыру бүлегенә белгеч булып күчтем. 2006 да исә район җитәкчелеге тарафыннан шушы эш тәкъдим ителде. Гомумән, мин бит авыл егете, ә авылда үскән кеше спорттан аерылмый. Мин дә гел спорт белән яшәдем. Университетта укыганда көрәш, волейбол, спартакиадаларда катнаша идем. Спорт бүлегенә эшкә килүемнең тагын бер сәбәбе менә шул . спортны ярату да булгандыр...
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 14:48 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Сүнмәс якты нур
|
Кеше китә, җыры кала, диләр. Озак еллар районыбыз судьясы булган Фидаил Бәшәров та үзеннән якты эз калдырып, бер ел әүвәл . 1нче июль көнне бакый дөньяга күчте. Җырларга салып көйләрлек исеме, күңелләрдән мәңге китмәс изге гамәлләре калды. Җаны-тәне белән шәфкатьлелеккә омтылып гомер итүе фани җиһанда рухи матурлыкка әверелде. Дөнья артыннан кумаган, бар булганына шөкер итеп яшәгән, күңел байлыгын мал-мөлкәттән, дан-шөһрәттән өстен куйган кабатланмас шәхес иде ул Фидаил Галимович. Кечене кече итте, олыны олылады. Юкса, дәрәҗәле кәнәфи биләп, кеше язмышын хәл итү кебек мөһим бурычны башкаручы буларак, ул бөтенләй каршылыклы сыйфатларны да үзләштерә ала иде. Ләкин адәм баласы җир йөзендә Чын Кеше булып таныла һәм дә шуның белән абруй казана икән, ул үзенә, намусына һичкайчан хыянәт итә алмый. Әнә шундый намуслы кешеләрнең берсе иде Фидаил Галимович.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 14:46 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Әйтер сүзегез булса
|
«Чепья участок хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеген ябалар дигән сүз йөри. Алай була калса, шул зонада яшәүче өлкәннәр нишләр икән? Беркөн дә медицина ярдәменнән башка торалмыйбыз бит. Хөрмәтле җитәкчеләребез, зинһар өчен, уңайлы шартлардан мәхрүм итмәгез», . дип үтенәләр Чепья авылында яшәүчеләр. Районның баш табибы әлеге мәгълүматны »кеше арасында йөргән сүз», дип кенә белдерде, «бүгенге көнгә кадәр безгә андый карар килеп ирешкәне булмады», дип сөендерде.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 14:45 / "
Якты юл
"
|
 |
|
Бай тарихлы уку йорты
|
Безнең вакыт һич тә әрәм үтмәгән. Якташыбыз, Советлар Союзы Герое, мәктәбебезнең укучысы Нурмый Шәрипов исемен йөртүче Теләнче Тамак урта мәктәбе быел җитмешенче чыгарылышын озата. Аның урта мәктәп статусын алуына . 80 ел.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 14:45 / "
"
|
 |
|
25-27 сентябрьдә Казанда Ауропа тапшырулары союзы (ЕВС) Финанс Ассамблеясының еллык утырышы узачак
|
Әлеге союзга 1950 елда нигез салынган һәм ул 56 илдән 100дән артык телерадиокомпаниясен берләштерә. Россиядән әлеге чарада ВГТРК һәм Беренче канал катнашачак
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 14:44 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Файдалы сөйләшү
|
Балтач муниципаль район Советының утырышлар залында «Массакүләм мәгълүмат чарасы коррупциягә каршы!» дигән темага «Түгәрәк өстәл» сөйләшүе булып узды.
Аны «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Владимир Николаевич Шевчук, ТР Президенты Аппаратының коррупциягә каршы сәясәте бүлегенең баш киңәшчесе Артур Рәис улы Батаршин һәм «Татмедиа» А.Җ.нең милли мәгълүмат чаралары департаменты җитәкчесе Сөләйман Фирдәүс улы Нәҗмиев иптәшләр алып барды.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 14:44 / "
Якты юл
"
|
 |
|
Мәхәббәтле йортта бишек буш тормас
|
Кызларын кияүгә биргән ата-ананың .кызыбыз тормышка чыкты., .тормышлы булды. дип әйтүе без . татарлар өчен бик гадәти һәм аңлаешлы. Туган нигезендә, әти-әни канаты астында уздырган көннәр әле чын тормыш булмаган, әзерлек кенә булган. Кыз баланың чын тормышы, парлы булгач, .таш булырга. дип төшкән нигезендә башланачак. Әле алай гынамы, яшьләр кавышып, беренче балаларын күрсәткәнче тынычланмаган ата-ана җаны. Шушы йолаларыбызны искә төшереп, без китапханәдә .Әни сөте . изге сөт. дип исемләнгән кичә уздырдык.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 14:43 / "
Якты юл
"
|
 |
|
Канатны канатка куеп, яшәр кешең булсын ул
|
Кеше язмышлары турында әйтәсе дә юк. Һәркайсының үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Калмаш мәдәният йортында Гаилә көненә багышланган .Бергә . гомергә. дигән исем астында бәйрәм кичәсе узды.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 14:43 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Өметле киләчәк алар кулында
|
Ел дәвамында газетабыз битләрендә абагачылар өчен биремнәр һәм шуларга җаваплар басылып килә. Шулай ук нәкъ менә «Хезмәт»ебез аша без аларны барлык район халкына таныштыру йөзеннән фотоларын да биреп бардык. Уку елы дәвамында алар барлык белемнәрен, көчләрен, теләкләрен берләштереп эшләп барган «Абага чәчәге» биремнәренә йомгак ясау, җиңүчеләр белән таныштыру үзенә күрә бер бәйрәм төсе алды.
Йомгаклау турында укучылар тагын бер мәртәбә фән кыялары белән көрәштеләр. Физикадан катлаулы сорауларга җавап бирделәр, мәсьәләләр чиштеләр. Информатикадан һәм инженериядән практик эшләр башкардылар. Башка еллардан аермалы буларак, быел һәр класс абагачылары аерым бүлмәләрдә ярышты.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 14:41 / "
Якты юл
"
|
 |
|
Шатлыгымның чиге юк
|
Үсмер чакта йөгереп уйнап йөргән җиремнән аяусыз авыру минем аякларымны хәрәкәтсез калдырды. Нәтиҗәдә, мин . гомерем буе I группа инвалид. Бер ел элек иң якын кешем . әниемне җирләдем. Ләкин мәрхәмәтле авылдашларым минем хәлемә керде, ялгызымны калдырмадылар.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 14:26 / "
Якты юл
"
|
 |
|
Газеталарга язылу тәмамлана.
|
Икенче яртыеллыкка газета-журналларга, шул исәптән .Якты юл.га яздыру вакыты соңгы көннәренә якынлаша. Беренче нәтиҗәләр чыгарганнан соң, безнең газетаны иң актив яздыручылар бу яртыеллыкта да Теләнче Тамак элемтә бүлеге икәнлеге ачыкланды. Яр Чаллы районара почтамты башлыгы урынбасары Дилбәр Әхмәтова әйтүенә караганда, бүгенге көнгә Теләнче Тамак почта бүлеге .Якты юл. газетасына яздыру планын вакытыннан алда 115 процентка үтәгән.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 14:26 / "
Якты юл
"
|
 |
|
Авылда . печән өсте
|
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 23 июньгә район буенча 13945 гектар күпьеллык үләннең 2898 гектары чабылган.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 14:23 / "
Якты юл
"
|
 |
|
Исемнәре тарихка керде
|
Ветеринария табиблары ассоциациясе тарафыннан «Татарстан ветеринариясе тарихы» исемле китап нәшер ителде.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 14:22 / "
Якты юл
"
|
 |
|
«Туган ягым . Татарстан» бәйгесе
|
Мәктәп укучылары арасында Татар Иҗтимагый Үзәге тарафыннан уздырылган .Туган ягым . Татарстан. конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бәйге укучы балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү, ата-бабаларыбызның һәм замандашларыбызның казанышлары белән горурлану хисе уятуны максат итеп куйган иде.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 14:20 / "
Якты юл
"
|
 |
|
Горурланырлык эшләребез бар
|
Республикакүләм .Алтын каләм. конкурсы быел районыбызда 13 тапкыр үткәрелде. Ул ел саен уздырылучы матур бер традициягә әйләнеп бара. Конкурс районыбыздагы сәләтле балаларны ачыкларга ярдәм итә, иҗади үсешкә юл ача. Бу конкурста безнең Сәмәкәй урта мәктәбенең 6 укучысы үзләренең иҗади мөмкинлекләрен сынап карадылар һәм призлы урыннар алуга ирештеләр.
|
|
|
 |
 |
01-07-2008 14:03 / "
Якты юл
"
|
 |
|
Җаваплылык . аның төп кыйбласы
|
Һәммәбез өчен дә үтә хөрмәтле зат, гүзәл ханым булуына карамастан, ирләр тарта торган авыр йөкне иңнәренә алган муниципаль район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова шушы көннәрдә күркәм юбилеен билгеләп үтте. Андыйлар Ватанга, халыкка риясыз хезмәт итү үрнәге булып тора. Люция Әхмәтованың хезмәтләре республика күләмендә танылды. Ул Татарстан Республикасы хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Тукай муниципаль районының социаль үсешенә лаеклы өлеш кертү уңаеннан .Фидакарь хезмәт өчен. медале белән бүләкләнде. Бу дәүләт бүләген Л. Әхмәтовага юбилей тантанасында ТР Президент Аппаратының территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Д. Королев тапшырды.
|
|
|
Следующая страница >>  |
 |
|
|