
 |
 |
27-07-2008 17:03 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Фаҗигале үлем
|
30 июнь киче башларга сыймаслык, үзәкләрне өзәрлек кайгы алып килде. Гомеренең иң гүзәл чагында, сөеп-сөелеп кенә яшисе дигәндә, фаҗигале үлем яраткан энебез, туганыбыз Рәдис Сәүбән улы Гыйльмуллинны мәңгелеккә арабыздан алып китте. Аның юклыгына күңел әле дә ышанмый. Рәдис озак еллар «Игенче» җәмгыятендә тракторчы булып эшләде. Иң җаваплы эшләрне аңа тапшыралар иде. Беркайчан да ару-талуны белмәде, зарланмады, сабыр булды. Хезмәттәшләре белән горурлана иде. Һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торды, һәрвакыт уен-көлке сөйләшергә яратты. Балаларга ышанычлы әти иде.
|
|
|
 |
 |
27-07-2008 17:00 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Эшчән гаилә баласы мин
|
Мин . 1989 елда табигатьнең иң гүзәл почмагы . Балтач районы Арбаш авылында икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Абыем Марат, сеңлем Айсылу белән тулы, тәрбияле, эшчән гаиләдә тәрбияләнеп үстек. Карадуган мәктәбен тәмамладым, аннан Норма һөнәр лицеена укырга кердем, 9 ай эчендә 3 еллык программаны үзләштереп, машина, трактор документлары алдым, механизатор һөнәренә ия булдым. Узган елның җәй башында «Игенче» җәмгыятенең «Дон» комбайнына комбайнчы итеп утырттылар. Анда әйбәт кенә эшләп, җәмгыять буенча беренче урынны алдым, иген кырларын сукалауда да үз өлешемне керттем. Узган елның 8 декабрендә мине армиягә алдылар. Башкортстан республикасының, Межгорье шәһәрендәге частька (В/ч 30701) эләктем. Сигезенче аемны хезмәт итәм. Хезмәт итүе авыр түгел, бөтенесе дә әйбәт, таза-саумын.
|
|
|
 |
 |
27-07-2008 16:58 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Бездә БДИ юк
|
Илебезне алдынгы дәүләтләр югарылыгына күтәрү өчен укымышлы, телләр белгән, мәдәниятле кадрлар кирәк. Шулай ук үз эшен биш бармагыдай белгән һөнәр осталарыннан башка да бер генә җәмгыять тә яши алмый.
|
|
|
 |
 |
27-07-2008 16:53 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Мәчет -- картлар йорты түгел
|
«Лагерьның максаты . балаларда әхлак нормалары булдыру, дини тәрбия бирү. Иң мөһиме, дөньяга карашларын формалаштыру. Мәсәлән, төрле уеннар аша, кызыклы вәгазьләр сөйләп...» . дип башлады сүзен имам Рамил хәзрәт, үзәк мәчеттә оешкан лагерь белән кызыксынгач.
|
|
|
 |
 |
27-07-2008 16:50 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Әйтер сүзегез булса
|
«Сезнең газета аша кибет юклыгын белдертеп хәбәр иткән идек инде, . дип элемтәгә керделәр Таузар авылыннан. . Шуннан соң Карадуган авылы эшмәкәре Фәнис Хөсәенов бер йортка товар китертеп, саттырта башлады. Йорт хуҗасы да, авыл халкы да бик разый иде. Килеп тикшереп тә киттеләр, каршы килүче булмады. Менә тагын кулкушырып калдык. Эшмәкәр «файда китерми» дип, сатуны туктатты. Йөреп эшләгәне икмәген дә, кирәк-ярагын да районнан , я күрше авылдан алып кайта, ә менә андый кешесе булмаганнар, өйдә утыручылар икмәксез тилмерә. Карадуганда Рәсимә Сәгыйтованың да кибете бар. Һичьюгы ул Таузарга икмәк китертүне оештырмас микән? Ни дисәң дә хатын-кызлар мәрхәмәтлерәк булалар бит алар».
|
|
|
 |
 |
27-07-2008 16:49 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Шигърир җанлы Мөбарәк Галиевка . 85 яшь
|
Озак еллар типография директоры булган, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, район халкын мәгълүматлы итүгә саллы өлеш керткән, Балтачыбызның гүзәл табигатенә мәдхия җырлаучы, күпсанлы җырлар, китап авторы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөбарәк Галиевка җәйнең искиткеч ямьле бер көнендә 85 яшь тулды.
|
|
|
 |
 |
27-07-2008 16:43 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
.Таң.да таңнар тыныч түгел
|
Таң урамындагы икенче күпкатлы йортта яшәүчеләрдән капиталь ремонт барышы белән канәгатьсезлек белдереп шалтыратулар яңгыраган иде инде. Аннан соң вакыт узса да, ремонт барышын карарга дип, бирегә килдем.
Дөресен генә әйткәндә, мин бу йортны күрүгә, ихтыярсыздан, монда эшләр төгәлләнгән бит инде, дип уйлап куйдым, чөнки йорт янәшәсендә кабер тынлыгы урнашкан, ремонтның исе дә килми. Әмма бөтенләй, косметик булса да, ремонт эзе күренмәгән подъездларга кереп, берничә фатир хуҗасы белән очрашып сөйләшкәч, хәлгә ачыклык керә башлады.
|
|
|
 |
 |
27-07-2008 16:38 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Аның белән горурланам
|
Туган илне саклар өчен кыю, көчле, түземле булырга, аны яратырга, кешеләрен хөрмәт итә белергә кирәк дип, өйрәтәләр безне. Бары тик шул вакытта гына син солдат һәм чын Ватанны саклаучы була аласың. Безнең ил үзен шундый горур, көчле кешеләр саклавы белән горурлана. Без үзебезнең армиядә булган уңышларга чиксез шатланабыз, ә анда берәр күңелсез хәл булса борчылабыз. Кем белә, бабаларыбыз фашистларны җиңмәгән, әтиләребез күкләрнең тынычлыгын сакламаган булсалар, безнең тормышыбыз хәзер нинди булыр иде икән. Шуңа күрә дә без алар алдында баш иеп, чын күңелдән олы рәхмәтләребезне җиткерергә тиешбез. Шулай ук гомерләрен куркыныч астына куеп Чечня һәм Әфганстанда хезмәт иткән егетләребезне дә онытмасак иде.
|
|
|
 |
 |
27-07-2008 16:35 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Чират галәмәте
|
«Мондый мәхшәр булсын кайда?...» дип бозасы килә бер бик матур җырның сүзләрен. Шуны әйтеп үтәсем килә: мондый хәлне ничә ел яшәп, мин әле беренче тапкыр күрәм.
Шулай беркөнне хастаханәгә барырга туры килде, бик тиз генә әйләнеп кайтырмын дип уйласам да, һәрбер бүлмә ишегенә язган «Платные мед. осмотры проводятся вне очереди» дигәннәре сүздә генә булып калды шул. Сәгатьләр буе табиб ишеге төбендә басып торырга туры килде. Инде чират җитте дигәндә генә... керергә генә маташканда, бер хатын җиңемнән «эләктереп» алды да, тотынды агуларын чәчәргә. Янәсе, син чиратта түгел идең, бу нинди тәрбиясезлек! Бу хатынның йөрәк әрнеткеч сүзләре миңа гына түгел, барлык чиратта торучыларның йөрәгенә дә ук булып кадалды. Озак та үтмәде «тыныч кына чират көтүче ханым» ниндидер бер апага ташланды. Китте талаш, китте ызгыш... кыскасы, һәркемнең иртәнге яхшы кәефенең «я» хәрефе дә калмады.
|
|
|
 |
 |
27-07-2008 16:32 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
.Баллы. агач . .Романтик.та гына
|
Кече Лызи авылыннан ерак түгел, ямьле урман кочагына урнашкан «Романтик» лагеры һәр ел саен өч сменасын да шыплап тулган балалар белән үткәрә. Өлкән әйдаман Гүзәл Һадиева белдерүенчә, икенче сменага да 134 бала кабул иткәннәр, отрядларда бер генә буш урын да юк. Алар белән уналты әйдаман шөгыльләнә, музыкант һәм физкультурник абыйлары бар. Әйдаманнарның һәммәсе дә үзебезнең район кызлары-егетләре. Алдагы сменада гына Арча, Кукмара якларыннан килгән булачак педагоглар эшләгән. «Монысында тәҗрибәле педагоглар белән эшлибез, . ди Гүзәл. . Шуңа күрә оештыру эшләре күпкә җиңел бара, чөнки алар әзер сценарий, программаларны үз инициативалары белән баеталар, кызыклы үзгәрешләр кертәләр, тәрбия алымнары да үзенчәлекле».
|
|
|
 |
 |
27-07-2008 16:31 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Дуслык бәйрәме
|
Ул көнне табигать бәйрәм икәнен белгән сыман кояшын да, яңгырын да кызганмады. Каенлык тирәсендәге якын-тирә урам халкын сихри көчкә ия музыка бәйрәм мәйданына җыйды. Бәйрәм сәламнәре һәм котлаулары белән алып баручы Рафис Садыйков каршы алды. Районыбызның моңлы сандугачы Фидәил Зарипов дәртле җырлары белән күңелләрне күтәреп җибәрде. Ярышларның Сабантуйга хас барлык төрләре дә бар иде. Ярышлар яңгыр астында да дәвам итте. Бәйрәм өстәле кайнар чәй һәм шашлыктан, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торды. Шәхси эшмәкәр Наил Мостафин сәүдә ноктасы халыкка хезмәт күрсәтте. Сабантуй иң күңелле мизгел . салют ату белән тәмамланды.
|
|
|
 |
 |
27-07-2008 16:29 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Сезнең кебекләр сирәк
|
Людмила апа Ашхабад шәһәрендә туып-үскән. Язмыш аны Арча районының Лесхоз авылы егете Мансур белән кавыштыра. Алар районыбызга кайтып, Кариле авылында яши башлыйлар. Әле дә булса шунда матур гына гомер кичерәләр, «әни» дип өзелеп торучы ике улы, яраткан килене һәм оныгы Әдиләләре бар. Бирегә килгәннән бирле ул Кариле балалар бакчасында нәниләр төркемендә эшләде. Бакчага тәүге тапкыр атлап кергән, әле ашый да белмәгән нәниләргә күпме тәрбия, күпме тырышлык, күпме көч кирәк: ул аларны үз балаларыдай чын күңелдән тәрбияләде.
|
|
|
 |
 |
27-07-2008 16:27 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Биекклеккә омтылыш
|
Озак еллар җитәкче булып эшләгән Фоат Гыйлаҗ улы Хәйретдиновны Чепья төбәгендә генә түгел, район җирлегендә дә яхшы беләләр, аңа сокланып, көнләшеп карыйлар, бөтен тормыш юлын күздә тотып чын ихластан ихтирам итәләр. Аның төп горурлыгы республикада дан тоткан каһарман көрәшче егетләр тәрбияләп үстерүе булса, икенчедән, үзе дә, тынгысыз йөрәк гел кешеләр турында кайгыртып, игелек, яхшылык эшләү хакына көндәлек авырлыклар белән көрәшеп яшәгән көчле рухлы, сизгер йөрәкле олпат зат буларак танылды.
|
|
|
 |
 |
27-07-2008 16:26 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Әйтер сүзегез булса
|
«Татавтодор»ның Балтачтагы филиал директоры Рәшит Ильясов Норма, Кариле авылларының мәчеткә йөрүче әбиләрен легендар җырчы Әлфия Авзалова белән очраштырды, . дип элемтәгә керде Кариледән Гөлнур Габделганиева. . Очрашу «ЗиЛәйЛә» кафесында узды. Җырчының тормыш юлы белән якыннан кызыксындык, ул башкарган җырларны йотлыгып тыңладык. Әлеге чара Рәшит Мәгъсүмовичның әнисенең хыялын чынга ашыру максатыннан оештырылды. Егермеләп кеше идек. Мәрхәмәтле җитәкче безгә Биләр җиренә барырга да автобус бирде, аның рәхим-шәфкате белән изге чишмә суларыннан авыз иттек. Аңарчы социаль яклау бүлеге, «Наз» үзәге изге Болгар каласына баруны оештырган иде».
|
|
|
 |
 |
27-07-2008 16:24 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Без . Полякова, алар Марс, ди
|
Үткән атнаның җомгасында Балтачыбыз республикабыз районнары буенча машиналар белән сәяхәткә чыккан инвалидлар төркемен кабул итте. Арча районыннан кузгалган егермегә якын спортчы егет-кызларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Шакиров, социаль яклау бүлеге мөдире Рәйсә Мөхәммәдиева, инвалидлар белән эшләүче белгеч Фәридә Галиева, ЮХИДИ җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин һәм башкалар Балтач чигендә милли ризыгыбыз чәк-чәк, ягымлы йөз белән каршы алды. Аннан кунаклар Каракүлгә юл тотты. Табигатьнең гүзәл почмагына палаткалар корып урнашкач, ресторан хезмәткәрләре әзерләгән табын артында сыйланып алгач, Чепьядагы «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсенә юнәлделәр.
|
|
|
 |
 |
27-07-2008 16:21 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Каракүлдә каратистлар
|
Каракүлне бер атна буе йөзгә якын каратист «штурмлаган». Июльнең җидесеннән алып биредә каратэның «Кекусинкай» төре буенча җәйге лагерь эшләгән. Лагерь район, республика кысаларында гына оештырылмаган, ә Бөтенрәсәйне колачлаган. Шунысы гаҗәп, ни өчен рәсәйлеләр нәкъ менә безнең җирлекне сайлаган, каян эзләп тапканнар алар гүзәл Балтачыбызны? Каратэ буенча Рәсәй лигасы рәисе, төп кеше, алты билбау иясе Александр Борисович Белов та алар белән бергә булган.
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 16:15 / "
Әлмәт таңнары
"
|
 |
|
Муниципаль район яңалыклары
|
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 16:12 / "
Әлмәт таңнары
"
|
 |
|
Урта һәм кече бизнеска эш тәкъдим ителә
|
Район җитәкчелеге тарафыннан предприятие-оешмалардагы файдаланылмый торган мәйданнарны урта һәм кече бизнес эшмәкәрләренә .эшкә җигәргә. тәкъдим итү дәвам итә. Узган җомга көнне шундый очрашуларның берсе .Алнас. акционерлык җәмгыятендә уздырылды.
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 16:11 / "
Әлмәт таңнары
"
|
 |
|
Буш мәйданнар тәкъдим ителә
|
Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан шәһәр тер-риториясендә урнашкан завод-предприятиеләрдәге буш мәйдан-нардан нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү буенча максатчан эш алып барыла. Бу беренче чиратта яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Ә андый мәйданнар предприятиеләрдә бар.
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 16:08 / "
Әлмәт таңнары
"
|
 |
|
Без алар белән горурланабыз
|
Республикабызда игълан ителгән Гаилә елы кыса-ларында шәһәр-дә урнашкан ТОСМСлар да үз биләмәләре буенча иң үрнәк гаиләләрне билгели башлады. 17 июль көнне 5 а территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советының баш предприятиесе .Татнефтепром. җәмгыяте исеменнән шахмат клубында спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешкән Ковалевлар гаиләсенә ЖК-телевизор тапшырдылар.
|
|
|
 |
|
|


 |
 |
25-07-2008 16:05 / "
Әлмәт таңнары
"
|
 |
|
Максат - түләүләрне кыскарту
|
Һава торышын һич кенә дә аңлап булмый. Әле температура 30 градустан артып китә, көтмәгәндә болыт чыгып ишеп яңгыр яварга тотына. Соңгы тапкыр чиләкләп койган яңгыр торак йортларга капиталь ремонт ясаучы подрядчыларны зур кайгыга салды. Түбәсе алыштырылучы йортларның өске катларында яшәүчеләр дә яңгырның тизрәк бетүен көттеләр. Һәр атнаны уздырылучы штаб бу юлы әнә шундый сүзләр белән башланды.
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 16:03 / "
Хезмәткә дан
"
|
 |
|
Иң яхшы сисадминнар - хатын-кызлар!
|
27нче июльдә барлык система администраторлары (икенче төрле әйткәндә, сисадминнар) үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Яхшы сисадмин компьютерны үзенең биш бармагы кебек белә, ул . үзен хөрмәт итүче һәрбер фирмада, корпорациядә һәм хәтта хөкүмәттә булырга тиешле кечкенә гений. Татарстан үзәк сайлау комиссиясендә сисадминнар булып нигездә хатын-кызлар гына эшли икән.
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 16:03 / "
Әлмәт таңнары
"
|
 |
|
Әлмәтебез - гөлбакчабыз диярлек булсын
|
.Әлмәтебезне гөлбакча итик!. Бу өндәү сүзләре һәрбер очрашуда диярлек яңгырый. Район һәм шәһәр җитәкчелеге калабызны яшелләндерү, төзекләндерү, күп итеп чәчәкләр утыртуга зур игътибар бирә. Хыялны тормышка ашыру максатыннан төрле бәйгеләр дә оештырыла. Әмма быел җитәкчелек чәчәкләр утырту эшенә карата бераз канәгатьсезлек белдерде.
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 15:53 / "
Әлмәт таңнары
"
|
 |
|
яңалыклар
|
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 15:51 / "
Әлмәт таңнары
"
|
 |
|
яңалыклар
|
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 15:48 / "
Әлмәт таңнары
"
|
 |
|
Өмәләр оешкан төстә узды
|
19 июнь - Хәтер көне уңаеннан .Бердәм Россия. сәяси партиясенең Әлмәт бүлекчәсе политсоветы инициативасы белән шәһәребездә урнашкан зиратларда өмәләр узды.
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 15:48 / "
Нократ
"
|
 |
|
Уңышлар җиңел бирелми
|
.Эш агачы бик юмарт китерер җимеш..
Габдулла Тукай.
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 15:45 / "
Әлмәт таңнары
"
|
 |
|
Әзерлек канәгатьләнерлек
|
Хәбәр иткәнебезчә, районда уракка төшәр алдыннан хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән семинар-киңәшмә уздыру гадәткә кереп китте. Быел ул Кузайда үткәрелде.
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 15:44 / "
Хезмәткә дан
"
|
 |
|
Бала заманага охшап туа
|
Яшүсмерләр, хәтта балалар тарафыннан кылынган кансыз җинаятьләр турындагы хәбәрләр массакүләм мәгълүмат чараларыннан әледән-әле ирешеп тора. Балалар арасында рәхимсезлек күренешләре гадәти әйбергә әйләнә түгелме?
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 15:31 / "
Менделеев яңалыклары
"
|
 |
|
“Дуслык” лагерында
|
1 нче мәктәпнең “Дуслык” сәламәтләндерү лагерының (начальнигы Г.Бузаджи) икенче сменасына 95 бала йөри. Беренче сменада аларның саны 130 балага җиткән.
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 15:27 / "
Менделеев яңалыклары
"
|
 |
|
Тыйнак та ул, уңган да ул
|
Менделеевның үзәк район шифаханәсе лор бүлегендә хезмәт куючы Мулләхмәтова Гөлсәрия Габделбәр кызы шушы көннәрдә үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләде.
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 15:27 / "
Нократ
"
|
 |
|
Кеше гомере беренче урында
|
Медицинаны яхшы белеп кенә табиб булып булмый. Чын табиб авыруның эчке кичерешләрен аңлап, аңа рухи яктан да ярдәм итә.
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 15:26 / "
Нократ
"
|
 |
|
Бергәләп җигелсәң генә
|
Мамадыш шәһәренең беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе 1967нче елдан үз ишекләрен ачкан.
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 15:24 / "
Нократ
"
|
 |
|
Чиста шәһәрдә яшәү рәхәт
|
Бу фикер белән, мөгаен, һәркем килешәдер. Шәһәребезнең чисталыгы, яшеллеге . ул безнең көләч йөзләребез кебек.
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 15:21 / "
Менделеев яңалыклары
"
|
 |
|
Районда капиталь ремонт
|
Районда капиталь ремонт эшләре кызу темплар белән дәвам итә. Газета журналистлары төзүчеләрнең хезмәт нәтиҗәләре белән якыннан танышу максатыннан шәһәрнең Советская һәм Октябрьская урамнарында урнашкан йортларда булып кайттылар.
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 15:18 / "
Нократ
"
|
 |
|
Чүпләрнең үз урыны булачак
|
.Мамадыш ЖКУ. ҖЧҖ үзенең мөмкинлекләрен киңәйтә. Оешмада чүп аралаучы җайланма урнаштырылды.
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 15:13 / "
Нократ
"
|
 |
|
Яңа объект
|
Шәһәрнең каты көнкүреш калдыклары полигоны янәшәсендә тагын бер яңа объект сафка басты. Биредә биологик калдыкларны утильләштерү участогы эшләячәк.
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 15:12 / "
Нократ
"
|
 |
|
Хәбәрләр
|
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 15:11 / "
Нократ
"
|
 |
|
Яңа мәчет төзелә
|
Моннан ике ел элек нигез ташы салынган мәчет төзелешен башлап җибәрделәр. Яңа иман йорты сафка басуны Кече Кирмән халкы зур түземсезлек белән көтә.
|
|
|
 |
 |
25-07-2008 15:09 / "
Нократ
"
|
 |
|
Аз вакыт бирелә
|
Авыл яшьләре программасы буенча яңа йортлар җиткерү район җитәкчелегенең даими игътибар үзәгендә тотыла.
|
|
|
Следующая страница >>  |
 |
|
|