
 |
 |
11-08-2008 15:33 / "
Биектау хәбәрләре
"
|
 |
|
10 август - Төзүчеләр көне
|
Лесная урамында социаль ипотека буенча төзелгән 36 квартиралы йортны тапшырырга әзерлиләр.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 15:31 / "
Биектау хәбәрләре
"
|
 |
|
Абзац-информ
|
Район терлекчеләре июль аенда сөт җитештерүне арттыруга ирештеләр. План 101 процентка үтәлгән.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 15:24 / "
Биектау хәбәрләре
"
|
 |
|
Төзелештә кем эшләр?
|
Ике ел элек миңа урып-җыюның кызган вакытында хуҗалыкларның берсендә булырга туры килде. Ерак басуда ирләр төркеме салам җыеп ята иде. Аларның кояшта каралган тәннәренә игътибар итеп, җитәкчедән аларның кайдан икәнлеге белән кызыксындым. "Алар Таҗикстаннан, акча эшләргә килделәр. Ә безнең авыл ирләре эшсез килеш өйдә утыра, аларның мондый эштә эшлиселәре килми",- дип җавап бирде хуҗалык җитәкчесе.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 15:22 / "
Биектау хәбәрләре
"
|
 |
|
Җәйнең иң югары ноктасы - урып-җыю
|
Авыл кешеләре дә урак өсте башлануын көтеп җиткерделәр - уңыш быел башка еллар белән чагыштырганда бераз соңга калып өлгерде, әмма механизаторларны иң борчыганы бу түгел. Көзгә дә ерак калмый, төннәрнең салкын булуы, чыкның озак кипмәве, үтәли җил һәм кургашсыман куе болытлар җәйнең тәмамлану ягына чыгуын күрсәтә. Зур хезмәт түгеп үстергән уңышны яңгырларга кадәр җыеп аласы иде - игенченең җаны бүген менә шуның өчен тыныч түгел.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 15:19 / "
Биектау хәбәрләре
"
|
 |
|
Спорт - көчле рухлылар өчен
|
Инде традициягә әверелгән чираттагы инвалидлар автоузышы Казанда старт алды. Анда катнашучылар үзләре алдына спорт рекордларына ирешү бурычы куймыйлар. Проектның төп мәгънәсе мөмкинлекләре чикләнгән кешенең җәмәгатьчелек аңында җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы булып танылуында.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 15:17 / "
Биектау хәбәрләре
"
|
 |
|
Күңелле бәйрәм
|
Казаклар авылының Олы як һәм Тау башы урамнарында яшәүчеләр өчен концерт кую фикере Ташамышкага, ягъни Изгеләр каберлегенә барганда туды. Юлдашларым - өченче сыйныф укучысы Гөлзидә белән быел мәктәпкә җыенучы кечкенә Әдилә, тиз ризалашып, план да кора башладылар.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 15:14 / "
Биектау хәбәрләре
"
|
 |
|
Әй син, гомер, нигә шулай тиз өзелдең...
|
Яшьтәшем, сыйныфташым, дустым Ләбибәне җир куенына салдык. Һәр үлем күңелне яралый, хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең вафат булуы турында ишетсәң дә, ничектер моңсу булып китә. Туганнарны, якыннарны соңгы юлга озату бик авыр, моны башыннан кичергән кешеләр яхшы аңлый. Мин дә беләм, чөнки әтиемне, әниемне, иремне, энемне, киявебезне җирләргә туры килде.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 15:09 / "
Биектау хәбәрләре
"
|
 |
|
Гадел һәм намуслы булганнары өчен зыян күрделәр
|
2008 елның 8 августы җинаятьчелектән зыян күргән нотариусларны искә алу көне дип игълан ителде. 3 июльдә кайгылы вакыйга булды 3 нотариуслар Владимир Челышев һәм Олег Петринскийны үтерделәр. Аларның хезмәттәшләре туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашалар. Әлеге фаҗига күп нәрсәләр турында уйландырды да, нотариусларны берләштерде дә.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 14:03 / "
Кама ягы
"
|
 |
|
Я.алыклар
|
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 14:00 / "
Кама ягы
"
|
 |
|
Ремонт белем сыйфатын яхшыртырмы?
|
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 13:37 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Пар канатлар
|
Озак еллар дәвамында балаларга белем бирүгә омтылган миһербанлы укытучылар Гөлсинә апа һәм Шамил абый Сафиуллиннар Яңгул урта мәктәбендә белем бирәләр. Шамил абый физика-математика факультетын тәмамлап, мәктәбебезгә эшкә кайта. Шамил абый белән Гөлсинә апа матур гаилә корып җибәрәләр. Алар икесе дә сабый чактан ук укытучы булырга хыялланганнар. Яшь белгечне коллективта бик тиз күреп алалар һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр, ә аннан соң ул күп еллар директор вазифасын башкара. Укытучыбызны мәктәп коллективында бик хөрмәт итәләр һәм яраталар. Үз эшенең остасы ул Шамил абый. Ул һәр эшне уйлап, фикерләп, иҗади якын килеп башкара. Балаларга бар күңел җылысын биреп, тирән белемне укучыларга җиткерүче укытучы да ул.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 13:35 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Гаиләм . табынлы түрем
|
Язгы кояшлы көннәрнең берсе иде. Табигатьнең яшәргән, кошларның бала чыгарган чагы. Лапас кыегындагы сыерчык оясында да бала кошларның чыр-чуы ишетелә. Әти сыерчык белән әни сыерчык көн-төн нәни кошчыкларына азык ташыйлар. Кинәт сап-сары авызлы бер сабырсыз кошчык җиргә егылып төште. Шул тирәдә кояшта җылынып йокымсырап яткан песиебез аңа ташланды. Әти сыерчык белән әни сыерчык, чукырга теләгәндәй, песигә очып-очып куна, баш очында бөтерелә башладылар. Мин килеп җиткәнче, алар нәни кошчыкларын ерткычка бирмәделәр. Шул вакытта мин бу кошларның кыюлыгына таң калган идем. Үз баласын хәвеф-хәтәрдән саклап калган сыерчыкларга сокландым. Бәхетле кошчыкны әти-әнисе үлем тырнагыннан йолкып алды бит. Бүген шул вакыйга исемә төшә дә «Әти-әниле булу нинди зур бәхет бит ул», . дим. Җил-яңгырдан ышыкларга, тормыш кырыслыгыннан сакларга янәшәмдә әти-әнием, туганнарым булуына тагын бер кат сөенәм.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 13:33 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Әтнәлеләргә бәхет елмайды
|
Әрәпә җыю шулкадәр милли, күңелләргә үтеп керерлек итеп оештырылган иде. Олыларның күз яшьләре аша белдерелгән рәхмәт сүзләре бу эшкә бәянең иң зурысы булгандыр, минемчә. Әрәпә җыелып беткәч, авыл халкы су буена ашыкты. Нәрсәгә диярсез? Балык тотарга. Кем беренче, кем иң күп тотучы, иң авыр балык хуҗасы номинацияләре билгеләнде бу ярышта. Төнгә кадәр барган бәйге бик киеренке шартларда үтте. Берсенең дә оттырасы килмәде.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 13:31 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Җитәкченең игелеге
|
Рәшит Фәния апа белән Мәгъсүм абыйның иң олы баласы. Кечкенәдән үк күркәм холкы белән үзенә тартып тора торган бала булды. Беренче сыйныфка укырга килгәч һәркем аның белән янәшә утырырга хыялланды. Мәктәптә тырышып укыды. Олимпиадаларда да катнашты, районда беренче урынны алды. Балтач мәктәбен тәмамлагач, Казанга китеп, югары белемгә иреште. Энесе Рафис белән Резидәне дә үз артыннан ияртте. Меховойда эшләгән Фәния апага, колхозның газчысы Мәгъсүм абыйга өч балага югары белем бирү-укыту җиңел булмагандыр.
«Югары белемле кешеләр бик күп, минем балаларга Аллаһы миһербанлык, шәфкатьлелек бирде. Югары постларда эшләргә көч һәм сәләт бирде», . ди Фәния апа. Дөрестән дә бу гаиләнең балалары әти-әнигә шәфкатьле булулары белән аерылып тора. Җыр-моңга сәләтле Фәния апа авыл сәхнәләрендә җырлап йөргән. Өлкән буын артистларны бик хөрмәт итә. Берчакны балалары белән бер сөйләшеп утырганда «Их! Шул Әлфия Авзалова белән сөйләшеп утырсаң иде!»дип әйтеп куя. Моңа җавап итеп Казанда укучы оныгы җырчының китабын алып кайта, ә олы улы Рәшит «тере» артистканы алып кайта. Зөлхәбирә Шәрәфетдинова, Зилирә Әгъкәмова, Мәрхәбә Гарифуллиналарның җырлавын Әлфия Авзалова сокланып тыңлады, өлкәннәр белән бергә биеде. Шундый матур кичә өчен Рәшит Ильясов белән Илдар Галиуллинга рәхмәт әйтеп таралыштык, һәрберебезне яхшы машиналарда капка төбенә кадәр кайтарып куйдылар.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 13:30 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Китапханәдә .Сөембикәлеләр.
|
Хәзер китапханәчеләребезнең һөнәри бәйрәмнәре дә бар. Шундый бәйрәмнәрнең берсендә миңа да катнашу насыйп булды.
Китапханәчеләрнең күркәм сыйфаты кешеләр мәнфәгате белән яшәү, үз төбәкләрендәге һәркемнең яхшы сыйфатларын тоемлап, тирә-юньдәгеләрне шуңа ышандыру. Авылдашларын бергә җыеп, тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, яшәешнең күркәм кануннары турында сөйләшү . кичәләр оештырып тормышларын ямьләндерү, яшәүләрен мәгънәлерәк итү.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 13:28 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Шөкер итә дә белик
|
Төзүчеләр урамында урнашкан 1976нчы елгы 5нче йортта капиталь ремонт эшләре, шөкер, тиешенчә һәм без күнегеп барганча түгел, гаугасыз бара. Аны «Стройремтех» ширкәте ремонтлый, хөкүмәт тарафыннан исә 2671,1 мең сум акча бүленеп бирелгән.
Килү белән мине шундый күренеш каршы алды: йортның фасадын җылыткыч материал . пенопласт һәм сайдинг белән төреп яталар, штукатур-маляр хатын-кызлар мәш килеп эшләп йөри. Әлеге йортка төзү материаллары китерү, документлар эшенә майда ук тотынган булсалар, нәкъ менә төзекләндерү эшләренә июньнәрдә керешкәннәр. Хәзерге вакытка, ремонт өчен җаваплы А.Нотфуллин әйтүенчә, электр эшләре төгәлләнгән, җылыту системасы белән дә кыенлыклар тумаган, цокольнең ремонты, җылыткыч белән төреп, тышлау эшләре . агымда. 25нче июльдә канализация һәм су үткәрү эшләренә алынырга ниятлиләр.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 13:25 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Шифалы куллы Розалия
|
Балтач бистәсе үзәгенең милиция тыкрыгында урнашкан процедурная дип йөртелә торган бер кабинет бар. Аны белмәгәннәр сирәктер хәзер. Чөнки халыкның күбесе сырхау. Монда килгән авыруларга Розалия Потапова 2003 елдан бирле хезмәт күрсәтә. Безнең илдә болай да табиблар җитешми. Җитмәсә, без аларны төрле сәбәбләр табып хурлыйбыз, гаеп табабыз. Авыр хәлгә калсак барыбыз да шулар күзенә карап ятабыз, шулар кулына барып егылабыз һәм ярдәм көтәбез. Күп кеше табиб кулыннан дәва алып, сихәтләнеп аякка баса. Аларны яманларга күнегеп киттек. Ә үзебез генә савыга алмыйбыз. Алар беркемнән дә, бернәрсә дә сорамый. Без, тазарсак, күңелебездән алтын таулар бирердәй булып уйлыйбыз да, савыгып чыккач шуның беразын үтәсәк, үкенә башлыйбыз. Шуннан сүз китә. Бардыр төрлесе, шулай да Балтач хастаханәсендә рәхмәткә лаек табиблар гына эшли кебек миңа калса.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 13:24 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Ярдәм кулы сузучы
|
Бүгенге көндә республикабызда гына түгел, районыбызда да машиналар айлап түгел, көнләп арта. Руль артында көчле ир-егетләребез генә түгел, ә гүзәл затларыбыз да бик күп йөри. Машинада җилдереп киткән кешегә читтән генә кызыгып калучылар да бар. Алар я әле машина йөртү хокукы бөтенләй алмаучылар, я инде машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр. Икенче төркемгә килгәндә, алар яңадан руль артына тизрәк утыру өчен хәйран гына саллы суммалар да түләргә әзерләр. Андый кешеләрнең теләкләрен белеп «ярдәм кулы» сузучылар да табылып кына тора шул.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 13:23 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Рус теле .патшабикәсе.
|
Балтач районы элек-электән республика күләмендә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирү буенча алдынгы урыннарда тора. Зур уңышлар һәрчак укытучы, тел белгечләренең эшчәнлегенә бәйле. Әгәр укучы республика, Рәсәй күләмендә призлы урыннар яулый икән, димәк, бу мөгаллимнең көндәлек, мәшәкатьле хезмәте. Шундый укытучыларның берсе, тумышы белән Арбор авылыннан булган Раушания Зөфәр кызы Гарәпшина балачактан ук укытучы булырга хыялланган кеше. 1977 елдан бирле Балтач урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе вазифасын башкарып килә.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 13:21 / "
Хезмәт
"
|
 |
|
Янабыз да, көябез
|
Кәбисә ел янгыннарның башка елларга караганда күп булуы белән аерыла. Мәсәлән, быел янгыннар узган елга караганда 5 очракка артык (үткән елның шушы чорында 10 очрак кына иде). Мунчада яшь егет белән кызның янып үлүе дә тетрәндергеч вакыйга булып тарихка кереп калды. Бер җәрәхәт алучы теркәлде. Ул Борнак авылы агае. Абзый кеше 13 июнь көнне үз өендә газ плитәсен кабызырга тели. Бер мәртәбә шырпы сыза, кабынмый, комфорка ачык торган килеш тагын сыза, өйгә гөлт итеп ут каба. Ярый әле җирле янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитә. Көтелмәгән афәттән каушап калган абзый шок хәлендә басып, карап тик тора икән. Нәтиҗәдә, тәненең ачык өлешләре, башы пешә.
|
|
|
 |
|
|


 |
 |
11-08-2008 09:24 / "
Нократ
"
|
 |
|
Гаилә елы
|
Яшь чагында бик күп кызлар белән очраша ул. 52нчесе гомерлек мәхәббәтенә әверелә.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 08:58 / "
Нократ
"
|
 |
|
Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, физкультура укытучылары һәм спорт сөючеләр!
|
Сезне һөнәри бәйрәмегез.физкультурачы көне белән котлыйм. Физик культура һәм спорт бүгенге көн җәмгыяте тормышындагы мөһим элемент, яшьләрне физик һәм рухи яктан тәрбияләүнең көчле чарасы булып тора.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 08:55 / "
Нократ
"
|
 |
|
Хөрмәтле төзүчеләр, төзелеш оешмалары ветераннары!
|
Сезнең барыгызны да муниципаль район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 08:38 / "
Дуслык
"
|
 |
|
САЛЫМ ТҮЛӘҮЧЕЛӘРГӘ – ЙӨЗ БЕЛӘН
|
Бу көннәрдә нурлатлылар үзләренең почта әрҗәләрендә матбугат белән бергә, салым инспекциясе җибәргән уведомлениеләр һәм түләү квитанцияләре дә алдылар. Хәзер салымчыларның да эше киеренке чак дигән сүз бу, чөнки аларга гражданнар белән аңлату эшләре дә алып барырга туры килә.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 08:34 / "
Дуслык
"
|
 |
|
АРАДАШ ЧИКЛӘР ҮЗГӘРӘ
|
Соңгы вакытта барлык муниципаль районнарда да территорияләр чикләрен билгеләү буенча актив эш алып барыла.
|
|
|
 |
 |
11-08-2008 08:29 / "
Дуслык
"
|
 |
|
ФОНДЫ БАР, ИГЕЛЕГЕ КИРӘК
|
Гаилә елы нурлатлылар өчен тагы бер игелекле гамәл белән истә калырга охшаган: Нурлатта шәфкатьлелек фонды оештырылды.
|
|
|
 |
 |
08-08-2008 16:35 / "
Актаныш таңнары
"
|
 |
|
“Лачын“нарыбыз сынатмый
|
Илдә буталу, таралу, кыйбла югалу чорында да Татарстанда һәм безнең районда совет чорының иң яхшы гореф-гадәтләренә тугрылык сакланып кала алды. Бу физкультура һәм спорт өлкәсендә дә ачык күренә. Бездә бер нәрсә дә җимерелмәде, юкка чыгарылмады, киресенчә, элеккеләр ныгытылды, төзәтелде, яңалары салынды. 2005 елның декабрендә сафка баскан, җирлекнең йөзек кашына әверелгән “Лачын“ боз-спорт сарае илдә кабаттан башланган игелекле яңарыш галәмәте санала. Ул балаларыбызның хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнү, зурларның яраткан ял, сәламәтлеген ныгыту үзәгенә әверелде.
|
|
|
 |
 |
08-08-2008 16:34 / "
Актаныш таңнары
"
|
 |
|
Җирлекне яңартудан тәм табалар
|
Җирлектә төзү-төзекләндерү белән 8 оешма шөгыльләнә, алар быелның беренче яртысында 118960 мең сумлык эш башкардылар, үсеш 251,7 процент тәшкил итте. 6868 мең сумлык табыш алдылар. Бер кешегә айга уртача 6879,1 сум (былтыргыдан 1926,1 сумга артыграк) хезмәт хакы исәпләнде.
|
|
|
 |
 |
08-08-2008 16:30 / "
Ютазы таңы
"
|
 |
|
Спорт яналыклары
|
район спортчылары 2007 елда республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге алтмыштан артык ярышта катнашкан.
|
|
|
 |
 |
08-08-2008 16:28 / "
Әлмәт таңнары
"
|
 |
|
Фарыз гамәлләр дөрес һәм тулы булсын өчен
|
.Көче җиткән кешеләргә Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылу фарыз кылынды.. (Әль-Гыймран, 97)
Хаҗ - ул гыйбадәт. Экскурсия дә, тамаша кылу да, ял итү өчен сәяхәт тә түгел. Ул мәшәкатьле озын бер сәфәр. Элегрәк безнең якта яшәүчеләргә хаҗга барып кайту өчен 5-7 ел вакыт кирәк булган. Хәзер исә хаҗ кылу камилләшә төште. Елдан-ел фарыз гамәлләрен үтәүче мөселманнарның саны да артты. Хаҗга барырга ниятләре булганнарның хаҗы дөрес һәм тулы булсын өчен ТР мөселманнары нәзарәте каршындагы . Идел-хаҗ. төбәкара үзәге хаҗиларга 2001 елдан алып мөмкинлекләр тудырырга тырыша. Хәзер исә Казанга барып йөрүнең дә кирәге калмады. Чөнки районнардагы мөхтәсибәтләрдә әлеге үзәкнең филиаллары эшли башлады.
|
|
|
 |
 |
08-08-2008 16:23 / "
Ютазы таңы
"
|
 |
|
Генподрядчылар эше яхшы бәяләнде
|
Валерий Хәбибуллин җитәкчелегендә эшләүче һәм районда күп фатирлы торак йортларның капиталь ремонтын башкаручы "Стройинвест плюс" ҖЧҖ ун йортны: Славян тыкрыгындагы - сигез һәм Төзелеш тыкрыгындагы ике йортны ремонтлау йөкләмәсен алды.
|
|
|
 |
 |
08-08-2008 16:22 / "
Әлмәт таңнары
"
|
 |
|
Һөнәри осталыкларын күрсәттеләр
|
Хәбәр иткәнебезчә, төзүче һөнәренең абруен күтәрү, бу тармакта эшләүчеләрнең осталыкларын камилләштерү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан шушы көннәрдә әлеге профессия ияләре арасында бәйге уздырылды. Башта ташчылар, штукатурчылар, эретеп ябыштыручылар көч сынашты. 6-7 августта исә плитә ябыштыручылар һәм буяучылар осталыкларын күрсәтте.
|
|
|
 |
 |
08-08-2008 16:16 / "
Әлмәт таңнары
"
|
 |
|
Әлмәт муниципаль районы Советының һәм шәһәр Советының XXII (уртак) сессиясе
|
5 август көнне башкарма комитетның зур залында булып узган сессиядә .Мәгариф. өстенлекле милли проектының Әлмәт муниципаль районында тормышка ашырылу барышы, 2009-2011 елларга мәктәпкәчә һәм урта гомуми белем бирү үсеше программалары, Әлмәт муниципаль районы бюдже- тының 2007 елдагы үтәлеше һәм башка күп кенә мөһим мәсьәләләр каралды.
|
|
|
 |
 |
08-08-2008 14:31 / "
Яшел Үзән
"
|
 |
|
«Читенлеген сизмәдем»
|
Яшел Үзән фанер заводында җиде ел эшләп алуын исәпкә алмаганда, Шәмсия Миңнуллинаның хезмәт юлы төзелештә узган. Аның бу өлкәдә эшли башлавына инде аз да түгел, күп тә түгел, ә өч дистә елдан артык.
|
|
|
 |
 |
08-08-2008 14:30 / "
Яшел Үзән
"
|
 |
|
Прививканың һәммәсе мөһим
|
Бөтендөнья җәмәгатьчелеге нәтиҗә ясавынча, балаларны төп йогышлы авыруларга каршы актив иммунизацияләү гомерне озайта. Системалы иммунизация.ләү булганда гына массакүләм йогышлы авырулардан котылып була.
|
|
|
 |
 |
08-08-2008 14:26 / "
Яшел Үзән
"
|
 |
|
Хезмәт хакы арта, әмма республиканыкыннан калыша
|
Яшел Үзәндә уртача хезмәт хакы 10 мең сумнан арткан. Республикада . 13 мең 475 сум.
|
|
|
 |
 |
08-08-2008 14:25 / "
Яшел Үзән
"
|
 |
|
Дилбегәне кем тота?
|
Танышларым Айгөл һәм Илсур гаилә корып җибәргәндә, Илсур инженер булып эшли иде. Ире акчаны әйбәт алса да, Айгөл үзе дә тик утырмады, аз хезмәт хакына булса да, эшкә урнашты. Гаилә керемен яхшырту өчен, икенче эш эзләде һәм тапты да. Билгеле бер фирмада акчасы да беренче эшендәгегә караганда күпкә артыграк иде.
|
|
|
 |
 |
08-08-2008 14:24 / "
Яшел Үзән
"
|
 |
|
Бишнәнең өметле егете
|
Фәнис Хәмидуллинны фотога без Бишнәгә командировкага баргач эш урынында . кырда печән әзерләгән җирдә төшереп алдык. «Колос-синтез» берләшмәсенең Бишнәдәге бүлекчәсен.дәге иң алдынгы механизаторларның берсе ул. Иң яше, иң өметлесе.
|
|
|
 |
 |
08-08-2008 11:39 / "
Менделеев яңалыклары
"
|
 |
|
Объективта – карьер
|
Кураково авылы янындагы карьер “Спецстрой” предприятиесенең эш участокларының берсе булып исәпләнә.
|
|
|
 |
 |
08-08-2008 11:37 / "
Менделеев яңалыклары
"
|
 |
|
Яшәешне яхшырту максатында
|
Август аеның беренче ункөнлеге явым-төшемнәргә бай булды. Яңгыр сибәләп торганда урамга да чыгасы килми. Ә менә ремонт-төзелеш идарәсе хезмәткәрләре, киресенчә, һава торышына игътибар итмичә кызу эш алып баралар.
|
|
|
Следующая страница >>  |
 |
|
|