 |
 |
31-07-2009 16:02 / "
Актаныш таңнары
"
|
 |
|
Министр урынбасары – Актанышта
|
“Быелның беренче яртыеллыгын Актаныш районы хезмәтчәннәре игенчелектә дә, терлекчелектә дә яхшы күрсәткечләр белән тәмамлады. Бу куелган хезмәтегезнең сыйфатлы башкарылышы, технологик таләпләрнең төгәл сакланышы белән бәйле. Чәчүлек орлык әзерләүгә җитди караган хуҗалыкларда эш оештыру уңай фикер калдырды,“– диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов Актаныш басулары белән танышканнан соң.
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 15:08 / "
Әгерҗе хәбәрләре
"
|
 |
|
Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә
|
“Бухгалтер – җитәкченең уң кулы” дип юкка гына әйтмиләр. Аның үз эшен яхшы белүе, намуслы, гадел булуы, документлар, отчетларны төгәл алып баруы предприятие, оешманың уңышлы эшләвендә зур роль уйный. Ә менә шушы сыйфатларга ия булмаган намуссыз бухгалтерга тап буласың икән, авызың пешүен көт тә тор.
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 15:03 / "
Әгерҗе хәбәрләре
"
|
 |
|
Район сулышы
|
26 июль – Россия Хәрби диңгез флоты көне. Безнең районда флотта хезмәт иткән 600ләп диңгезче бар. Өч ел элек районда хәрби диңгез флоты ветераннарының “Тайфун” исемле җәмгыяте оешкан иде. Аның рәисе Раиф Гәрәев барлык диңгезчеләрне бәйрәм белән котлый: “Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим. Үзара аралашып, ярдәмләшеп яшик”, – диелә ул җибәргән котлауда.
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 14:57 / "
Әгерҗе хәбәрләре
"
|
 |
|
“Авыр хәлдә калсагыз, балагызны безгә китерегез”
|
Районда “Наз” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты эшли
башлауга – 9 ел. Шушы дәвердә биредә 370 бала тернәкләнү узды. Приютның Әгерҗедән Красный борга күченүенә дә август аенда бер ел була. Приют эшчәнлеге белән якыннанрак танышу,
биредә тәрбияләнүчеләрнең хәл-әхвәлләрен белешү максаты белән Красный борга юл тоттык.
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 14:52 / "
Әгерҗе хәбәрләре
"
|
 |
|
шәфкатьлелек десанты төшә
|
7-15 августта алар район халкына медицина хезмәте күрсәтәчәк, рецепт буенча дарулар, күзлекләр бирәчәк. Красный бордагы “Наз” приютында, участок хастаханәсендә кайбер ремонт эшләре үткәрергә, аеруча мохтаҗларга күчтәнәч өләшергә, чәчтараш хезмәте күрсәтергә, Красный бор Мәдәният йортында зур концерт куярга планлаштыралар. Һәм болар барысы да… БУШЛАЙ!
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 14:44 / "
Әгерҗе хәбәрләре
"
|
 |
|
Шигъриятле, җырлы Гомер
|
Чын талантлар авылда туа, диләр. Гомере буе авылның саф һавасын сулап, туган туфрагыннан аерылмыйча иҗат итүче каләм ияләре аеруча бәхетле. Әнә шундый зыялы зат – Чыңгыз Мусинның
иҗатын зурлап, 75 яшьлек күркәм юбилее белән котларга район
башлыгы Фәрит Габбасов, Казан, Чаллы,
Ижау калаларыннан каләмдәшләре, райондагы дуслары, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, күрше-тирә авыллардан
шигърият сөючеләр, авылдашлары узган атнада Тирсә
Мәдәният йортына җыелды.
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 14:42 / "
Әгерҗе хәбәрләре
"
|
 |
|
Красный борда… страуслар
|
Рәсемдәге бу стра¬усларны Красный бор авылында фотога тө¬шереп алган идек. Менә ике айдан артык инде алар шушы авыл фер¬масында яшиләр. Бу экзотик кошлар безнең якларга кайдан килеп чыккан, дисезме? Бер эшмәкәр Красный бор¬дагы ташландык өч фер¬ма бинасын сатып ал¬ган. Хәзер бу биналарда кызу темплар белән ре¬монт эшләре бара. Тиз¬дән бер фермага нә¬селле сарыклар алып кайта¬чаклар. Әлегә исә ул өч страус алып кайт¬кан.
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 14:41 / "
Әгерҗе хәбәрләре
"
|
 |
|
Каты куллылар бу юлы да сынатмады
|
Алабуга шәһәрендә узган республика күләмендәге “Авыл яшьләре” спорт уеннарында безнең районнан 43 спортчы Спартакиаданың
11 төре буенча ярышларда катнашты.
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 14:38 / "
Әгерҗе хәбәрләре
"
|
 |
|
Сәхнәдән ул ләззәт ала
|
“Тумыштан килгән талантың, сәхнәгә олы мәхәббәтең булмаса, театр училищесына ришвәт биреп яки танышлар, дуслар аша, әшнәлек белән генә укырга керү мөмкин түгел”, – ди Лилия.
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 14:30 / "
Әгерҗе хәбәрләре
"
|
 |
|
Нинди бәхет – шигърияттә Җанга дәва барлыгы
|
Мин аның шигырьләренә күптәннән гашыйк. Бик эч пошкан чакларда аның шигырь җыентыкларын алам да, теләсә кайсы битен ачып күңелемне юатам.
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 14:29 / "
Әгерҗе хәбәрләре
"
|
 |
|
Урам концертлары
|
Уразай авыл клубында узган урам концертларыннан алган тәэсирләрем әле дә күңелдә. Анда Ленин, Совет урамнары үзешчәннәре җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Авыл халкы үз урамы кешеләрен – сәхнә осталарын, абруйлы шәхесләрен, хөрмәтле өлкәннәрен барлап, аларны сәхнәгә чыгарды, оста кулларның
эшләреннән күргәзмәләр оештырды.
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 14:24 / "
Әгерҗе хәбәрләре
"
|
 |
|
Спорт белән дуслык модада
|
Ә спортны үз итү өчен хәзер шартлар бар Әгерҗедә. Бу атнада Боз сарае территориясендә зур спорт мәйданчыгы ачылды. Ул – ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиковның Әгерҗе спорт сөючеләренә 3 миллион сумлык олы бүләге.
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 14:23 / "
Әгерҗе хәбәрләре
"
|
 |
|
Безнең хезмәт һәркемгә кирәк
|
Һөнәри бәйрәмебез алдыннан әле генә төгәлләнгән матбугатка язылу кампаниясенә йомгак ясарга да мөмкин.
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 14:20 / "
Әгерҗе хәбәрләре
"
|
 |
|
Үзебезнекен сайла!
|
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе Татарстан икътисад, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә “Татарстанныкын сайла!” дигән җәйге акция игълан иткән иде. Ул – Татарстан җитештерүчеләрен яклап, халыкка үз республикабыз продукциясен күбрәк сату максатында оештырылган
чара.
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 14:15 / "
Әгерҗе хәбәрләре
"
|
 |
|
“ИЛДАМ” сезне көтә
|
Йорт төзергә өйрәнде хәзерге заман кешесе! Әгерҗедә һәм авылларда нинди генә матур зур, матур йортлар төземиләр!
Ә төзелеш материаллары кирәк булганда район халкы Ямурза
эшмәкәрләре Сәхиповларга еш мөрәҗәгать итә.
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 14:11 / "
Әгерҗе хәбәрләре
"
|
 |
|
Эштә уңган, тырышлар
|
Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татпотребсоюз Советы рәисе Марат Әхмәтов бер чыгышында “Бүгенге конкуренция шартларында районнарда бөлгенлеккә төшмичә яшәп кала алган кулланучылар җәмгыятьләре мактауга лаек”, - дигән иде. Ә безнең Әгерҗе райпосы Татпотребсоюз системасында беренче унлыкта бара.
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 14:10 / "
Әгерҗе хәбәрләре
"
|
 |
|
БДИ йомгаклары ни сөйли?
|
Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Анда нинди уңышлар булды, нинди җитешсезлекләр ачыкланды? Әнә шул сорауларга җавап эзләп, без район мәгариф бүлеге начальнигы Александр ШАМШУРИНга мөрәҗәгать иттек.
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 14:08 / "
Әтнә таңы
"
|
 |
|
"Балаларыгыз исән-сау!"
|
Әнә шулай дип әйтәсе килә Арча, Әтнә районнары хәрби-комиссары, подполковник Алмаз Әгъзәм улы Борһановның улларын язгы чакырылышта армиягә озаткан әти-әниләргә. Аның белән булган әңгәмәбез дә язгы чакырылыш нәтиҗәләренә багышлана.
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 14:03 / "
Әгерҗе хәбәрләре
"
|
 |
|
Җәннәт бакчасындагы чәчәкләр сез
|
Шәһәребезнең Җиңү паркы ул көнне аллы-гөлле оранжереяны хәтерләтте. Андагы егет-кызларның матурлыгыннан, төсләр балкышыннан күзләр камаша. Гаҗәеп бу гүзәллеккә сокланып, кадерләп үстергән чәчәкләренә – мәктәп тәмамлаучы балаларына һәрвакыттагыча кирәк һәм терәк булып “бакчачылар” – әти-әниләре, “селекционерлар, чәчәк үстерүчеләр” – укытучылары да килгән тантанага. Бүген – Җиңү мәйданында мәктәп тәмамлаучылар белән саубуллашу тантанасы – бал, чәчәкләр балы!
|
|
|
 |
 |
31-07-2009 14:02 / "
Әгерҗе хәбәрләре
"
|
 |
|
Сабантуйлар – бары сәбәп кенә Басар өчен сагыну сагышын
|
Ачык тәрәзә төбенә нәни сандугач кунган да, бүлмәдә агылган “Сандугач керде күңелгә”
җырына кушылып, талпынып-талпынып сайрый. Кеше
ышанмаслык хәл: кунаклар җырлап бетерүгә сандугач та очып китте.
|
|
|
 |