Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
ЯҢАЛЫКЛАР 2009-08-02

31-07-2009 16:02 / " Актаныш таңнары "
Министр урынбасары – Актанышта
“Быелның беренче яртыеллыгын Актаныш районы хезмәтчәннәре игенчелектә дә, терлекчелектә дә яхшы күрсәткечләр белән тәмамлады. Бу куелган хезмәтегезнең сыйфатлы башкарылышы, технологик таләпләрнең төгәл сакланышы белән бәйле. Чәчүлек орлык әзерләүгә җитди караган хуҗалыкларда эш оештыру уңай фикер калдырды,“– диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов Актаныш басулары белән танышканнан соң.
 
31-07-2009 15:08 / " Әгерҗе хәбәрләре "
Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә
“Бухгалтер – җитәкченең уң кулы” дип юкка гына әйтмиләр. Аның үз эшен яхшы белүе, намуслы, гадел булуы, документлар, отчетларны төгәл алып баруы предприятие, оешманың уңышлы эшләвендә зур роль уйный. Ә менә шушы сыйфатларга ия булмаган намуссыз бухгалтерга тап буласың икән, авызың пешүен көт тә тор.
 
31-07-2009 15:03 / " Әгерҗе хәбәрләре "
Район сулышы
26 июль – Россия Хәрби диңгез флоты көне. Безнең районда флотта хезмәт иткән 600ләп диңгезче бар. Өч ел элек районда хәрби диңгез флоты ветераннарының “Тайфун” исемле җәмгыяте оешкан иде. Аның рәисе Раиф Гәрәев барлык диңгезчеләрне бәйрәм белән котлый: “Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим. Үзара аралашып, ярдәмләшеп яшик”, – диелә ул җибәргән котлауда.
 
31-07-2009 14:57 / " Әгерҗе хәбәрләре "
“Авыр хәлдә калсагыз, балагызны безгә китерегез”
Районда “Наз” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты эшли башлауга – 9 ел. Шушы дәвердә биредә 370 бала тернәкләнү узды. Приютның Әгерҗедән Красный борга күченүенә дә август аенда бер ел була. Приют эшчәнлеге белән якыннанрак танышу, биредә тәрбияләнүчеләрнең хәл-әхвәлләрен белешү максаты белән Красный борга юл тоттык.
 
31-07-2009 14:52 / " Әгерҗе хәбәрләре "
шәфкатьлелек десанты төшә
7-15 августта алар район халкына медицина хезмәте күрсәтәчәк, рецепт буенча дарулар, күзлекләр бирәчәк. Красный бордагы “Наз” приютында, участок хастаханәсендә кайбер ремонт эшләре үткәрергә, аеруча мохтаҗларга күчтәнәч өләшергә, чәчтараш хезмәте күрсәтергә, Красный бор Мәдәният йортында зур концерт куярга планлаштыралар. Һәм болар барысы да… БУШЛАЙ!
 
31-07-2009 14:44 / " Әгерҗе хәбәрләре "
Шигъриятле, җырлы Гомер
Чын талантлар авылда туа, диләр. Гомере буе авылның саф һавасын сулап, туган туфрагыннан аерылмыйча иҗат итүче каләм ияләре аеруча бәхетле. Әнә шундый зыялы зат – Чыңгыз Мусинның иҗатын зурлап, 75 яшьлек күркәм юбилее белән котларга район башлыгы Фәрит Габбасов, Казан, Чаллы, Ижау калаларыннан каләмдәшләре, райондагы дуслары, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, күрше-тирә авыллардан шигърият сөючеләр, авылдашлары узган атнада Тирсә Мәдәният йортына җыелды.
 
31-07-2009 14:42 / " Әгерҗе хәбәрләре "
Красный борда… страуслар
Рәсемдәге бу стра¬усларны Красный бор авылында фотога тө¬шереп алган идек. Менә ике айдан артык инде алар шушы авыл фер¬масында яшиләр. Бу экзотик кошлар безнең якларга кайдан килеп чыккан, дисезме? Бер эшмәкәр Красный бор¬дагы ташландык өч фер¬ма бинасын сатып ал¬ган. Хәзер бу биналарда кызу темплар белән ре¬монт эшләре бара. Тиз¬дән бер фермага нә¬селле сарыклар алып кайта¬чаклар. Әлегә исә ул өч страус алып кайт¬кан.
 
31-07-2009 14:41 / " Әгерҗе хәбәрләре "
Каты куллылар бу юлы да сынатмады
Алабуга шәһәрендә узган республика күләмендәге “Авыл яшьләре” спорт уеннарында безнең районнан 43 спортчы Спартакиаданың 11 төре буенча ярышларда катнашты.
 
31-07-2009 14:38 / " Әгерҗе хәбәрләре "
Сәхнәдән ул ләззәт ала
“Тумыштан килгән талантың, сәхнәгә олы мәхәббәтең булмаса, театр училищесына ришвәт биреп яки танышлар, дуслар аша, әшнәлек белән генә укырга керү мөмкин түгел”, – ди Лилия.
 
31-07-2009 14:30 / " Әгерҗе хәбәрләре "
Нинди бәхет – шигърияттә Җанга дәва барлыгы
Мин аның шигырьләренә күптәннән гашыйк. Бик эч пошкан чакларда аның шигырь җыентыкларын алам да, теләсә кайсы битен ачып күңелемне юатам.
 
31-07-2009 14:29 / " Әгерҗе хәбәрләре "
Урам концертлары
Уразай авыл клубында узган урам концертларыннан алган тәэсирләрем әле дә күңелдә. Анда Ленин, Совет урамнары үзешчәннәре җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Авыл халкы үз урамы кешеләрен – сәхнә осталарын, абруйлы шәхесләрен, хөрмәтле өлкәннәрен барлап, аларны сәхнәгә чыгарды, оста кулларның эшләреннән күргәзмәләр оештырды.
 
31-07-2009 14:24 / " Әгерҗе хәбәрләре "
Спорт белән дуслык модада
Ә спортны үз итү өчен хәзер шартлар бар Әгерҗедә. Бу атнада Боз сарае территориясендә зур спорт мәйданчыгы ачылды. Ул – ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиковның Әгерҗе спорт сөючеләренә 3 миллион сумлык олы бүләге.
 
31-07-2009 14:23 / " Әгерҗе хәбәрләре "
Безнең хезмәт һәркемгә кирәк
Һөнәри бәйрәмебез алдыннан әле генә төгәлләнгән матбугатка язылу кампаниясенә йомгак ясарга да мөмкин.
 
31-07-2009 14:20 / " Әгерҗе хәбәрләре "
Үзебезнекен сайла!
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе Татарстан икътисад, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә “Татарстанныкын сайла!” дигән җәйге акция игълан иткән иде. Ул – Татарстан җитештерүчеләрен яклап, халыкка үз республикабыз продукциясен күбрәк сату максатында оештырылган чара.
 
31-07-2009 14:15 / " Әгерҗе хәбәрләре "
“ИЛДАМ” сезне көтә
Йорт төзергә өйрәнде хәзерге заман кешесе! Әгерҗедә һәм авылларда нинди генә матур зур, матур йортлар төземиләр! Ә төзелеш материаллары кирәк булганда район халкы Ямурза эшмәкәрләре Сәхиповларга еш мөрәҗәгать итә.
 
31-07-2009 14:11 / " Әгерҗе хәбәрләре "
Эштә уңган, тырышлар
Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татпотребсоюз Советы рәисе Марат Әхмәтов бер чыгышында “Бүгенге конкуренция шартларында районнарда бөлгенлеккә төшмичә яшәп кала алган кулланучылар җәмгыятьләре мактауга лаек”, - дигән иде. Ә безнең Әгерҗе райпосы Татпотребсоюз системасында беренче унлыкта бара.
 
31-07-2009 14:10 / " Әгерҗе хәбәрләре "
БДИ йомгаклары ни сөйли?
Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Анда нинди уңышлар булды, нинди җитешсезлекләр ачыкланды? Әнә шул сорауларга җавап эзләп, без район мәгариф бүлеге начальнигы Александр ШАМШУРИНга мөрәҗәгать иттек.
 
31-07-2009 14:08 / " Әтнә таңы "
"Балаларыгыз исән-сау!"
Әнә шулай дип әйтәсе килә Арча, Әтнә районнары хәрби-комиссары, подполковник Алмаз Әгъзәм улы Борһановның улларын язгы чакырылышта армиягә озаткан әти-әниләргә. Аның белән булган әңгәмәбез дә язгы чакырылыш нәтиҗәләренә багышлана.
 
31-07-2009 14:03 / " Әгерҗе хәбәрләре "
Җәннәт бакчасындагы чәчәкләр сез
Шәһәребезнең Җиңү паркы ул көнне аллы-гөлле оранжереяны хәтерләтте. Андагы егет-кызларның матурлыгыннан, төсләр балкышыннан күзләр камаша. Гаҗәеп бу гүзәллеккә сокланып, кадерләп үстергән чәчәкләренә – мәктәп тәмамлаучы балаларына һәрвакыттагыча кирәк һәм терәк булып “бакчачылар” – әти-әниләре, “селекционерлар, чәчәк үстерүчеләр” – укытучылары да килгән тантанага. Бүген – Җиңү мәйданында мәктәп тәмамлаучылар белән саубуллашу тантанасы – бал, чәчәкләр балы!
 
31-07-2009 14:02 / " Әгерҗе хәбәрләре "
Сабантуйлар – бары сәбәп кенә Басар өчен сагыну сагышын
Ачык тәрәзә төбенә нәни сандугач кунган да, бүлмәдә агылган “Сандугач керде күңелгә” җырына кушылып, талпынып-талпынып сайрый. Кеше ышанмаслык хәл: кунаклар җырлап бетерүгә сандугач та очып китте.
 
ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 01 02 03 04 05 06

ЯҢАЛЫКЛАР 2009-08-02

31-07-2009 13:59 / " Әгерҗе хәбәрләре "
“Егетләр, саламга сәлам бирегез”
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның терлек азыгы әзерләү мәсьәләләренә багышлап үткәргән селектор киңәшмәсеннән соң район башлыгы Фәрит Габбасов заманында иң дәрәҗәле колхоз рәисе булган Әхәт ага Камалиевның яшь җитәкчеләргә бик еш әйтә торган “Егетләр, саламга сәлам бирегез” дигән сүзләрен искә төшерде.
 
31-07-2009 13:55 / " Әгерҗе хәбәрләре "
Сөт сатуны дәвам итсәгез идее
Иң элек, кыш буе шәһәр урамында безне яхшы сыйфатлы, тәмле сөт белән тәэмин иткән “Сарсак-Омга” хуҗалыгы җитәкчесе Рәзиф Харисовка, шәһәр халкына сөт ташыган шофер Анатолий Гавриловка Әгерҗе пенсионерларының олы рәхмәтен җиткерәм. Арзанрак хакка сыйфатлы сөт сатып алган саен сезгә рәхмәт укып, малларыгызга исәнлек тели идек. Ләкин эссе көннәр җитү белән бу бәхеттән мәхрүм калдык. Дөрес, җәен сөт тиз әчи, хуҗалыкка зыян гына киләдер.
 
31-07-2009 13:43 / " Безнең Чирмешән "
Район хәбәрләре
кыскача яңалыклар
 
31-07-2009 13:10 / " Йолдыз "
Басуда хезмәт шавы
.Әнәле. берләшмәсенең Әлмәндәр һәм Күккүз бүлекчәсе кырларында урып-җыю эшләренә вакытның һәр минуты кадерле булуын аңлап, бик зур җаваплылык белән, җиң сызганып керешкәннәр. .Һава шартларының кискен үзгәреп китүе мөмкин бит, уңышның әйбәт булуына сөенеп эшлибез., - диләр биредәге җитәкчеләр дә. Әлмәндәрдә бүгенге көндә 3 .Дон., Күккүз кырларында 2 .КЛААС. комбайннары арыш суктыра. Кыр батырлары Илфар Зәйнуллин, абыйлы-энеле Рафил Фәизов һәм Фәнил Галиуллин һ.б басуларда тырышып хезмәт куялар.
 
31-07-2009 13:06 / " Йолдыз "
Карадылар, сокландылар, хозурландылар
28 июльдә районда ветераннарның чираттагы семинар-киңәшмәсе үтте. Өлкәннәр тулы бер көннәрен районның гүзәл урыннары, мәһабәт биналары, яңа корылышлары, халыкның көнкүреше, тарихы белән танышуга багышладылар.
 
31-07-2009 11:23 / " Менделеев яңалыклары "
Бурыч – экологик куркынычсызлык
Узган җомгада Менделеевск районында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы эгидасында экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча республи++++ка Ведомствоара комиссиясенең күчмә утырышы булды.
 
31-07-2009 11:20 / " Менделеев яңалыклары "
Урып-җыю өчен көрәшкә әзер
Шимбә көнне район хуҗалыклары ашлык җыю техникасын әзерлек сызыгына куйдылар, шуның белән игеннәрнең һәр бөртеге өчен кичекмәстән көрәшкә әзерлекләрен дәлилләделәр.
 
31-07-2009 11:19 / " Менделеев яңалыклары "
Аның бәхет рецепты
Шушы көннәрдә Илнәт мәктәбенең мари теле укытучысы Тамара Николаевна Абрамова ТР Президенты Указы нигезендә зур бүләккә – “Ана даны” медаленә лаек булды.
 
31-07-2009 11:18 / " Менделеев яңалыклары "
Яналыклар

 
31-07-2009 11:17 / " Менделеев яңалыклары "
Ашлык, ягулык, тәгәрмәч...
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә теркәлгән биш җинаятьнең дүртесе кайнар эздән ачыкланган.
 
31-07-2009 11:14 / " Менделеев яңалыклары "
Утлар, сулар кичеп
Күптән түгел Татар Ахтыялында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Миңнешәех Садретдинович Садретдиновка 100 яшь тулды.
 
31-07-2009 10:37 / " Тәтеш таңнары "
ТАНЫЛГАН ЯКТАШЫБЫЗ СВЕТЛАНА ДЕМИНА ХОРВАТИЯДӘ СТЕНДКА АТУ БУЕНЧА КОМАНДА ЯРЫШЛАРЫНДА ЕВРОПА ЧЕМПИОНЫ БУЛДЫ.
ТАНЫЛГАН ЯКТАШЫБЫЗ СВЕТЛАНА ДЕМИНА ХОРВАТИЯДӘ СТЕНДКА АТУ БУЕНЧА КОМАНДА ЯРЫШЛАРЫНДА ЕВРОПА ЧЕМПИОНЫ БУЛДЫ.
 
31-07-2009 10:34 / " Тәтеш таңнары "
Район башлыгы Мөхәррәм Ибәтов карары белән районда Татарстан Республикасы Көненә әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде.
Район башлыгы Мөхәррәм Ибәтов карары белән районда Татарстан Республикасы Көненә әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде.
 
31-07-2009 10:29 / " Тәтеш таңнары "
Рекордка юл җиңел түгел
.Стелз-Агро-Т.да уракка якшәмбе көнне, төштән соң чыктылар, ә инде кичәге көнгә барлык 501 гектар тритикалене (көзге арыш һәм көзге бодай гибриды) суктырып бетерделәр, уңыш бер дигән . гектардан 55,3 центнер.
 
31-07-2009 10:11 / " Тәтеш таңнары "
Алдынгыларга тигезләнергә
Урак . районның йөздән артык комбайнчысының бәхетле мизгеле. .Кыр батырлары. рубрикасында без урып-җыю-2009да катнашучы иң яхшыларны тәкъдим итәчәкбез.
 
31-07-2009 09:59 / " Яңа тормыш "
Я.а табылдыклар
Ш. М.р..ни исеменд.ге Тарих институты ..м Болгар музей-тыюлыгы экспедициясе Ульяновск ..м Пенза .лк.л.ренд. урнашкан татар авыллары буйлап экспедицияд. булып кайтты.
 
31-07-2009 09:58 / " Яңа тормыш "
Еллар .тк.ч очрашу
Россия ф.нн.р академиясене. Этногрфия институты ф.нни хезм.тк.ре Маргарита Герасимова Болгар музей-заповеднигында булып китте.
 
31-07-2009 09:58 / " Хезмәт даны "
Көчлеләр бәйгедә ачыклана.
Үткән атнада «Урал» хуҗалыгы базасында дуңгыз үрчетү технологларының 28нче республика бәйгесе булып үтте.
 
31-07-2009 09:57 / " Алга "
Чын солдат булдылар
4 июльдә районның 15 булачак солдаты хәрби хезмәткә китте. Алар Пенза өлкәсе Заречный шәһәрендәге 3473 нче хәрби частьтә хезмәт итәчәк. 25 июльдә егетләр Ватанга тугрылыкка ант кабул итте. Тантанага районыбыз делегациясе дә барды. Анда район администрациясе вәкилләре, ата-аналар һәм җирле телевидение хезмәткәрләре бар иде.
 
31-07-2009 09:55 / " Хезмәт даны "
Беренче олаулар килде
Кукмара элеваторына беренче ашлык олаулары килде. Элеваторның сезонга 40 мең тонна, 1 көнгә 1300 тонна уңыш кабул итү мөмкинлеге бар.
 
Следующая страница >>
Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом