|
Юлымда иң беренче 2нче шәһәр мәктәбен тәмамлаучы Ксения Шубина белән Кристина Близнюкова очрадылар. Ксения әти-әнисе кебек табибә булу турында хыяллана. Кристина исә Казан химия-технология университетына керү хыялы белән яна. Кызлар мәктәп белән хушлашуның авыррак икәнен әйтсәләр дә, тизрәк олы мөстәкыйль тормышка аяк басарга теләүләрен дә белдерделәр. “11нче сыйныфка җиткәч кенә укырга, укырга һәм укырга кирәклеген тулысынча аңлыйсың икән”, – диделәр кызлар һәм үзләреннән кечерәкләргә: “Башлангыч сыйныфтан ук тырышып белем алырга кирәклеген һәрчак исегездә тотыгыз”, – дип искәрттеләр.
Ә менә 1нче гимназиянең IХ сыйныфын тәмамлаучылар: “Гимназия белән саубуллашу авыр булмады, чөнки без техникумнарда укуны дәвам итү хыялы белән яшибез”, – диделәр. Светлана Гобәева, Альбина Нәбиуллина – Ижау кооператив техникумына, Эльвира Зәйнетдинова сәнгать колледжына җыена. Алар гимназиядә калучы сабакташларына укуда, мәхәббәттә уңышлар теләделәр. “Безнең сыйныфташлар урта мәктәпне тәмамлаганчы ЕГЭны бетерсеннәр, укытучылар имтиханда 2ле куймасыннар иде”, – дип тә көлештеләр кызлар.
Имтиханнарга әзерләнеп үткән йокысыз төннәр артта калды. Чыгарылыш кичәсенә кадәр урамда дуслар белән рәхәтләнеп йөрергә була әле. Әнә Җиңү паркында йөрүче бер төркем егет-кызлар нәрсә турында хыялланалар икән? Илшат Иксанов – энергетик, Настя Нуриева – психолог, Руслан Габидуллин политолог булырга телиләр. Ә Игорь Никитин сайлаячак һөнәрен сер итеп саклый: “Бик күп акча эшлисем килә”, – дип кенә куйды ул. Алар мәктәп елларындагы кызыклы хәлләрне дә, яраткан укытучыларын да искә алып үттеләр. “Укытучыларыгызга нинди теләкләрегез бар?” – дип сорагач, егетләр беравыздан “Сабырлык!” дип җавап бирделәр. Замана балалары белән эшләүнең авырлыгын яхшы аңлыйлар алар хәзер.
…Менә шундый алар – 2008 елда мәктәп тәмамлаучылар. Күбесе югары уку йортларына керү, яхшы киләчәк турында хыяллана. Мондый олы максатлары булган яшьләр турында “Алар – безнең киләчәк” дип курыкмый әйтергә була.
Кире кайт
|