Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Укымый калмагыз!

Шушы көннәрдә Чаллыда нәшер ителүче “Мәйдан” журналының 6нчы саны дөнья күрде. Әдәби-нәфис, иҗтимагый журналның бу саны тулысынча Әгерҗе районына багышланган.
Журнал баш редактор Вахит Имамовның “Татарстан Аляскасы” дигән язмасы белән башланып китә. Аннары район башлыгы Фәрит Габбасовның “Иж буе – татар җире” мәкаләсе урын алган.
Агымдагы елның 29 апрелендә Рәсәй Президентының үз кулыннан “Дуслык” ордены алган Әгерҗе егете, Чаллы хакиме Илдар Халиковның гасырлар буена татар дөньясының әйдәманы, горурлыгы булган затлар нәселеннән булуы турын­дагы язма һәм шә­җә­рәсе дә укучыларда зур кызыксыну уятыр.
Әгерҗе тимер юл узелы, сугыш елларындагы Әгерҗе хәрби госпитале турындагы язмалар да тирән эчтәлекле. Татар тарихы бүлегендә Тирсә фетнәсе, Әгерҗе Пугачлары турында язмалар кызыклы. “Туган ягым – яшел бишек” бүлегендә Тирсә, Иж-Бубый, Исән­бай, Кырынды, Салагыш, Көчек, Красный бор авыл­лары тарихы киң сурәт­ләнгән. Гыйбрәтле язмышлар руб­рика­сын­да Нәҗметдин хаҗи Мө­хитнең Салагыштан чыгып киткәндә 8 айлык булган малае Тәминдар әфән­денең Япониядәге язмышы татарның чит ил­ләр­дә дә дәүләткүләм олы постлар биләве турында сөй­ли. Күренекле якташларыбыз Давыт Гобәйди, Рифкать Гайнуллин, Сабир Шәрипов, Венера Шәрипова, Рәгъде Халитов, Ленар Мурзин, Гаяз Исламов, Дамир Бәшә­ров, Фәнил Латыйпов турында горурланып укыр­дай мәкаләләр урнаштырылган.
“Мәйдан” журналының кушымтасы “Мәй­дан­чык”та районыбыз балалары иҗатына да киң урын бирелгән һәм алар зәвыклы итеп урнаштырылган.
Туган як күренешләре белән бизәлгән журналның бу саны – район өчен сөенечле бүләк ул.
 

Әгерҗе хәбәрләре   2008-06-27 15:40:04

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом