|
.
Без мәктәп тәмамлаганда бер укытучыбыз: “Сез бүген соңгы тапкыр тулы сыйныф белән җыелышасыз. Башка чакта җыелырга теләсәгез дә, әле берегез, әле икенчегез төрле сәбәпләр аркасында булмаячак”, – дигән иде. Дөрестән дә, шуннан бирле барыбызның да бергә әле җыелышканы юк. Ә менә бу көнне искиткеч матур күлмәкләр кигән сылу кызлар, ыспай егетләргә карап, киләчәктә сезгә тагын барыгыз бергә күп тапкырлар җыелырга язсын иде дигән теләкләр теләдек.
Быел районда мәктәпне 3 укучы – алтынга, 11 укучы көмеш медальгә тәмамлады. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында Лобачевский, Толстой, К.Насыйри, Г.Ибраһимов исемендәге һәм башка бәйгеләрдә, спорт чараларында катнашып җиңү яулаган егет-кызлар да күп. Араларында район күләмендә генә түгел, республикада да призлы урын яулаган укучылар да бар. Быелгы уку елында Марат Ситдыйков һәм Әдилә Ризванова – республика олимпиадасында җиңү яулап, районыбыз горурлыгы булган укучылар. Бердәм дәүләт имтиханнарында да сынатмаганнар укучылар. Төрле фәннәрдән Ландыш Мифтахова, Ландыш Латыйпова, Илдар Камалетдинов, Ләйсән Баһаутдинова, Булат Сибгатуллин, Илдар Галимов, Энҗе Садыйкова, Марат Ситдыйков иң күп балл җыйганнар.
Егет-кызларны район башлыгы Фәрит Габбасов та котлады: “Сезнең өчен бу – иң җаваплы көннәрнең берсе. Сез хәзер – мәктәп белән бәйле булмаган мөстәкыйль кешеләр. Бар уңышлар, бәхетегез – үзегезнең кулларда. Шуны онытмагыз: әти-әниләрегез өчен сез һәрвакыт бала булып каласыз. Укытучыларыгыз, әти-әниләрегезнең йөзенә кызыллык китермәгез. Алда сезне зур тормыш көтә, уку йортларының ишекләре һәрберегез өчен ачык булсын. Ә яхшы белгеч булу өчен тырышып укы гыз. Бүген җәмгыятькә белемле кешеләр кирәк. Киләчәктә без 2008 елда мәктәп тәмамлаучылар арасында дәрәҗәле профессорларны, район җитәкчеләрен, яхшы белгечләрне күрергә телибез”, – диде.
Мәктәпне алтын һәм көмеш медальгә тәмамлаучылар һәм аларның әти-әниләрен мәйданга чакыру иң дулкынландыргыч мизгелләр булды. Аларга медальләр, Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр тапшырып, Фәрит Гарифович: “Бу балалар – районыбызның иң яхшы чыгарылыш укучылары. Сез миңа үз балаларым кебек якын, кадерле”, – диде горурланып.
Тантанада шулай ук олимпиадада җиңүчеләр, спортчылар, төрле бию коллективларында шөгыльләнеп, шәһәр, район күләмендә уздырылучы чараларда актив катнашкан егет-кызлар да бүләкләнделәр. “Тормышта уңышка ирешү өчен актив булу да зур роль уйный. Сез – менә нәкъ шундыйлар”, – дип изге теләкләрен җиткерде район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев.
“Бүгенге тантана сезнең тормышыгызда башка беркайчан да булмаячак. Сезнең өчен бүгеннән яңа тормыш башлана. Максатка ирешү юлыннан кыю барыгыз”, – диде район мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Гарифуллина. Ул әти-әниләргә, укытучыларга тирән рәхмәтен җиткерде.
... Вальс яңгырый. Егетләр-кызлар күбәләктәй бөтереләләр. Ә күңелдә бер генә теләк: бу катлаулы тормыш юлыннан абынмыйча барып, максатыгызга ирешегез. Ак юл сезгә, егетләр-кызлар!
Кире кайт
|