“Юллар төзү” Федераль һәм Республика Программаларын тормышка ашыру республикада һәм шул исәптән безнең районда да киң колач алды. Моның шулай икәнлегенә, 23 июньдә, Чепкас- Илмәт авылы халкы шаһит булды.
Юлны файдалануга тапшыру бәйрәменә авыл халкының олысы да, кечесе дә килгән. Алар өчен бу – күптән көтеп алган вакыйга. “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Чүпрәле филиалы хезмәт коллективы эшчеләре кыска гына вакытта авылны Чувашия Республикасы Шомыршы районының Чепкас-Никольский авылындагы асфальт юл белән тоташтырдылар. Юлчыларның эш фронты Вольный Стан авылына кадәр булган 2 километрлы юлга асфальт җәюгә юнәлдерелгән. Бу көннәрдә анда да “кызу урак” өсте. Җәмгысы 25 миллион сумлык эш башкарылачак.
Бәйрәмне Чепкас-Илмәт төп мәктәбе укучылары, алып баручы Лилия Гиниятуллина, җырлы- биюле чыгышлары белән дәвам иттерделәр. Алар юл төзүчеләргә, республика һәм район җитәкчеләренә авыл халкы исеменнән рәхмәтләрен белдерделәр. Авылның киләчәге булган балалар: Алмазия Садыйкова моңлы тавышы белән җыр бүләк итте, ә Ринат Вахитов исә, шома асфальт өстендә, һәркемнең күңелен җәлеп итәрлек итеп биеп күрсәтте. – Юл төзүче абыйлар хезмәтеннән без бик канәгать,- диделәр алар бертавыштан. Тантанада авыл хәзрәте Тәүфикъ Нәүметов азан чыкты. Район Башлыгы Тимур Нагуманов чыгыш ясап:
–Бүген авыл халкы өчен зур бәйрәм. Мондый бәйрәмнәрнең ешрак булуын телисе килә,- диде. Газинур Хәкимов та сүз алып: – Төзиселәребез күп әле. Без үзебезнең алда торган бурычны намус белән үтиячәкбез,- диде.
Тантананы дәвам итеп муниципаль район Башлыгы Тимур Нагуманов, юл төзү филиалы начальнигы Газинур Хәкимов, авыл хәзрәте Тәүфикъ Нәүметов (рәсемдә) символик рәвештә ал тасманы кистеләр.
Туган як Альберт ШӘРӘПОВ 2008-06-30 08:17:06
Кире кайт
|