Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
ТАЛАНТЛАР БӘЙРӘМЕ

24 июнь көнне укуда, иҗатта югары уңышларга ирешкән укучыларга район Башлыгы Тимур Нагуманов алтын, көмеш медальләр һәм сертификатлар, бүләкләр тапшырды.

– Сез ун ел буена  уку алдынгылары булдыгыз. Инде менә биек үрләр яуланган кебек, әмма, алда тагын да зуррак сынаулар– тормыш сынаулары  икәнлеген онытмагыз,- диде район Башлыгы һәм талгын гына музыка астында түргә үткән кыз, егетләрнең  тырышлыгын бәяләп, кулларын кысты, дәрәҗәле бүләкләрне тапшырды.

Әйдәгез, ул  яшьләр  белән танышып үтик. Урта мәктәп программасын алтын медальгә тәмамлаучылар: 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Гөлназ Ринат кызы Сибгатуллина, Лилия Илһам кызы Нәфиева, Андрей Иосифович Кукушкин; 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Булат Илгизәр улы Хөснетдинов, Гөлчәчәк Ринат кызы Хөсәенова; Иске Шәйморза урта мәктәбеннән Гөлназ Тимерша кызы Әбдриева; Иске Кәкерле урта мәктәбеннән Илфат Сәхауетдин улы Хөсәенов; Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбеннән Алина Юрьевна Мусаткина.

Көмеш медаль ияләре: 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Илгизә Илгизәр кызы Хафизова, Гүзәл Альфред кызы Яхиева, Гөлназ Илгизәр кызы Бахитова, Лилия Рөстәм кызы Хәернасова; Зур Чынлы урта мәктәбеннән Илназ Илгиз улы Сабирҗанов, Гөлия Наил кызы Низамова; Иске Шәйморза урта мәктәбеннән Раил Тәлгать улы Ибәтов, Римма Рафаэль кызы Шәрәфетдинова; Хорновар-Шигали урта мәктәбеннән Татьяна Сергеевна Еремеева; Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбеннән  Галина Владимировна Синдюкова; Городище урта мәктәбеннән Ләйсән Рафаиль кызы Алимова.

 Алар артыннан ук сәхнә түренә предмет олимпиадаларында катнашып, республика, Россия күләмендә урыннар яулаган укучылар күтәрелде.

Белемле кешегә һәрвакыт, һәркайда юл ачык, бүгенге көн таләпләренә җавап биргәндә аның нинди дәрәҗәләргә ирешә алганын беләбез. Башкарма комитетның  утырышлар залында шушы көнне булган мәктәп директорлары, сыйныф җитәкчеләре, укытучылар район масштабында да моны үз күзләре белән күреп, инандылар. Россиякүләм предмет олимпиадаларында катнашканнарга 8 мең сум, республикакүләм дәрәҗәле урын яулаганнарга 3 мең сум (әлеге сумма район Башлыгы карары нигезендә бирелде) һәм башка бүләкләр тапшырылды.

Ә менә “Перспектива” инновацион фәнни-техник проекты конкурсында җиңүче 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Наил Мөхәммәтшин “Мәгариф” өстенлекле милли проект кысаларында бүләкләнәчәк икән. Бер сүз белән әйткәндә, аңың булса – малың да була.

 

 


Туган як  Сания ШӘРӘПОВА 2008-06-30 08:22:15

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
01 02 03 04 05 06 07
08 09 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 01 02 03 04



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом