- Венера, әлеге тапшыруда чыгыш ясау бәхете сиңа кайчан елмайды?
- Бу тапшыру Халыкара кооперативлар көненә багышланган иде. Әлеге тармакның республикадагы профсоюз оешмасын Азат Хөсәенов (Тимершәех) җитәкли. Июнь аенда ул мине тапшыруда чыгыш ясарга чакырды. Чаллы шәһәрендә яшәгәндә без бергә "Чишмә" балалар мәдәният сараенда эшләдек. Һәм аның белән бергәләп күп кенә концертларда чыгыш ясарга туры килде.
- Телевидение студиясенә килеп кергәч нинди хисләр кичердең?
- Иң элек - мине уратып алган җылылык, үз итү хисе. Биредә үзенә күрә бер тыныч күңел халәте биләп ала.
- Бу халәт, синеңчә, нәрсә белән бәйле?
- Мөгаен, һәркемне бер-ләштергән җыр-моң дөньясы беләндер. Аннары алып баручы Айдар Фәйзрахмановның, тапшыру җитәкчесе Нәҗип Бәдретдиновның кешелекле һәм дусларча мөнәсәбәттә булуының да роле зурдыр.
- Тапшыруны яздыру барышында нәрсәләргә игътибар иттең, һәм син үзең нинди җыр башкардың?
- Тапшыруда барлыгы тугыз кеше катнаштык һәм үзебез сайлаган җырларны башкардык. Мин Илгиз Закировның Вәсилә Фәттахова сүзләренә язган "Кышкы чия" җырын сайладым. Тапшыру билгеле бер вакыт аралыгында тиз арада төшерелә, чөнки башка төркемнәр дә язылырга чират көтә. Шулай да аз вакытка гына булса да студиядә булу кызыклы һәм рәхәт бер мизгел булып истә калды. Әлеге чыгарылыш "Татарстан - Яңа гасыр" каналы аша 5 июльдә трансляцияләнәчәк. Форсаттан файдаланып, миңа рухи көч биргән хезмәттәшләремә, Ютазы кулланучылар бер-ләшмәсе җитәкчесе Радик Гайнетдиновка чиксез рәхмәтемне юллыйм.
- Әңгәмәң өчен рәхмәт, Венера. Җыр-моң дәрьяң сүнмәсен һәм сүрелмәсен.
Кире кайт
|