Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Гел бер әкият туйдырды

Ниһаять, билгеләнгән көн килеп җитте. Зәвык белән матурлап бизәлгән зал укучылар, укытучылар, әти-әниләр белән шыгрым тулы иде. Бу көнне мәктәпнең актлар залына өйләрдән иләк тә, чиләк тә, читек тә, комган да һәм башка йорт кирәк-яраклары күчкән иде. Балалар “Шалкан”, “Чуар тавык”, “Тиремкәй”, А. Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятләренең үзгәртелгән төрләрен күрсәттеләр.

Хөкемдарларга җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Уйлашып, киңәшкәннән соң I урын “Чуар тавык” әкияте өчен 2 б сыйныфына (җитәкчесе Н. Мигачева), II урын “Шалкан” әкияте белән 4 б сыйныфына (җитәкчесе Т. Столярова, А. Мохота), III урын “Безнең гаилә” (шалкан әкиятенең үзгәртелгән варианты) әкияте өчен 2 а сыйныфына бирелде.

Балалар әкиятләр аша, гаилә бәхете бердәмлектә, татулыкта икәнлегенә төшенделәр. Һәр укытучы куйган максатына иреште. Гомумән безнең мәктәптә укытучы, бала, әти-әниләр тыгыз элемтәдә торып, бер гаилә булып яшиләр, эшлиләр.


Якты юл  2008-07-01 15:57:41

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
01 02 03 04 05 06 07
08 09 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 01 02 03 04



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом