Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Сагынырмын мин сезне

Бу сыйныфтагы һәр бала белән эшләве җиңел булды миңа. Чөнки без әти-әниләр белән беренче көннән үк уртак тел табып, туган проблемаларны уртага салып сөйләшеп бер юнәлештә эшләдек. Бу кичәдә аларга күңелемдә җыелган рәхмәт хисләремне түкми-чәчми җиткерәсем, һәрберсенең исемен атап мактыйсым килде. Чиксез дулкынлану хисе, 4 ел буе үз балаларымдай яратып өлгергән сабыйларым белән аерылышу үзенекен итте. Әйтәсе рәхмәтләрем күңелем түрендә яшеренеп калган кебек тоелды.

Кичә бик күңелле узды. Без бергәләп аларның тәүге тапкыр мәктәпкә килгәндә төшкән 1 сентябрь видеоязмаларын,  экскурсияләргә баргач төшкән фотосүрәтләрне интерактив такта ярдәмендә карадык. Хатирәләрне яңарттык. Үткән күңелле көннәрне искә алдык. Әти-әниләргә балалар көче белән әзерләнгән концерт программасы күрсәттек.

Әти-әниләр ягыннан да игътибар һәм хөрмәт чиксез зур булды. Алар балалар белән махсус минем өчен монтаж күрсәттеләр. Алар тарафыннан әйтелгән  рәхмәт сүзләре күңел кылларына кагылды.

Әйе, 4 ел сизелми дә узган. Шатлыклы, күңелле, гамьсез балачак иле минем нәниләр белән дә хушлашты. Алда аларны  тагын  да биегрәк баскычлар, зур киләчәк, уңышлар, татлы хыяллар, яшьлек иле көтә. Нинди булыр ул? Аяз күкле, мул табынлы, тату гаиләле, әкият иледәй матур булсын иде. Мин аларга бары бәхет телим. Аларның нурлы, өмет тулы күзләре минем хәтеремнән мәңге китмәс. Сыйныф өчен  бүләк ителгән магнитофоннан җыр агылганда (мин аның өчен бигрәк тә Гүзәлнең әнисе Резидә Вәлиуллинага рәхмәтле), бүләк-сувенирдан аккан чишмә чыңын тыңлаганда, мин янымда һәрчак аларны тоярмын, “Роза  апа” дигән ягымлы тавышларын ишетермен.  


Якты юл  2008-07-01 15:59:23

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
01 02 03 04 05 06 07
08 09 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 01 02 03 04



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом