Мәктәпнең территориясе зур булса да, андагы тәртип һәм чисталык күзгә бәрелеп үк тора. Карлыган, кура җиләкләре арасына кадәр чүп үстермиләр. Виктория җиләге белән ике түтәлләре бар.

3 мең баш кәбестә рәт-рәт булып тезелеп утыра. 15 сотый суган, бер сотый сарымсак үсә. Мәктәп янындагы басуны сукалап, бер тонна ашлама кертеп, кул белән бер гектар бәрәңге утыртканнар. Чөгендер белән кишерләренең мәйданы да гектарга җитә. Болар барысы да 57 укучы, мәктәпнең техник персоналы һәм укытучылар җилкәсендә. Түтәлләргә шланглар сузылган. Эссе көннәрдә олы чаннан су сиптерелә.
Бизнес-план буенча эшләп керткән акчаларына былтыр сыер сатып алган булганнар. Ул бозаулаган да инде. Көнгә егермешәр литр сөт биргән. Мәктәп өчен санлы фотоаппарат, канцтоварлар алынган, өч компьютер ремонтланган. Яңа ел бәйрәмендә укучыларга 5 мең сумлык пакет өләшенгән, “Уңыш бәйрәме”ндә бүләкләргә 4 мең сум тапканнар. Ирекле акча булгач, укучыларны төрлечә кызыксындырырга мөмкин шул. Яшелчә генә үстереп калмыйлар биредә. Көз утын әзерләп саткан да булганнар. Акчасына чөгендер, суган орлыклары, су кудыру өчен насос алынган. Ә кишер орлыгын үзләре үстергәннәр.
Быел мәктәптә һәр балага ике мең сумнан артыграк акча эшләнер, дип көтәләр Албайда.
Кире кайт
|