Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Кыскача

Дегетледән Покровское, Отарное авылларына таба еллар буе сөрелмичә калган җирләр бар. Быел “Семиозерка” (“Йолдыз”) аның 200 гектарын эшкәртеп, көзге чәчү өчен әзерләп куйды. 

4-6 июльдә Байлар Сабасының “Аргамак” картодромында Гаилә елы кысаларында “Стандарт” группасындагы картларда ТРның IХ кубогының 2нче этабы узачак. Әлеге ярышларда районыбыздан 6 кеше составында (тренерлары Е.Гәрәев) “Вятка” карт клубы катнашачак.

“Трудовик”та–3000, Усали  агрохимиклары белән “Азык-төлек корпорациясе”ндә–1300, “Таң”да 1400 тонна сенаж салырга өлгерделәр.

“Сабан” җәмгыятендә бозауларга-25, “Дружба”да–17,5, “Туган як” та 12 тонна яфрак азык хәзерләнде.

“Трудовик”, Усали агрохимиклары, “Берсут”, “Игенче” хуҗалыклары күпьеллыкларның яртысыннан күбрәген чабарга өлгерделәр. Башкаларга да темпны тизләтергә кирәк.

Язгы чакырылышта армия сафларына районыбыздан 102 кеше китте. Аларның 11 е–югары белемле. 27 егетнең  “В”, “С” категорияле водитель таныклыгы бар. 11 призывникка хәрби-табиблык комиссиясе тарафыннан өстәмә медицина тикшерүе узарга юллама бирелгән.

Терлек азыклары хәзерләүдә катнашучы эшсез гражданнарга мәшгульлек үзәгеннән 1562 сум акча түләнә. Ә хуҗалыклар терлек азыклары һәм авыл хуҗалыгы продуктлары белән дә исәп-хисап ясарга мөмкиннәр. Олыяз авыл җирлегендә генә дә бүген азык хәзерләүдә үзәктән 10 кеше катнаша.

 


Нократ  2008-07-01 16:44:12

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
01 02 03 04 05 06 07
08 09 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 01 02 03 04



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом