
25 июнь көнне “Эконом“ ҖЧҖндә муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов җитәкчелегендә семинар-киңәшмә булып үтте. Чәчүлекләрне тәрбияләү, терлекчелек тармагында кышлату чорына әзерлек һәм башка көнүзәк мәсьәләләр каралган бу эшлекле сөйләшүдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, күмәк хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгына караган оешмалар җитәкчеләре, ҖЧҖләрнең баш зоотехниклары, икътисадчылары, мал табиблары, азык исәбе өчен җаваплы белгечләре, бригадирлары катнашты.
Биш иртәгәдән бер бүген кыйбат дип, борынгылар нәкъ шушы чор турында әйткәннәрдер, мөгаен. Чөнки басулар да истә, фермалар да хәтердә дип эшли торган вакыт бүген. Әнә беренче карашка бик күркәм булып, яшел диңгездәй җәйрәп яткан иген кырлары. Ләкин аз гына игътибарыңны читкә юнәлтүгә, аларның муллыкка өметләндерүче матурлыгы уңай һава шартларында нык үрчегән корткыч бөҗәкләр, авырулар “тырышлыгы“ белән бик тиз юкка чыгачак. Җир белгечләре аларның язгы культураларга быелгыдай актив һөҗүмнәрен әлегәчә күргән юк иде әле дип белдерәләр. Димәк, үзләре күзгә күренер-күренмәс бик вак булсалар да, зур эшләребезне, изге ниятле хыялларыбызны челпәрәмә китерергә сәләтле бу тере организмнарга каршы көрәштә дә активлыкны арттыру шарт. Өстәвенә, саклану чаралары фәнни нигездә никадәр көчәйтелсә, алар да торган саен “усаллаша“, биләмәләрен зурайта баралар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 июнь көненә алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, хуҗалыкларда бу өлкәдәге эшчәнлекләр күрсәткечләре бик чуар. Мәсәлән, “Янаул“, “Наратлы“ ҖЧҖләрендә чәчүлекләрне авыруларга каршы эшкәртү тулысы белән, “Тамыр“, “Чәчер“, “Нур“, “Башак“, “Әнәк“тә шактый мәйданнарда башкарылганда, “Нива“, “Чишмә“, “Чишмә-су“, “Ташкын“да әлегә һәр ике төр саклау чарасы буенча да хәрәкәт ителмәгән. Янә күтәрелеп килүче чүп үләннәренә дә уяулыкны киметергә ярамый. Үсентеләргә куәт өстәү препаратларын да нәтиҗәле файдалануны дәвам итү, кукурузның рәт арасын эшкәртү, күмдерү, яшел азык әйләнешен өзмәүне кайгырту да бүгенге көннең әһәмиятле бурычларыннан.
Күпьеллык үлән басуларында урак чоры. Терлек азыгы әзерләү башланды. Өстәмә бортлары белән тагын да куәтлерәк тоелучы яшел масса төягән КамАЗ машиналары иген кырлары белән фермаларны тоташтыралар. Гүя, муллык үрен яулауда игенче белән терлекченең хезмәтен бербөтен итәләр.
Район хуҗалыкларында әлеге көнгә 1215 тонна (планлаштырылганның 3 проценты кадәр) печән, 4351 тонна (1) сенаж хәзерләнгән. “Ташкын“, “Әтәс“, “Алга“, “Янаул“да– печән чабуга, “Киров“, “Чишмә-су“, “Татарстан“ хуҗалыкларында сенаж салуга оешкан төстә керешелгән.
Уеннан узды бу дигәндәй, район җитәкчелеге быел мал ризыгының сыйфатлы әзерләнешенә таләпчәнлекне һич булмаганча көчәйтүне максат итеп куйды. Күпме– II, хәтта III класска гына туры килүче туклыклылыгы түбән, ә зарары югары булган (байтак хуҗалыкларда ул шулай булды) азык белән файданы эздән, зыянны тездән ясап йөрергә була. Сөйләшүдә моңа ныклы басым ясалды. Һәр төр эшнең үтәлеше өчен, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгының махсус боерыгы нигезендә, конкрет җаваплы кешеләр билгеләнде. Беренче адымнан ук контрольне көчәйтү өчен район буенча комиссия төзелде. ҖЧҖләрдә нәтиҗәлелек дилбегәсе баш зоотехник һәм баш икътисадчыларга тапшырылды. Көндәлек хәрәкәттә сыйфатка игътибар ничек чагылыш тапканына көн саен күзәтү ясау зарурлыгы әйтелде. Түләү соңгы нәтиҗәдән чыгып тәкъдим ителде. Файдаланылган яшел массаның дымлылыгын билгеләү өчен махсус җайланма белән лаборатория эшли. Район ветеринария берләшмәсе каршындагы бу лабораториянең урыннарда булып бу көннәрдә үткәргән тикшерү нәтиҗәләре куандырмый. Мәсәлән, “Янаул“да печән дә, сенаж да, “Ташкын“да печән II класс таләпләренә генә җавап бирә. “Киров“та да, технологик таләпләр үтәлми, сенаж дымлылыгы югары массадан салына. “Чишмә-су“, “Татарстан“ хуҗалыкларында гына алар тиешле нормаларга туры килә. Бу төр ризыкларны район буенча төргәккә кысып туплауга өстенлек бирелә. Вакыт– үләнне өлгерешкә карап чапканда һәм базны тиз арада тутырып япканда истә тоту шарт булган бик әһәмиятле төшенчә.
Терлекчелекнең уңышлы эшчәнлегендә торакларның бөтенлеге, уңай җиһазланышы да зур роль уйный. Димәк, маллардан бушап калган биналарны алар җәйләүдән кайтуга чистарту, ремонтлау мөһим. “Нур“ хуҗалыгының Куян, “Таң“ның Теләкәй, “Наратлы“ның Шәбез, “Әтәс“нең ике эре терлек симертү , “Киров“ның Усыдагы торакларында әлегәчә терлекләр артыннан тиешенчә чисталык, тәртип урнаштырылмаган. Сыер торакларында сөт үткәргечләр, азык өстәле, сөт суыткыч, азык турагыч яки тарату арбалары булдыру алмаксат булып тора.
“Эконом“ ҖЧҖнең җилләтелгән, агартылган терлек торагын җирлектәге учреждение эшчеләре көче белән әзерләнгән сыйфатлы азык көлтәләре бизи. Район буенча бу төр азык әлегә 21 тонна хәстәрләнгән. Мал белгечләре исәпләвенчә, аны 423 тонна, шулай ук һәр хуҗалыкта дару үләннәре булдыру бурычы куелган. Әлеге хуҗалыкта ясалма орлыкландыру технологы йорты янында районда беренче булып шәхси хуҗалыклар терлекләрен каплату урыны ясалган. Ике үгез сайлап алынган. Башкаларда да шундый урыннар булдыру, исәп эшен җайга салу, моның өчен һәр терлеккә карточкалар ачу, технологларның хезмәтләренә түләүдә кызыксындыру чараларын билгеләү кирәклеге ассызыкланды. Азык утарын тәртипкә китерергә кушылды.
Кире кайт
|
|
|