
26 июнь көнне рәисе Светлана Әхмәтова булган халыкка социаль ярдәм күрсәтү фондының чираттагы утырышы булып, анда 16 гариза каралды. Аларның 3се – даруга бирелүче акчадан баш тарткан булуларына карамастан, дару алу өчен акча соралганы кире кагылды. 3се, документлары өлгермәү сәбәпле, алдагы утырышта карауга калдырылды, 10сы уңай хәл ителде. 51310 сум күләмендә бүленгән акча күзгә операция ясату һәм күз авыруыннан дәвалану, яман шеш чиреннән савыгу (3 кешегә), кан алыштыру, 3 инвалидка табиблар тәкъдиме белән медицина тикшерүе үтү өчен, фаҗигагә тарыган 2 инвалид яшәүче бер гаиләгә матди булышлык йөзеннән бирелде.
Кире кайт
|
|
|