Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Бу көнне дә күрербез икән

Федераль Программа нигезендә быел Кукмарада 26 гомуми торак йортка капиталь ремонт ясалырга планлаштырылган иде. Бүгенге көндә инде 22сендә ремонт эшләре бара. Дистә еллар ремонт күрмәгән йортларның түбәләре алыштырыла, хәтта төтен, һава суыргыч каналлары морҗалары да калай белән тышлана, фасадлар яңартыла. Подъезд ишекләре дә көлеп торачак. Җылылык системалары подвалдан алып һәр фатирның батареяларына кадәр алмашына.

Ломоносов урамында яшәүчеләр Р.Сәлмәнов җитәкчелегендәге ремонт оешмасы эшләреннән бик канәгать. Пугачев урамындагы 12, 14 нче йортларда яшәүчеләрнең йортка күчкәннән бирле рәтле җылылыкка тиенә алганнары юк иде. Инде ул йортларның берсендә җылылык системаларын алыштыру тәмамланып килә. Тик, шунысы бар, кайбер фатир ияләре ике контурлы (фатирга җылылык һәм җылы су бирүче) һәр фатир өчен булган җылылык казаннары куелуына каршы төшәләр икән. Ә бит кайбер фатир ияләре моңа сөенеп бетә алмыйлар - бары үз фатирыңны җылыткан өчен генә түлисе һәм иң суык вакытларда түләү аена 300 сумнан артмады, диләр. Ике контурлы җылылык казаннары арзан тормый, тик бүлеп түләгәндә күтәрмәслек бәя түгел һәм берничә елдан ук үзен тулысынча аклаячак.

-Бу көнне дә күрербез икән! - дип каршы алдылар безне Нур Баян урамындагы 39 нчы йортта. -Карагыз, коридорлар, бәдрәфләр ничек чистарып, матурланып китте!

Район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин, район һәм поселок Советы депутатлары белгечләре, ремонт-төзелеш эшләрен алып баручы оешма җитәкчеләре белән берлектә эш барышы, аның сыйфаты белән танышканнан соң, халык белән очрашты. Һәр йортка кайсы эшнең кайчан башкарыласын күрсәтеп график эленгән. Шуңа күрә бер җирдә дә аңлашылмаучанлык юк.

-Федераль үзәктән Татарстан Республикасы һәм район бюджеты исәбенә башкарыласы 42 миллион сумлык капиталь ремонт  эшләре һәр көн игътибар үзәгендә. Түбәләрдән кар-яңгыр үтмәсен, фатирлар җылы, су, канализация юллары төзек булсын, дип, сыйфатлы эш таләп итәбез. Фатирларда торучылар үз чиратларында йорт подъездларын, подвалларны чиста тотарга, йорт тирәсенә чәчәкләр утырту кебек яшелләндерү мәсьәләләрен бергәләп хәл итәргә тиешләр, - диде Р.Рәхмәтуллин.

Түбә алышынуга телевизор антенналары кадаклап, яңадан тишкәләп тә бетерергә мөмкиннәр. Йорт өлкәннәре (домкомнар) гомуми антенна куюны төзүчеләр киткәнче җәһәтрәк хәл итәргә тиешләр. Нур Баян урамы 41 нче йортта торучы Хатимә ханым белән Николай агалар әле һаман да подвалга су үтүе, якындагы чүплеккә борчылуларын җиткерделәр. «Стройсервис» ширкәте җитәкчесе И.Фәләхетдинов канализация юлының төзәтеләчәген ышандырса, «Экосервис» оешмасына да күп эшләр йөкләнде.

 


Хезмәт даны  А.САБИТОВ 2008-07-02 10:34:08

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
01 02 03 04 05 06 07
08 09 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 01 02 03 04



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом