Чиле-пешле тәрҗемә бусагадан ук әсәрергә мәҗбүр итә. Ә инде кибет киштәләрендәге ярлыкларга күз ташлаган мескен сатып алучыга, башын алып чыгып качарга кала. Мондый «ашсыз» тәрҗемәләр хәзер дөнья тулы. Иң аянычы – шушы «вак-төякләр» ике дәүләт теленең берсен мескенәйтеп, милләт горурлыгына таш ата. Кибет булсынмы, учреждениеме алтакта — аның йөзе. Һәм алар ТРдагы законнар таләбе дә. Май чүлмәге капкачыннан ук күренә, диләр. Сәүдә нокталарының да җисеме шул хаталы алтакталардан башлана. Анда сатылучы товарларга үзеннән-үзе ышаныч кими. Гоголь урамындагы «Арыш май» кибетенең исеме, мәсәлән, ни русча, ни татарча. Тагын да шундыйлар җитәрлек. Әйтик, үзәк урамнарның берсен «балкытып» торган «Кибет машинага» килделе-киттеле исемле кибеттән ни көтәргә? Ә инде аларның эш режимы тәрҗемәсе тагын да «куркынычрак».
Күптән түгел Яшел Үзәндә ТР Министрлар Кабинеты ярдәмендә нәшер ителгән белешмә-сүзлек китабы тәкъдир ителү үзенә күрә алда әйтелгәннәргә төзәтмә кертү булды. Кулланучыларның, сатучы һәм товар җитештерүчеләрнең көндәлек куллану өчен уңайлы бу белешмә-сүзлекне тәкъдир итүдә Яшел Үзәндәге ТР алкоголь продукциясен, этил спиртын җитештерү, әйләнешен һәм сыйфатын контрольдә тоту һәм кулланучылар хокукын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе З. Камалов, бүлек җитәкчесе Ф. Гаязетдинова, консультант И. Желтова, китап авторларының берсе А.Латыйпова, баш консультант һәм язучы Г.Гыйльманов һәм ТР кулланучылар мәгълүматы үзәге вәкилләре катнашты. Бу очрашуга Яшел Үзән шәһәре сәүдә нокталары вәкилләре дә чакырылган иде.
Авторлар аңлатуынча, китап 2004-2013 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасы кысасында чыгарылган.
Әлеге җыентыкта товарны дөрес сайлап алырга, ярлыклардагы, төргәк яисә өстәмә битләрдәге төрле билге һәм символларны профессиональ экспертлардан башка аңларга, кирәк булганда, ялган мәгълүматны үзеңә ачыкларга ярдәм итә торган материал тупланган.
Товар турындагы мәгълүмат кеше тормышында зур роль уйный. Кулланучының товар хакында мәгълүмат алу хокукы «Кулланучы хокукларын яклау турында»гы РФ законында юкка бирелмәгән. Әмма кулланучы әлегә, әллә артык ышануы, әллә үзенә һәм сәламәтлегенә битараф булуы аркасында, ярлыкта бирелгән мәгълүматка игътибар итми. Бу еш кына күңелсезлекләргә китерә дә.
Җыентыкның төп бурычы – кулланучыга товар хакында мәгълүмат бирү. Мәгълүматлы кеше сок эчәргәме, әллә соклы эчемлекме, атланмай алыргамы, әллә спредмы (әнә шундый яңа ризык бар!), куертылган сөт белән сыйланыргамы, әллә куертма беләнме икәнлеген үзе сайлый. Кызганычка, кулланучыларның күбесе мәгълүматны ризыкны ашый башлагач кына укый. Җитештерүче нәкъ менә шуннан файдалана да. Сәламәт буласың килсә, ярлыкны игътибар белән укырга кирәк, диләр белгечләр. Кулланучы үзе дә сизмичә шоколад алам дип, шоколадлы плитка, йогурт урынына –йогуртлы «Фруежик», «Макфа» макароны урынына – «Маква», «Злато» мае урынына «Злата» сатып алырга мөмкин.
Китапның «Азык-төлек» бүлегендә аерым сүзләрнең, ярлыкларда еш очрый торган язуларның татарчага тәрҗемәсе бар. Ә инде «Азык-төлек булмаган товарлар» бүлегендә әйберне куллану шартлары турында белергә була.
«Товар сатканда, кулланучыга мәгълүмат бирү» бүлегендә кулланучыларга киңәшләр тупланган.
Кайбер кибетләрдә «хатын-кызлар өчен мехлы пальто» урынына «мехлы хатын-кызлар пальтосы» (женское меховое пальто), «хуҗалык ләгәне» урынына «хуҗа тазы» (хозяйственный таз), «чәчәк кәбестә» урынына «төсле кәбестә» (цветная капуста) дигән язмаларны күрергә була. Әнә шундый тупас хаталар булмасын өчен, кулланма ике телдә төзелгән.
Китап ахырында русча-татарча сөйләүлек, кибетләр хакында кыскача мәгълүмат та бирелгән. Болар барысы да куллану өлкәсендә икетеллелек мохитен тудырырга мөмкинлек бирер дип ышанабыз, диделәр тәкъдир итүчеләр. Авторларга да тәрҗемә барышында кыен яңа сүзләр белән очрашырга туры килгән. Чынлыкта, аларның күбесен сүзлекләрдән табуы кыен, әйтик, «сухое, столовое вино», «спред растительный, сливочный», «приправа», «специи», «хлопья» һәм башкалар.
Авторлар бу белешмә-сүзлекнең уникаль проект буенча эшләнүен, грамоталы һәм толерантлык сәясәте сакланып төзелгән зур хезмәт булуын билгеләп, Министрлар Кабинетының телләрне үстерү бүлегенең киләчәктә дә бу юнәлештә эшләячәген билгеләп узды һәм катнашучыларның фикер-тәкъдимнәре белән кызыксынды. Җыентык әлегә 5 мең данәдә генә чыгарылган. Киләчәктә, әгәр сорау күп булса, өстәмә басмаларның да булуы ихтимал. Кулланучыларның, сатучыларның, эшмәкәрләрнең һәм җитештерүчеләрнең грамотасын күтәрү дә монда төп максатының берсе булып тора. Кулланучыларның гадәти кануннарны белмәве – чынбарлык. Шуңа күрә киләчәктә махсус алар өчен хокукый белешмә чыгарылырга мөмкин. Хәзер XXI гасырда яшибез, товар төрләре дә артканнан-арта. Әмма кулланучы һаман да шул үз казанында кайнавын дәвам итә. Шуңа күрә әлеге пландагы белешмә-сүзлекләр халыкка бик кирәк. Беренче коймак төерле була, диләр, шуңа бу китапны да тәнкыйтькә алучылар, тәкъдим кертергә теләүчеләр булмый калмас. Андый очракта Казанга түбәндәге телефон номеры аша турыдан-туры шалтыратып була: 264-77-19. «Без китапның эчтәлеген яхшыртуга караган тәкъдим һәм күрсәтмәләрне рәхмәт әйтеп кабул итәчәкбез», – диделәр авторлар соңгы сүз итеп.
Кире кайт
|