Икенче бүлмәгә керсәм, кызлар кызып-кызып нидер сөйләшә. Монда да сүз мәктәп турында булып чыкты. «Ашыгыч рәвештә җыелышка чакырттылар, гимназияне күчерәләр икән», – ди хезмәттәшебезнең берсе. Чак кына еламый. Йөрергә ерак булса да, улын гимназиягә биргән иде. Быел өченчене бетерде.
Инде аптырадык. Күп тә үтмәде, 14, 4, 16, 7нче мәктәпләргә кагылган сүзләр килеп иреште. Аптырамас җиреңнән аптырарсың. Бер ияләшкән җирдән тиктомалдан икенче җиргә кемнең күчәсе килсен?!
Мәктәпләр тирәсендә куерган бу сүзләр янәдән мәгариф идарәсе җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте.
Сорау аңлашыла инде: мәктәпләр язмышы. Аларны нигә кушарга һәм кушудан ни файда?
Бу хәлләр инде Владимир Костюхинның да йокысын качырган булса кирәк. Аптыравы чыраена чыккан. Ә кул кушырып булмый. Югарыдан кушалар.
Җитәкче аңлатканча, барысына да җан башына карап финанслау «гаепле». Владимир Костюхин сүзләренә караганда, кайсыбер мәктәпләр инде бүген үк финанс ягыннан кыенлык кичерә, әгәр бүген эшкә тотынмасаң, киләсе елда мәгариф учреждениеләренең үтә дә авыр хәлдә калуы бар. Шуңа күрә дә, кризис килеп туганчы (киләсе елдан мәктәпләргә хөкүмәт дотация бирмәячәк дигән сүзләр йөри), бүгеннән кайгыртуны карыйбыз, дип бара. Акчага терәлгәч, оптимизация ясарга мәҗбүр итүләре көн кебек ачык. Тик мәгариф өлкәсендә оптимизация ясау мәдәният өлкәсенә оптимизация ясаудан нык аерыла. Китапханәләрне генә ул, артык нәүмизләнеп тормыйча, тиз оптимальләштереп куйдылар.
Ә мәктәпләрне алай тиз тотып булмый. Моны һәркем, шул исәптән мәгариф идарәсе җитәкчесе дә яхшы аңлый. Мирныйдагы 16нчы мәктәпне 7нче мәктәп белән берләштермәкче булганнар. Ә 16нчы мәктәп урнашкан бина, җитәкче уйлавынча, балаларга менә дигән бакча булыр иде. Ләкин бу план иртәрәк корылган булган. Ә 14нче мәктәп белән 4нче мәктәпнең берләшәсе бәхәссез, дип белдерде Владимир Костюхин. Ни өчен дигәндә, 1100 укучыны сыйдырышлы 4нче мәктәптә бүгенге көндә нибары 560 укучы белем ала. Шуңа 14нче мәктәптәге 550 укучыны кушкач, укучылар саны нормага җитәчәк, дип баралар. Ә ике зур мәктәп берләшкәч, андагы укытучылар кая барыр? Монда инде пенсия яшен узган укытучыларны кыскартмый чаралары калмаячак.
5нче гимназияне нинди язмыш көтә? Белем бирү сыйфаты, шул ук вакытта укучыларның тәртибе ягыннан, шәһәрдә бу мәктәпкә тиңләшерлек урта белем бирү йортлары аз. Быел биредә 33 укучының 6сы мәктәпне медальгә тәмамлады. Бинаның искерүен, сыйныф бүлмәләре кечкенә булуын сылтау итеп, шәһәрдәге чын милләтпәрвәрләр күз карасы кебек карап торган белем йортын туздырырга кем җөрьәт итәр? Гимназиягә тияргә теләгән мәгариф җитәкчеләре биредә шәһәрнең төрле почмагыннан, таралып урнашкан шәхси сектордан, хәтта Мирныйдан ук килеп укучы татар балаларының язмышы белән уйнауларын аңлап эш итәме? Татар мәктәбе татар мәктәбе инде ул, андагы микроклимат бөтенләй үзгә, уңай. Моны һәр татар мәктәбенә керүгә сизәсең. Бу Владимир Ильичка да яңалык түгел. Тик, кызганыч, оптимизация котылгысыз. Безнең районда милли мәктәпләр 17әү икән. Моның кадәр бер генә районда да юк ди. Мәгариф идарәсе җитәкчесе белдергәнчә, уку елы башыннан авыллардагы күп кенә мәктәпләрне үзгәреш көтә. Рус Әҗәлендәге, Косякаудагы, Мамадыш-Әкилдәге, Юынчыдагы һәм Ходяштагы мәктәпләр – башлангычка, Урысбага урта мәктәбе 9-еллыкка калачак. Ремплер һәм Тура авылларында берәр укучылы башлангыч мәктәпләр ябылачак. Шәһәрдә 17нче урта мәктәп – төп, ягъни тугыз еллык булачак, 6нчы (Загородныйда) һәм 13нче (Гәрдә) мәктәп башлангычка әйләнәчәк.
Кыскартасы кыен түгел, ансы. Өстән кушкач, аннан, авылларда халык саны да артуга бармагач, кыскартырлар. Автобуслар да бирерләр. Мәктәп кадәр мәктәп тотуга караганда, автобус тотуы күпкә очсызрак. Тик ул автобуслар нинди юлдан йөрер соң. Юк бит аның юлы! Бар бит, диләр. Әйе, авыл башына кадәр бар ул. Ә аннары нишләргә? Күрсәтәсе иде дә бит сезгә ул асфальтны. Әллә соң, мин әйтәм, хөрмәтле җитәкче әфәнделәр, ишеп яңгыр яуган бер көнне кайтып китәсезме Мамадыш-Әкилгә? Көзгә калдырмыйча, җәй көне. Яхшырак явып китсә, урам аркылы чыгарга курыккан чаклар булганны, яз-көз турында сөйләп тә торасы юк. Аркасына сумка асып, бер кулына икенче аяк киеме тоткан V сыйныф укучысы авыл башына кадәр көн саен ничек барсын? Баламны күрше авылга җибәрмим дип, аптыраганнан әйтә инде бүген ата-ана.
Яшел Үзән Алсу Кәлимуллина 2008-07-02 13:38:11
Кире кайт
|