
Соңгы айларда гына да дистәләгән кеше инвалидлар һәм ветераннарга тапшыру өчен бик күп кием-салым алып килде. Бигрәк тә Яр Чаллыда яшәүчеләр зур активлык күрсәтә. Шушы көннәрдә генә бер эшмәкәр мохтаҗларга 45 хатын-кыз плащы китерде. Игелек кылып яшик! “Якты юл” газетасы редакциясе коллективы, район инвалидлар һәм ветераннар җәмгыяте мәрхәмәтле җаннарга рәхмәтләрен җиткерә.
Кире кайт
|
|
|