Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
«Гигант» басуларында . чит ил техникасы

– Кибеп сыйфатын югалтканчы, бу массаларны алып бетерергә иде, – ди хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов, чабылган хуш исле үләнне кулларына алып. – “Ягуар” терлек азыгы әзерләү комбайны машинаны  биш минут эчендә төйи. Әлегә сенажны дүрт “КамАЗ” белән бер трактор ташый иде. Иртәгәдән тагын ике машинаны монда җибәрәчәкбез. Бүгенге көнгә 1200 тонна сенаж әзерләнде.

еракта “Ягуар” үзе күренде. Матур гына эшләп барган җиреннән кинәт кенә туктап калгач, Р. Имамов: “Юлында берәр тимер кисәге очрагандыр”, – дип куйды. Янына килеп җиткәндә, механизаторлар үләнне актаралар, нидер эзлиләр иде. Чыннан да, “Ягуар”дагы махсус җайланма юлда тимер ятуын күрсәткән, шуңа күрә техника туктап калган икән. Германиядә эшләнгән “Ягуар”ны Рәсим Батталов иярләгән.

– Мондый техникада эшләү үзе җан рәхәте, – диде ул елмаеп.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Наил Сәфәргалиев чабылган үләннең, сенажның югары сыйфатын билгеләп үтте.

“Гигант” хуҗалыгы кырларын тагын бер чит ил техникасы иңли. “Ягуар”га хәтле бу басу-кырларны “Макдон” үзйөрешле чапкычы гизгән. Бер үткәндә җиде метр ярым  үләнне чаба, чип-чиста итеп ялмап бара. Руль артында – Илшат Шәйдуллин.  

Бу ике чит ил техникасын “Гигант” ҖЧҖ быел сатып алган. Р. Имамов сүзләренә караганда, моның өчен хуҗалык банктан 5 млн сум кредит алган, калганын хуҗалыкның әйләнештәге акчалары белән түләгәннәр. Яңа техниканы техник белемнәре булган белгечләргә ышанып тапшырганнар.

– Көн саен бер тонна сенаж салу мөмкинлегебез бар. Алдыбызга шуны максат итеп куйдык. Көннәр аяз торса, берьеллык үлән җитешсә, терлек азыгын әзерләү планын атна-ун көн эчендә үтәргә ниятләп торабыз, – диде Р. Имамов канәгатьлек хисе белән. – Печән басуларыбыз да күп. Чабып ташларга ашыкмыйбыз, чөнки яңгыр әледән-әле яугалап тора. Чабылганын җыеп бетереп барабыз.

Теземнәргә салынган печәнне Илгизәр Камалиев төргәкли.

– Биредә эш аз гына калды, аннары икенче басуга күчәбез, – диде дә, күктәге кара болытларга күз салу белән, җәһәт кенә трактор кабинасына сикереп менде.

Аяз көннең һәр минуты кадерле, шуны аңламыйсызмыни дигәндәй, шул арада техникасын кабызып, күз алдыннан да югалды.

Бүгенге көнгә хуҗалыкта 350 тонна печән, төргәкләнеп, складларга кайтарылган, матур итеп өеп куелган. Шушы көннәрдә халыкка да печән бирә башлаячаклар.


Якты юл  А. Авзалова 2008-07-02 14:44:30

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом