“Сабантуй иртәсе. Машиналар мәйданга төшә, руль артында үз дәрәҗәләрен белеп кенә ирләр утыра, үзләре кырыс. Янәшәләрендә – хатыннары. Бәйрәм тәмам. Машиналар өйгә кайта, руль артында – хатын-кызлар, янәшәләрендә – кәефләнгән ирләр, авызлар ерык, барысы елмаеп, сәлам биреп китәләр. Үземә дә кызык булып китте. Гүзәл затларның машина йөрткәннәрен беренче күрүем түгел, әмма алар шулкадәр күптер дип башыма да китерми идем”, – ди ЮХИДИ инспекторы Рафил Рәхимов.
Чынлап нәрсә бу?! Ни генә булмасын, хатын-кызларның ирләр белән бертигез мөмкинлекләрен күрсәтүче тагын бер дәлил бу. Җилдереп кенә үтеп китәләр, өр-яңа машинада, үзләре матур, машиналары матур... Рафил Рәхимов та шулай ди: ”Карап торырга күңелле. Бик чисталар. Гүзәл затның машина белән идарә итүен заман белән бергә атлау дип карыйм, ире гел өйдә булмаска мөмкин, баласы авыртып китсә, күбесе җитәкче урыннарда, күрше авыллардан йөреп эшлиләр. Өченчедән, ирләр бәхете инде. Кимчелекләр аларда да очраштыргалый: тизлекне арттыралар, телефоннан сөйләшергә яраталар, азрак куркып та куям, ирләрнең начар сыйфатларын да кабатлыйлар, узган ел Әтнә ДАИсы тарихында беренче тапкыр бер исерек хатын-кыз йөртүчегә протокол төзедем”. Машинаның нәрсә икәнен дә белмәгән нәфис җанга белем бирүе әҗәлгә тиң түгелме? Түләүле курсларда өйрәтүче Ирек Хисамиев нәрсә уйлый, теорияне практикада кулланырга өйрәтүче Фидаил Галимҗанов фикеренчә, 4.5 ай вакыт җитәме аңа?
– 1998 елдан бирле укытам әлеге фәнне, эшли башлаганда права алырга укучы хатын-кызлар берәү-икәү була иде, мәсәлән, 2002-2003 елда – 24, 2003-2004 елда 36 хатын-кыз укыган. Елдан-ел арта. Мин моңа аптырамыйм, чөнки аларның үз-үзләренә таләпләре зуррак, юл кагыйдәләрен дә алар әйбәтрәк белә. Ә курыкмас өчен тәҗрибә һәм үз-үзеңә ышанырга кирәк, – ди Ирек Мәхмүт улы. Фидаил Фоат улының фикере дә шулай. “Баштарак кына куркалар, ә вакыты җитә”, – ди.
Ә хатын-кызлар үзләре ни уйлый соң? Нотариус Гөлсинә Фәтхуллина: “Таныклык алганда миңа 19 яшь иде, Казанда укыдым. Нишләптер бик өйрәнәсем килде. Беренче мәртәбә руль артына утыргандагы кичерешләрне аңлатуы да читен: бөтенесе бергә бутала, үзеңне ирләр белән бертигез дәрәҗәдә дип хис итү дә, горурлану да, икеләнү дә бар. Сак булырга тырышам, кешеләр язмышы уйландыра, тротуар юк бездә...” – ди.
Күәм авыл җирлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина Әтнәдә укып, 2001 елда таныклык алган. “Берүзем руль артына утырып чыгып киткәч, үземне яклаучысыз, су уртасында йөзә белмәгән кебек хис иттем. Хәзер бер читенлеген дә күрмим. Безнең машина бар иде, права алгач, ватып бетерәсең дип анда мине йөртмәделәр, башта мотоциклда йөрдем. Сенаж вакыты иде ул, “Беларус”ка да, КамАЗга да утырган булды. “Беларус”ны бик кулай күрдем. КамАЗның руле бик җайлы. Аннан ышандылар инде”, – ди елмаеп. Ышанмаслыкмыни?!
Кире кайт
|