Чәршәмбе көнне спорт мәктәбе дә күңелле ял оештырды. Елдагыча, кече Олимпия уеннары узды монда. Балалар бер-берсен узарга тырышып төрле спорт бәйгеләре буенча ярыштылар. Лагерьда – бәйрәм рухы, шатланып кычкыру, чыркылдау авазлары хөкем сөрде.
Турникта тартылу буенча призывникларны да уздыручылар булды, хәтта. IV корпустан Шәрипов – 16, Потемкин 15әр тапкыр тартылдылар. Шул ук корпустан Мөбәрәкҗанов 70 тапкыр отжимание ясады. Кул көрәштерүдә II корпустан Садыйков һәм III корпустан Габдрахманова җиңеп чыктылар. Өстәл теннисында IV корпустан Сәләховка һәм III корпустан Шакирҗановага җитүчеләр булмады. Ә менә I корпустан Сираҗиева 508 тапкыр скакалка сикереп гаҗәпләндерде. Буталмыйча 100ен дә сикереп булмый әле аның.
Иртәнге 10нан көндезге 3нче яртыларга кадәр барган спорт ярышлары 7 төр бәйгедә: өстәл теннисы, дартс, турникта тартылу, армспорт, отжимание, скакалкада сикерү һәм 60 метр арага тизлеккә йөгерүдә шәхси беренчелек җиңүчеләрен ачыклады. Командалар ярышында эстафета, футбол, канат тартышу бәйгеләре узды.
Спорт мәктәбе җиңүчеләргә һәм призлы урыннар алучыларга истәлек бүләкләре әзерләгән. …Монда җиңелүчеләр булмады да.
– “Олимпия уеннары”нда катнашу үзе үк җиңү инде ул, – дип көлә балалар. Шулай да, шәхси беренчелектә җиңгән III корпус балалары спорт мәктәбе махсус әзерләгән зур торта лаек булды.
Кире кайт
|