
Тик ул якларда коры-сары чүплеккә чыгарылмый – трактор арбасына КИР – 1,5, “Волгарь”дан турату-ваклату мобиль агрегаты әмәлләгәннәр. Схема-проекты үтә дә гади. Язгы-көзге чистарыну вакытында урамга чыгарып өелгән коры-сары янына китереп куялар да бу агрегатны шуны ваклатып арбага төятәләр. Сезонда күпләп бушлай чимал әзерләп куялар да, коммуналь хуҗалыкта шул бушлай килгән чүптән “алтын коялар”. Керамблок, фиброплитәләр, шушы вакланма кушып эшләнгән тротуарларын тотып-тотып карадым – шәп килеп чыга... ... Төш күргән бу, дия күрмәгез. Европада, Америка-Япониядә икенчел, тиен дә тормаучы көнкүреш калдыкларыннан чыннан да алтын чыгаралар, ди әнә. Уены уйда булса, чыны – тормышта бит, күз алдыбызда...
Кире кайт
|
|
|