Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Уяу булырга

1995 елга кадәр төзелгән күп квартирлы 19 йортка быел капиталь ремонт үткәреләсен инде беләбез. Бүген 10 йортның түбәсе оцинковка һәм буялган фальц калайлар белән ябылып бетте. Якын көннәрдә Казаннан кайтасы торак комиссиясе ничек кабул итәр үзләрен? Әлеге комиссия районнарда ремонт барган объектларда булып тора һәм, республика газеталары хәбәр иткәнчә, эшнең сыйфатына зур дәгъва белдерәләр. Безнекеләргә нинди бәя бирерләр?!

Йортларда яшәүчеләр ремонтчылар эшен карап, күзәтеп торырга тиешләр. Чөнки йортта алар яшисе. Һәр сишәмбедә объектларда йөргән район комиссиясенә дә ремонт буенча үз фикерләрен әйтсәләр иде. Кем канәгать, кем риза түгел дигәндәй... Аннан эш узгач, соң була.

Халыкка күп квартирлы йортларны ремонтлауның аерым тәртибе барлыгын да белеп тору кирәктер. Банк урамының 33нче йортының тәрәзә рамнарын  бер төрлегә буйый башлаганнар, без яңа гына башка төскә буядык, безнекен буямагыз, дип каршы чыгучылар бар. Ә подрядчылар, архитектура таләпләренә туры китереп, тәрәзә рамнарын бер төслегә буяп, матур булсын, дип тырыша.

— Күп квартирлы йортларның тышкы стеналарын, балкон, тәрәзәләрен төрле кеше төрлечә үзгәртә, буйый башласа, йорт чуар, кыяфәтсез булыр иде, — дип аңлата “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәмидуллин. — Кемдер нәрсәдер үзгәртергә, яңартырга тели икән, районның төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалыгы бүлеге белгечләре белән киңәшеп эшләү сорала.

Арча станциясендәге Совет урамының 18нче йортында яшәүчеләр: “Нишләп безнең йортның стенасын тулысынча штукатурламыйлар? Җылы булыр иде”, — дип дәгъва белдерәләр. Бу сорауга районның төзелеш, архитектура, торак–коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе урынбасары Илфат Рәхимов болай дип җавап бирә: “Россиянең капиталь ремонт программасында панель йортларның гына стенасын җылыту каралган. Тышкы яктан ак кирпечкә штукатур начар ябыша һәм ул озак тормый да. Бу йорт электән яртылаш штукатурланган булган. Шул өлешкә генә ремонт ясалды”.

— Йортның фасадын штукатурлау ул җылыту дигән сүз түгел, — ди Рөстәм Вазыйхович. — Ак кирпечне буяп куйгач, йорт матур булачак. Җылылык системасын алмаштырачакбыз. Квартирларда җылы булырга тиеш.

Йорт хуҗаларына капиталь ремонт барышында уяу булырга кирәк. Һәрнәрсәне вакытында хәл итеп барсаң яхшы.
Арча хәбәрләре  Румия Надршина 2008-07-03 15:58:35

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом