Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Бездән торганын эшләргә

Сәламәтлек, мәгариф, мәдәният, спорт, туризм, милли мәсьәләләр буенча комиссиянең рәисе Наил Габдрахманов утырышны алып барды. Иң башта сугыш һәм хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, гомумән, өлкән буын, пенсионерларга медицина хезмәте күрсәтү һәм аларны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Район ветераннар оешмасын җитәкләүче Илдус Сәгъдиев чыгыш ясады. Өлкән буын белән сөйләшеп, аралашып торган Илдус Абдрахманович аларның җан авазын, теләкләрен җиткерде. Ялгызлык, җәмгыятькә кирәкмәгәнне тою, медицина хезмәте күрсәтүгә, бушлай дарулар белән тәэмин ителүгә канәгатьсезлек белдерүләре — бар да әйтелде оешма рәисе тарафыннан.

— Медицина хезмәткәрләре арасында авыруга дорфалык, салкын караш күрсәтүчеләр бар. Аларны исемнәре белән әйтә алам, — дип борчылып сөйләде өлкән ветеран.

Ярдәмгә мохтаҗ ялгыз карт–карчыкларга тимурчылар булышлыгы җитмәве дә әйтеп үтелде. Авыру ветераннарның группага чыгу кыенлыклары да калкып чыкты.

Район үзәк шифаханәсенең баш табибы урынбасары, поликлиника мөдире Лилия Фәйзрахманова: “Тормыш бик катлаулы, авырулар төрле, медицина хезмәте күрсәтүдән риза булмаучылар сүзен төгәл мисалларда күрсәтергә кирәк”, — дип мөрәҗәгать итте район ветераннар оешмасы рәисенә. Илдус Сәгъдиев: “Барысының да исемнәре билгеле, үзегезгә әйтермен”, – дип җавап бирде. Алга таба Лилия Рубисовна табибларның зоналап авылларга чыгып медицина хезмәте күрсәтүләрен, сугыш ветераннары өчен шифаханәдә аерым бүлмәләрнең булуын, аларны стационарда да, өйләренә барып та ничек дәвалауларын, аерым белгеч–табибларга (күз табибы һ.б.) алдан язылып кына күренеп булуын, инвалидлыкны рәсмиләштергәндә үзенең аерым тәртибе, регламенты барлыгын, республика клиник шифаханәсенә барып тикшерелмичә группага чыгып булмавын, инвалидларга шәхси тернәкләндерү программасын бирү буенча актив эшләп алуларын, бушлай дарулар белән тәэмин итү кыенлыкларын сөйләде. Табибларның да хәлен аңлап була. Алар хәзер муеннан планга, кәгазь эшенә батты... Медицина өлкәсендәге мондый баш әйләндергеч система бер хәл ителерме икән?!

Авылларда фельдшер штатларын кыскарту, медпунктларның ябылу мәсьәләләре дә күтәрелде. Баш табиб җавабын ишетәсе килгән иде дә, кызганыч, ул булмады. Бу җитди хәлнең район җитәкчелегеннән  тормаганын да, республика күләмендә оптимальләштерү программасы барганын да беләбез. Авылларыбыз фельдшерсыз, медпунктсыз ничек яшәр? Шушы да булдымы халык турында кайгырту?! “Җирле идарәләр, авыл хуҗалыгы ширкәтләре, үз халкын кайгыртып, фельдшер штатын тотарга мөмкиннәр”, — дип, бу проблеманы хәл итү юлын әйтте баш табиб урынбасары. Менә кая таба бара оптимальләштерү... Бәлки шәхси медпункт, шәхси мәктәпләр ачучылар табылыр?! Ул вакытта инде шәһәрләрдәге шәхси клиникалар шикелле һәр хезмәт түләүле булачак.

Бушлай дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча Арчаның 29нчы аптекасы мөдире Зөлфия Яруллина чыгыш ясады. Аерым категория авыруларның гомере кыйммәтле даруларга бәйле. Шул сәбәпле, бушлай дару алуда кыенлыклар килеп чыга, дип аңлаталар. Бу проблеманы хөкүмәтебезгә күптән чишәргә вакыт инде. “Социаль пакет системасы үзен үзе акламады”, — дигән фикер дә яңгырады.

Утырышта шулай ук район мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Лариса Васильева, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Альфира Гыйсмәтуллина, яшьләр эшләре, спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Руслан Низамов хезмәт һәм сугыш ветераннарына, пенсионерларга ничек хезмәт күрсәтүләре турында сөйләделәр.

— Өлкәннәргә игътибар, иң беренче чиратта, үз баласыннан булырга тиеш, — дип басым ясап әйтте Любовь Михайловна. — Әмма бездән торганын эшләргә кирәк. Быел без әлеге мәсьәләләрне утырышта караган идек инде, бу турыда кат–кат сөйләшсәк тә урынлы булыр.

Хезмәт һәм сугыш ветераннарына, инвалидларга, гомумән, өлкәннәргә медицина, мәдәният, спорт, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтүне яхшырту буенча карар кабул ителде. Иң мөһиме — игътибар, җылы караш, рәхимлелек! Һәркайсыбызга картлык киләсе.
Арча хәбәрләре  Румия Надршина 2008-07-03 16:02:50

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом