Төгәлрәге, яраткан шагыйребез Тукайның әнисе Мәмдүдәгә җан өрелгән, кендек каны тамган Өчиле авылыннан. Ул, мәктәпне тәмамлап, Арча педучилищесында бер ел укыганнан соң, 1993 елда Төркиягә укырга китә. Бер ел Измир каласында төрекчә өйрәнеп, Конья шәһәрендәге Сельчук университетына укырга керә. Анда хокук факультетында белем ала. Шул ук уку йортында аспирантура бетерә. Язмабызның герое, укытучы гаиләсендә туып-үскәнгәдер инде, тәртипле кешелеге, дусларына, танышларына үтә игътибарлы, нәзакәтле сыйфаты белән башкалардан аерылып тора кебек. Арчаның әллә суыннан, әллә һавасыннан дигәндәй, Фәнистә дә сәнгатькә тартылу, талант чаткылары сизелә. Ул Төркиядә уздырылган кичәләрдә, туйларда һәм башка мәдәни чараларда өздереп курайда уйнап җибәрә, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли, кирәк булса җырлап-биеп тә күрсәтә.
Нечкә күңелле, тирән тойгылы егетне әби-бабайлар туфрагыннан, туган телдән, үз гореф-гадәтләреннән озакка аерылып тору үтә хисләндергән, күрәсең, соңгы елларда шигырьләр яза башлаган ул. Инде бер җыентык чыгарырга да өлгергән. Хисләр өермәсенең кәгазьгә теркәлүе, бәлки, Фәниснең Төркиядә туып-үскән себер татары кызы белән тормыш корып, Анадолуда төпләнеп калуына да бәйледер. Элек, студент вакытта, Ватанын сагынуы вакытлыча гына булса, хәзер инде ул гомер буе озата барачак үзәк өзгеч моңга әверелгән. Бүгенге көндә шагыйрь Фәнис Зыялы Анталия шәһәрендә адвокат булып эшли. Аның сабырлыгы, тырышлыгы, үҗәтлеге, хезмәтен яратуы һәм аны җиренә җиткереп башкаруы белән, чит ил вәкиле булуына карамастан, югары баскычларга менәчәген, зур уңышларга ирешәчәген хәзердән үк тоемларга мөмкин.
1990 елларның башында Төркиягә укырга китүчеләрне күпләр шик-шөбһә белән озатып калганнар иде. Аларның киләчәк тормышларын бик хәерлегә юрамаучылар да булды. Төрекләшеп бетәчәкләре турында әйтелде.
Фәнис белән Гаилә елы уңаеннан үткәрелгән әңгәмәбез әнә шул борчылулы уйларга, еллар узганнан соң, берникадәр җавап булып яңгырый сыман.
— Фәнис, Төркиядә яшәгәнлекне әйткәч, төрле кеше төрлечә мөнәсәбәт күрсәтә. Берәүләр ирен турсайтса, икенчеләрнең йөзе яктырып китә. Син инде Төркиядә 1993 елдан бирле яшисең, бу шәрык иле синең язмышыңда нинди урын били?
— «Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың», дигән бабайларыбыз. Без утырган арбада, бәхетебезгә, шәрык иленең җанга якын, кунакчыл һәм эчкерсез кешеләре бар иде. Без аларның җырларын ятламасак та, игътибар белән колак салдык, аларга да үзебезнең җырларыбызны тыңлаттык. Әйткәнеңчә, Төркиядә яшәүне ишеткәч, йөзе яктырганы да, йөзе жыерылганы да булды. Беренче чиратта, бу ил миңа яшәешемә сулыш өреп, тормыш юлын бергә үтү өчен гомер юлдашымны бирде. Язмышымда иң зур вакыйга бу булса кирәк. Икенче чиратта, чит илгә киткәннән соң, туган ягымның никадәр ягымлы һәм газиз икәнен аңларга ярдәм итте.
— Бераз студентлык чорыңны аңлатып китә алмыйсыңмы? Ул еллар синең күңелдә нинди хатирәләр белән уелып калды?
— Көн саен егетләр белән билгеләнгән сәгатьтә җыелабыз. Тик күңел тынычлыгы белән репетиция ясарлык урыныбыз юк, университетның ачык стадионында мәш киләбез. “Нигә монда җыелдыгыз?” — дип, тәртип саклаучылар безне бимазалый, куып тарата. Ничек итсәк иттек, тамашабызны хәзерләдек. Нәтиҗә: ул елны (үзебез дә бу кадәр булыр дип уйламаган идек) менә дигән иттереп кечкенә Сабантуе оештырдык. Тамашачыларны да уеннарга катнаштырдык. Безне аяк өстендә тоташ 10 минут алкышладылар. Кайда гына булсам да, милләтемне, ватанымны, аның бай мәдәниятен танытуны максат итеп куйдым.
Алган стипендиябезне һәм әти-әнидән килгән акчаларны теләсә кая таратмадык. Егетләр белән: «Укуны бетергәч, барыбер кайтып китәбез, тагын кайчан киләбез әле, йөреп, күреп калыйк», — диеп, Төркиянең төрле якларына сәяхәткә чыга идек. Хәзер артта калган ул көннәр күңелдә матур истәлек булып яңаралар.
— Төркиядә профессиональ карьераны үстерү авырмы? Гомумән, биредәге эш тормышын ничек бәялисең?
— Безнең кебек кешеләр өчен җиңел дип әйтмәс идем. Галим Иклил Корбан бу нисбәттән болай дигән иде: «Төркиядә карьера үстерүнең ике юлы бар. Шуның берсе: югарыдагы кешеләргә — мөдирләргә, хуҗаларга, сәясәтчеләргә куштанлансаң, ялагайлансаң, карьера ясый аласың яисә тирән гыйлемеңә һәм тырышлыгыңа таянып, горурлыгыңны саклап, аумый торган имән буласың», — дигән иде. Беренчесе барыбызга да мәгьлүм: ялагайлык — безнең милләткә хас булмаган сыйфат, ул безнең аңыбызга, фәлсәфәбезгә сеңмәгән. Ә икенчесенә килгәндә, ягъни аумас имән булып калу зур сынаулар, меңләгән киртәләр, чиксез сабырлык аша гына бирелә, монда сине үз-үзеңне сындырырга мәҗбүр итәләр. Без бу дөньяга да, бу илгә дә вакытлыча килгән кешеләр, безнең биредә бернинди югары катлам маебыз да, төрекләр әйтмешли даебыз да (әнинең бертуган энесе яки абыйсы) юк. Билгеле бер дәрәҗәгә ирешсәк тә, күзең өстендә кашың бар дип (үзегез беләсез, мин шигырь укырга ярата торган кеше, “шигырь укыды” дип, мәсәлән), «карьера сәхнәсеннән» этеп төшерүләре бик ихтимал. Шуңа күрә, бик сак, дүрт ягыңны карап эш йөртергә туры килә.
— Фәнис, шигырь дигәннән, синең шигырьләр язганыңны беләбез, берничә ел элек Казанда тәүге китабыңның дөнья күргәнлеген дә ишеттек. Шигырьләреңнең эчтәлеге миңа күбрәк милли характерда кебек тоелды, бу үзеннән-үзе шулай килеп чыгамы яки билгеле бер максатка таянып иҗат итәсеңме?
— Үзегез беләсез: мәхәббәт, сөю, сөелү, эчтәлекле әсәрләрне барысы да яза. Ә мин мәхәббәт хисләремне газиз ватаныма, яраткан милләтемә һәм динемә багышладым. Күп кенә сәнгать осталарының, шагыйрьләрнең иҗатларында карамсарлык, төшенкелек, “безне шулай иттеләр, безне болай иттеләр, бездә он да юк, йон да юк...” кеби мәгънәләр тамыр җәйгән. Туган телебез кыл өстендә торган бу гасырда безнең халыкка оптимистик рухта язылган, килә-чәкне, офык аръягын күрсәтә ала торган әсәрләр иҗат итү кирәк, дип саныйм. Яшь буынга тарихыбызның шанлы, үткәнебезнең нинди бай, никадәр күркәм булганлыгын йөрәгебез белән ачып бирергә кирәк. Хакыбызны, хокукыбызны яклаучы яшьләр тәрбияләү зарур. Шигырьләрем үзеннән-үзе әнә шундый теләкләр нигезендә дөньяга килә.
— Фәнис, син биредә туып – үскән Себер татары кызы белән гаилә корып җибәрдең. Төркияле егетләргә кияүгә чыгучы Татарстан кызлары күп булса да, Төркиядән кыз алучы татар егете юк иде әле. Бу – бик кыю адым. Кәләш белән кайда, кайчан, ничек таныштың? Ул сине кайсы ягы белән җәлеп итте?
– Минем тормыш иптәшем Мөшфикә Бану — Себер татарларыннан. 1900нче елларда Бануның бабаен 3 яшьлек вакытта Төркиягә кузгалган мөһаҗирләргә ияртеп җибәргәннәр. Әйтеп бетергесез юл газаплары, михнәтләр чигә-чигә, 1908нче елда бу якларга килеп чыкканнар. Бану Конья өлкәсе Сельчук университетының рәсем сәнгате бүлеген бетереп, хәзерге вакытта мәктәптә укытучы булып эшли.
Танышу фасылына килсәк, ул болай булды. Университетта безнең бер укытучыбыз Конья төбәгендә яшәүче татарлар белән аралашып яши икән. Ул бер көнне безгә Бөгрүдәлик авылында Себер татарларының гомер итүе турында сөйләде, без икенче көнне үк аның таныш татарларын кунакка чакырдык. Шул вакытта Бану белән беренче тапкыр күзгә–күз килдек. Аннары алар безне өйләренә кунакка чакырып, бәлеш һәм пәрәмәч белән сыйладылар. Кунакта татар халык тезмәләрен курайда өздереп уйнап җибәрүем – йөрәк моңнарыбыз белән күңел кылларын бер–беренә бәйләде (Фәнис тыйнак кына елмая).
— Сез Бану белән аерым илләрдә, үзгә мохитләрдә тәрбияләнеп үскән кешеләр, гаилә тормышында бу үзен сиздерәме? Бер–берегезгә җайлашуны ничек булдырасыз?
– Бер үк гореф-гадәт, бер үк фәлсәфә кешелере дә гаилә тормышында уй һәм халәтләрендә самими тойгылар тәрбияләмәсә, гаилә озын гомерле була алмый. Өйләнешкәнебезгә сигез ел булса да, әле һаман бер-беребезне тану фасылы дәвам итә, холкыбызның таныш булмаган «яңалыклары» чыккалый.
Гаиләбезнең төп максаты – бергәлекне саклау, аның өчен 3 нәрсәгә игътибар итәргә тырышабыз: самими, эчкерсез тойгылар, кайбер гадәтләрне күрмәмешкә салышу һәм бер–береңә хөрмәт. Менә шулар нигезендә гаилә тормышыбыз җай гына бара.
— Фәнис, бер-бер артлы ике балагыз дөньяга килде. Аларны тәрбияләү мәсьәләсе сезнең гаиләдә ничегрәк тора?
— Бу гасырның балалары бик акыллы, бик шук. Аларның дөньясы белән безнең дөньябыз арасында аерма бик күп. Шуңа күрә кечкенәдән үк баланы дөрес якка юнәлтергә кирәк. Хәзерге заманның “чире” — Интернет һәм телевизор. Бу ике нәрсә белән мөнәсәбәтләрен чикләү зарур. Балаларга иренмичә, әкият сыман, пәйгамбәрләрнең тормышын, милли каһарман бабайларның көрәш елларын аңлатырга, милли үзаң һәм ислами тойгылар тәрбияләү юнәлешендәге китап, газета-журналлар укуга әһәмият бирергә кирәк. Һәм, әлбәттә, газиз телебезне өйрәтү — һәр ата-ананың изге бурычы булырга тиеш.
— Сез гаиләдә кайсы телдә сөйләшәсез? Тулы канлы татар гаиләсе буларак, балаларыгызның нинди булып үсүләрен телисез?
— Фәүзия Бәйрәмова безгә кунакка килгәч, кызыбыз Рәйханнан: «Кызым, син ничә тел беләсең?» — дип сораган иде. Рәйхан: «Апай, мин өч тел беләм: беренчесе инәмнең теле – себер татарчасы, икенчесе әтиемнең теле – казан татарчасы, өченчесе – төрек теле», — дип җавап кайтарды. Төрекләр юкка гына “ана теле” димәгәннәрдер инде, кызым күбесенчә әнисенең телендә аралаша, чөнки бөтен якыннары, туганнары себер телендә гәпләшә.
Һәрбер ата-ана балаларын тәрбияләгәндә аларның акыллы, миһербанлы, шәфкатьле, иманлы, ватанпәрвәр вә милләтпәрвәр булып үсүләренә игътибар итсә, без, татарларның, бергәлеге нык булыр иде. Милли бердәмлеккә омтыла торган балалар үстерәсем килә.
— Төркиядә татарлыкка, милләтебезнең гореф-гадәтләренә никадәр тугры яшисез сез?
— Татар углы татармын. Бу сүзләрне күкрәк киереп әйтә алган кеше үз халкының бишек җырын, милли көен, үзенчәлекләрен яклап бөтен нәрсәне эшләр, бөтен нәрсәне булдырыр, дигән фикердә торам. Дөньяның нинди генә илендә яшәсәк тә, без үз гореф-гадәтләребездән, татарлыгыбыздан тайпылу турында уйламыйбыз да. Теләк булганда, теләсә нинди шартларда да милли кемлекне, телне саклап калып була.
—Милләтебезнең якты киләчәгенә ышанасызмы?
— Безнең халыкның бер катлавында тормышка бәйлелек, киләсе көннәргә ышаныч белән карау бар. Күзләрендә өмет нуры ялтыраган яшь нәсел бар, аларның күңелендә яшәү чаткысы кабызып торган абыйлары, апалары бар. Чөнки без — милләтне алга әйдәп, рухландырып торган Батыршалар, Күчем ханнар, Сөембикәләр, Колшәрифләр, каһарман бабайлар, тырыш, эш сөючән халкыбыз белән шанлы токым. Безнең бай мәдәни мирасыбыз күгендә якты йолдыз булып Тукайларыбыз, Дәрдемәндләребез, Сәйдәшләребез, Сараларыбыз балкый. Безнең бишек җырларыбыз, милли көйләребез, горур башыбыз, саф каныбыз бар... Мин татар милләтенең матур киләчәгенә өметемне өзмим.
Кире кайт
|