Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хатыйповның Альбина Нурмөхәммәтова шигыренә иҗат иткән “Пар канатлы иттең” җыры нәкъ үзе турында диярсең. Хатыны, якташыбыз, Иске Иябаш авылы кызы, Татарстанның атказанган артисты Рабига Сибгатуллина белән алар мәңге аерылмас өчен яратылган пар канатлар кебек, сәхнәдә дә, тормышта да бергә. Көчле алкышлар – уртак, тамашачы мәхәббәте — икесенә бергә. Кабатланмас моң, мәгънәле көйләр, гомерлек мәхәббәт — бу матур парның күңелләрен яшәртә, якты хисләр өсти.
Җырлы–моңлы гаиләдә туып–үсеп, гомерлек юлдашлары итеп татар көен, җырын сайлаган Фәрит белән Рабиганы нәкъ шушы сәнгать дөньясы кавыштыра да.
Фәрит Хатыйпов Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылы егете. Әмма Арча кияве. Һәм без аны үзебезнеке дип саныйбыз, яратабыз. Чөнки Рабига Сибгатуллина якташыбыз, Иске Иябаш авылы кызы.
Фәрит сәнгать дөньясында күптәннән инде. Танылган җырчылар У.Әлмиев, Т.Якупов, И.Шакиров, Ә.Афзалова, Г.Рәхимкуловны сәхнәдә җырлаткан кеше. Үзе оста гармунчы буларак кына танылып калмый, көйләр иҗат итә. Талантлы җырчы Рабига белән тормыш корып җибәргәч, бергәләп сәхнәләрне гөрләтәләр. Фәрит җырлар яза, баянда уйный, Рабига бөтен күңелен, йөрәген биреп, моңын, мәгънәсен халык күңеленә җиткерергә теләп аларны башкара.
— Үзенең популярлыгын әле дә югалтмаган “Һаман яратам” (Зөлфәт сүзләре), “Гөлнарым” (Г.Афзал сүзләре), “Синең елмаюың” (Х.Туфан сүзләре), “Авыл кызы” (Д.Хәбибуллин сүзләре), “Җилфер–җилфер җил искәндә” (Ә.Ерикәй сүзләре), “Арча таулары” (Д.Гарифуллин сүзләре) һәм башка җырларны урта һәм өлкән буын тамашачысы әле дә яратып тыңлый, ул җырларда үзенең яшьлеген күзаллый. Алар иҗат иткән һәм башкарган җырларда без туган як моңнарын, туган җир гүзәллеген, ата–анага, кардәшыруга якынлыкны тоябыз. Ул көйләрнең матурлыгы, сихри куәте — затлы моңында. Алар моң канатларында халык күңеленә юл ала, яшәешенә үтеп керә, хәтерендә җуелмыйча саклана, — дип яза алар турында Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Назиров.
Ф.Хатыйпов көйләрен башка җырчылар да яратып башкара. Алар Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Флера Сөләйманова, Рөстәм Маликов, Салават Фәтхетдинов репертуарында да бар.
Рабига Сибгатуллина, Фәрит Хатыйпов 40 ел буе ару–талуны белмичә сәнгатькә хезмәт итәләр. Алар хәзер дә яшь буынга халык көйләрен җиткерү өстендә эшлиләр. Безнең Арча якларына да еш кайталар. Сабантуйда да быел парлашып сәхнәгә чыгып яраткан җырларын якташларына бүләк иттеләр. Фәрит исә һаман да көйләр яза, җырларын буыннан–буынга тапшыру максатыннан бер китап итеп туплый.
Менә каршыда 2008 елда басылган “Синең нурың” дигән өр–яңа ноталы басмасы. Әлеге җыентыкка композитор һәм музыкант Фәрит Хатыйпов төрле елларда иҗат иткән көйләрен туплаган. Барлыгы 98 җыр. Ноталары белән. Араларында “Берүземә ике кояш” (Наил Минһаҗев шигыре), “Вәсият” (Ринат Мөслимов шигыре), “Дөнья матур” (Айрат Суфиянов шигыре), “Нигә ташлап киттең” (Марат Кәбиров шигыре) һәм башка күңелгә ятышлы, яратып башкарыла торган җырлары бар. Сүзләре дә матур, көйләре дә йөрәккә үтеп керерлек моңлы.
“Минем бар ике кояшым, берсе күктә, берсе син,
Ике кояш җылысында өшемичә яшим мин.
Берүземә ике кояш, иң бәхетле җирдә мин
Икесе дә якты яна, аермаларын күрмим”.
Күктәге кояш дөньясын яктыртса, янындагысы күңеленә моң өсти. Шуңа аның җырларын да ләззәт алып, рәхәтләнеп онытылып тыңлыйсың. Фәрит Хатыйповның “Синең нурың” дигән ноталы басмасы сатуда бар. Һәрберсеннән нур, яктылык, мәхәббәт бөркелүче көйләр белән үзегез үк якыннан таныша аласыз.
— Арча районы күп язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, геройлар биргән төбәк. Аның шифалы сулары, искиткеч табигате, тырыш халкы иҗат өчен рухландыргыч көч бирә. Биредә талантларны күрә, үстерә беләләр. Без моны үзебезнең мисалда ачык тоеп яшибез. Моннан биш ел элек иҗат кичәбезне зурлап уздырулары безнең эшчәнлегебезгә олы бәя булды, якташларыбыз безне сәнгатькә яңа уңышларга рухландырды.
Безнең иҗатыбызны игътибар белән күзәтеп барган, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торган Алмас Назировка чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез, — диләр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Рабига Сибгатуллина һәм композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хатыйпов.
Аларга да чын йөрәктән исәнлек–саулык, гаилә бәхете, иҗат уңышлары телибез, яңадан–яңа җырларын көтеп калабыз.
Кире кайт
|