
Ләкин кайбер нәрсәләр уйланырга мәҗбүр итә. Мәсәлән, минем алдымда инде 2006 елның декабрь аенда язылган коллектив хат нөсхәсе ята: анда Бөгелмәнең Сәйдәш урамы, 2 нче йортта яшәүчеләренең киләчәктә нинди ремонт үткәреләчәге турында сорау-мөрәҗәгатьләре күрсәтелгән. Һәм “Татарстан Республикасы Бөгельмә шәһәре “Шәһәр торак идарәсе-идарәче компания” муниципаль унитар предриятиесе” /Бөгелмә сүзе әлеге предприятиенең рәсми документында шулай язылган/ директоры А.Н.Кузнецов әфәнде әлеге мөрәҗәгатькә 2007 елның 19 февралендә болай дип җавап биргән: “Сезнең күмәк мөрәҗәгатькә “Шәһәр торак идарәсе-идарәче компания”се түбәндәгеләрне хәбәр итә. Сәйдәш урамындагы 2 нче йорт 2007 елда үткәреләчәк түбә һәм балконнарны капиталь төзәтү буенча исемлеккә кертелгән. Хөрмәт белән, А.Н. Кузнецов”. Чыннан да, узган ел әлеге йортта түбәне төзәтү буенча эшләр башкарылды, түбә кабаттан ябылды һәм аның өчен биредә яшәүчеләр түбә ябучыларга зур рәхмәтле дип уйлыйм. Әмма 2007 ел үтеп тә китте, ә балконнар һаман да шул килеш кала бирә /монда йортның үткән гасырның 60 нчы елларында ук салынган булуын искәртеп китү урынлы булыр/ һәм биредә яшәүчеләрнең сәламәтлекләренә билгеле бер куркыныч тудыра: теләсә кайсы мизгелдә алар җимерелеп төшеп, фаҗига чыгуы бар. Вакыт тиз уза, шуңа күрә планлаштырылган эшләр җиренә җиткереп башкарылырмы? Сәйдәш урамындагы 2 нче йортның балконнары белән булган хәл кабатланмасмы? Анысын вакыт күрсәтер.
Кире кайт
|
|
|