Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Һәр көн яңа бурычлар куя

Безнең интервью

Һәр көн яңа бурычлар куя

Мансур Камәртдин улы Хәйретдиновның район башлыгы постында эшчәнлегенә өч ел тулды.

Бу дәвер эчендә районыбызда нинди эшләр башкарылды? Илкүләм барган яңалык-үзгәрешләр шаукымы безнең җирлектә дә нинди эзләр калдыра? Фаразланганнарның кайсыларын тормышка ашыру насыйп булды да, кайсыларына әле өлгерелмәде? Бүген район нинди сулыш белән яши? Киләчәккә нинди планнар куя? Азнакайлыларны кызыксындырган әлеге һәм башка күп төрле сорауларга җавап алу максатыннан без, “Маяк” газетасы журналистлары, Мансур Камәртдин улы Хәйретдинов белән очрашып, әңгәмә корып алдык.

-Игенчеләребезнең фидакарь хезмәтенә бер мәдхия булып шаулап-гөрләп Сабантуйлар узды. Хәзер басуларда яңа мәшәкатьләр, яңа җанлылык–чәчүлекләрне тәрбияләү бара. Мансур Камәртдинович, быелгы уңышка нинди өметләр баглыйсыз?

- Әйе, милли бәйрәмнәребез–Сабантуйлар, табигатьнең бераз кырысланып алуына карамастан, оешкан төстә, бик матур үтте. Олуг кунакларыбыз-Төркиядән килгән дуслар да яхшы тәэсирләр белән китте. Халкыбызның бу борынгы һәм мәңге искермәс бәйрәмен район делегациясе Екатеринбург җирендә дә йолаларга туры китереп, үз югарылыгында үткәреп-оештырышып кайтты.

Авыл кешеләренең киеренке хезмәтеннән соң (40 мең гектарга якын җирдә чәчү үткәрелде) әнә шулай бераз ял итеп, күңелләргә дәрт, беләккә дәрман өстәгәч, менә тагын басуларда кызу эшләр башланды. Әйтергә кирәк, яз башында яңгырлар булмау, уҗымнарның авырлык белән генә калкып килүе бераз пошаманга салган иде. Инде менә көтелгән яңгырлар да явып, чәчүлекләр хәтфә төс алгач күңелләр күтәрелеп, яхшы уңышка өметләр туды. Узган ел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 25 центнер уңыш алсак, быел ул тагын да күбрәк булыр, дип торабыз. Авыл хуҗалыгының илкүләм өстенлекле проекты кысаларында хөкүмәттән дә матди ярдәм оештырыла. Быел районга 80 млн. сумга якын минераль ашлама кайтарылып, хуҗалыклар басуларына кертелде. Моның да файдасы булыр дип өметләнәбез.

Хәзер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы хәзерләү бара. Яңгырлар булмый торганлыктан күпьеллык үлән соңрак өлгерде. Быел без 130 мең тонна сенаж, 110 мең тонна силос, 40 мең тонна печән әзерләргә тиеш. Әлегә эш темпы канәгатьләнерлек түгел дияр идем, күпчелек хуҗалыкларда алтындай вакыт кулдан ычкындырыла, оешканлык җитми. Ә бит чиратта башка мәшәкатьләр дә тезелеп тора: чәчүлекләрне тәрбияләү, техниканы уракка әзерләү... 140 комбайнның күбесе әзерлек сызыгына куелды, аларны механизаторлар белән комплектлау бара. Монда бераз проблемалар да бар. Үзебездә җитәрлек булмаганлыктан, механизаторларны күрше районнардан да чакырырга туры килә. Бар эшнең дә кичектерелмәслек, үз срогы шул, берьюлы җитешергә кирәк.

-Сүзебез авыл хуҗалыгы өчен эшче куллар турында барганда үзебезнең шәһәрдәге 89 нчы профлицейга кагылып, аның киләчәген күзаллап китсәгез иде?

-Белгәнегезчә, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр белән бәйле рәвештә соңгы елда аңа 9 сыйныф тәмамалаганнарны алмадылар. 11 сыйныфны бетергәннәр профлицейга барырга бик ашкынып тормый. Аларны вузлар кызыксындыра. Быелгы уку елында ничек тә 1-2 төркем, 60 лап бала булса да җыеп укыта алсак бик яхшы булыр иде. Монда әти-әниләргә дә шуны әйтәсе килә: балаларның һөнәр сайлау кебек җитди мәсьәләсенә битараф калмаска, ә хезмәт базары кытлыклары белән кызыксынып, анализлап сайларга иде һөнәрне.

Никадәр акчалар түгеп, 5 ел гомерне үткәреп алынган диплом белән эш таба алмый, кирәксез булып калмасыннар иде. Шуңа да бүген, киләчәктә предприятиеләргә хаҗәтле һөнәр үзләштереп, үз эшенең остасы, кирәкле белгеч булуның яхшырак икәнен төшенсен иде балаларыбыз.

Профлицейлар проблемасы–районкүләм хәл ителә торган мәсьәлә генә түгел. Аларның матди-техник базасын нигездән яңарту, заманча җиһазлау, укыту программасын да тамырдан үзгәртү сорала. Хәзер бит әнә авыл хуҗалыгы, башка төр техниканың да чит илдә эшләнгән, бөтен уңайлыклары булганын, җитештерү мөмкинлегенең куәтле булганын алырга тырышабыз. Ә аларда эшләргә шундый ук дәрәҗәдәге белемле, профессионаллар кирәк. Әлбәттә, үзләренә эшче куллар әзерләүдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә финанс ярдәме күрсәтергә, үз өлешләрен кертергә бурычлы, әмма әлегә аларның моңа мөмкинлеге юк.

 -"2008-2012 елларга авыл хуҗалыгы үсеше район программасы" кабул ителде. Аның төп юнәлешләре нидән гыйбарәт?

-Авыл хуҗалыгы үсешенә өметләр зурдан. Программаның төп максатлары–конкурентлыкка сәләтле авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүне арттыру; авылда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү авыл хуҗалыгы производствосының нәтиҗәлелеген үстерү өчен тиешле шартлар тудыру. Район алдында терлекчелек тармагының продукт бирүчәнлеген яхшырту; яңа, заманча техника һәм технологияләр кулланып, төп авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алу һәм шул нигездә үсемлекчелек продукцияләре җитештерүне киңәйтү бурычы тора. Шәхси хуҗалыкларны, кече хуҗалык формасындагы эшмәкәрлекне һәм кооперативларны үстерү максаты куела. Моның өчен кредитлардан киң файдаланылачак, финанс-кредит механизмы камилләштереләчәк һәм башкалар. Дөрес, бер-ике ел эчендә генә кискен үсеш вәгъдә итеп булмый. Игенчелектә берникадәр уңай үзгәрешләр бар. Республика,"Татнефть" ААҖ, район бюджеты средстволарына шактый гына техника алынды. Агрочараларны, чәчү, урак кебек мөһим кампанияләрне кыска срокларда, үзвакытында, сыйфатлы һәм югалтуларсыз башкарып чыгу, җитештерүчәнлекне арттыру мөмкинлеге тудырыла. Район-шәһәр Советлары депутатлары белән берлектә сессиядә әлеге программага бер елдан соң үзгәрешләр кертү мөмкинлеге хакында да сөйләштек. Әлегә районда эшләре авыр бара торган хуҗалыклар бар. Аларга инвесторларны тарту буенча юнәлешле эш алып барыла.

-Җирлегебездә хуҗалыкларны үз карамакларына алган инвесторлар бар инде, аларның эшчәнлеген ничек бәяләр идегез?

- Актүбә зонасындагы "Союз-Агро" ширкәте карамагында 18 мең гектар җир бар. Игенчелектә алар матур гына уңышлар яулап килә. Дөрес, терлекчелек әлегә бераз аксый. Шушы ике ел эчендә мөгезле эре терлекләр, савым сыерлар санын арттыру планы белән яшиләр. "Стәрле" хуҗалыгын алган Мөсәгыйть Хәйдәров, Вахитов исемендәге хуҗалык инвесторы "АгроРемСервис" эшчәнлегеннән дә канәгатьбез. Мөстәкыйль хуҗалыкларыбыз-"Урсай", "Уразай", "Әсәй", "Чубар Абдул", "Авангард" ның төп тармаклар күрсәткечләре куандырып килә.

-Район икътисадының әйдәп баручылары – җирле бюджетны төп тулыландыручы сәнәгать предприятиеләренең соңгы елдагы эшчәнлегенә бәягезне дә ишетәсе килә.

- Нефть-газ, төзелеш, транспорт, машина төзелеше, азык-төлек җитештерү өлкәсе предприятиеләре тотрыклы, җитештерүчән эшләп киләләр. Аларда продукция эшләп чыгару, планнар күләме арттырып үтәлә. Моны яртыеллык мәгълүматлар да ачык дәлилли. Без аларны "Маяк" газетасы аша халыкка җиткерәчәкбез. Шулар арасыннан май заводы, икмәк заводы, азык-төлек комбинатын да әйтеп үтәргә кирәк. “Азнакай киемнәре” эшчәнлегеннән канәгатьбез. Аның һәм "Нефтемаш" заводының Актүбә бистәсендә филиаллары да ачылды. Шул рәвешле халыкны эш белән тәэмин итү юнәлешендә дә азмы-күпме эшләр башкарыла. Хәзерге базар конкурентлыгы шартларында үз урыныңны табу, товарыңны отышлы сату җиңелдән түгел, аны сыйфатлы, башкаларныкыннан өстенлекле итү сорала. Әлеге предприятиеләрдә җитештерелгән продукциянең Татарстаннан читкә, хәтта чит илләргә дә чыгарылуын әйтергә кирәк. Сәнәгать предприятиеләре киңәюгә, аларда эшләүчеләр саны артуга бара. Әмма эшсезлек буенча учетта торучылар да бар әле.

Юл төзелеше өлкәсендә шактый эшләр башкарыла. Быел Ирекле-Камышлы-Чалпы юлы асфальтланды. Азнакай шәһәренең Җәлил урамында асфальт салынды. "Татнефть" ААҖ нең финанс ярдәме белән Вәлиханов (Некрасов) урамында юл ремонтына керешелде. Нефтьчеләребезгә барлык азнакайлылар исеменнән зур рәхмәтләрне ирештерәм. Актүбә бистәсенең берничә урамында капремонт эшләре бара. Яңа Юл бистәсендә маршрут автобусы юлын шулай ук асфальтлау күздә тотыла.

- Шәһәребез төзеклеге, чисталыгы буенча һәр елны республика буенча иң яхшылар рәтендә санала, быел да икенче урынга чыктык. Бу, әлбәттә, тырышлык кына түгел, билгеле чыгымнар да сорыйдыр?

- Бу юнәлештә шәһәрдә генә түгел, авылларда да максатчан эш алып барыла. Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе нәтиҗәле эшләп килә. Билгеле, башкарасылар күп. "Торак-коммуналь хуҗалыгы производство тресты" базасында көнкүреш калдыкларын сортларга аеру линиясе ачылды. Монда халыкка мөрәҗәгать итеп шуны ассызыклыйсы килә: көнкүреш калдыкларын аерып җыюга барыбыз да игътибарлы булып, тәртип, чисталык сакларга тырышсак иде. Мәйданчыкларда һәр төр өчен аерым контейнерлар бар, чүпне аларда күрсәтелгән төрен генә, аерып җыю кирәк. Безгә дә бу мәсьәләдә чит илләр үрнәген алу сорала. (Редакциядән: башка илләрдән бөтен яклап та алга киткән Япониядә бу күптән инде практикага кертелгән. Әйтик, сишәмбедә кәгазь генә җыелса, чәршәмбедә–пластик шешәләр... Һәр көннең-үз чүбе. Таләпне үтәмәгәннәр, тәртипне бозучылар хәтта штрафка да тартыла. Аннары инде бу калдыклар кабаттан эшкәртүгә озатыла. Кабаттан эшкәртү, икенчел чимал ясау предприятиеләре үзебезнең Татарстанда да арта бара. Әйтик, Чаллыда калдыклардан шәхси гигиена өчен кәгазь ясау, Бөгелмә, Әлмәттә пластик шешәләрдән түбә материалы эшләү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр бар).

 Актүбәдә көнкүреш калдыкларын җыю полигоны төзелә. Биредә шулай ук быел су чистарту корылмасы файдалануга тапшырылачак. Азнакайдагы корылмада реконструкция эшләре бара. Моңа республика бюджетыннан җитәрлек күләмдә акча бүлеп бирелде. Районда экологлар тарафыннан куелган таләпләрне үтәргә тырышабыз.

Азнакай халкын чиста, чишмә суы белән тәэмин итүдә максатчан эшләр җәелдерелде. Балтач-Азнакай яңа суүткәргече сузыла, моңа республика бюджетыннан акча бүлеп бирелде. Урсай Ключ чыганагыннан сузылганы яңа әле. Актүбәдә суүткәргеч линияне алыштыру көтелә, проектына керешелде.

- Безнең халыкта: "Арбаңны кышын, чанаңны җәен хәстәрлә", дигән әйтем яши. Киләсе ягулык сезонына әзерлек барышы ничегрәк икән?

-Ягулык сезонына хәзерлек тулы куәтенә бара. Бу нәүбәттән махсус программа кабул ителде. Азнакайда да, Актүбәдә дә бу эшләрне вакытында төгәлләп, 15 сентябрьгә 100% хәзерлектә булачакбыз, дип әйтергә тулы ышаныч бар. Соңгы елларда безнең район ягулык сезонын республикада беренчеләрдән булып башлый һәм иң соңгылардан төгәлли. Узган ел коммуналь хезмәтләр бу юнәлештә бик яхшы эшләде.

- Федераль закон нигезендә Азнакай шәһәрендә, Актүбә бистәсендә һәм авылларда йортларга капиталь ремонт үткәрү бара. Ничек уйлыйсыз, билгеләнгән срокларга сыеша алырбызмы, бу максатларга өстәмә чыгымнарга өмет тотарлыкмы?

- Районда "Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды" Россия законын тормышка ашыру бара. Быел без барысы 60 млн. сумлык эшләр башкарырга тиеш. Бөтенесе бергә 47, шул исәптән Азнакай шәһәрендә 32, Актүбәдә 8, авыл җирлекләрендә 7 йортка капремонт ясалырга тиеш. Эшләр барышы белән кызыксынып, контрольлек итеп торабыз. Төп бурыч-ремонтны сыйфатлы үткәрү. Торак хуҗалары үзләре дә активрак булсын, читтән генә күзәтеп тормасыннар, ә җитешсезлекләрне әйтеп, эшкә контрольлек итсеннәр иде. Программа 4 елга исәпләнгән. Әмма 3 елга сыеша алсак, өстәмә федераль средстволарга өмет тотарга була. Быелга каралган акчаны капремонтка үзләштереп бетерү сорала. Ә четерекле эшләр байтак: подваллар, чардаклар, инженерлык челтәре... Ремонтчыларыбызның эш темпларын арттыру кирәк.

 –Районыбызда торак төзелеше дәвам итә, соципотека буенча йортлар калка...

- Бу юнәлештә районның махсус программасы эшли. 2006-2007 елларда социаль ипотека буенча 417 фатир тапшырылды. Быелга соципотека төзелешенә 224 млн сум акча каралган. Актүбәдә 28 фатирлы бер, Азнакайда 40 фатирлы бер йорт файдалануга тапшырыла. Шәһәребездә тагын 95 һәм 115 фатирлы йортларның проекты эшләнә.

 Авыл хуҗалыгында эшләүче яшь белгечләр, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча программа да гамәлдә. 2006-2007 елларда 43 гаилә хөкүмәт субсидиясе (торакның норматив бәясеннән 70%) алды. 2008 елга тагын 17 гаилә 25 млн сумлык хөкүмәт ярдәме алачак.

Быел Шәйхетдинов микрорайонында 75 коттедж төзерлек җир участогы бүленеп, алар аукцион нигезендә билгеләнәчәк. Авылларда инде йорт салу өчен җир алу проблемасы юк. Актүбәдә дә мондый нияте булганнарга каршы килү юк, төзесеннәр генә.

-Азнакай игенле, нефтьле як кына түгел, бу җирдән чыккан күренекле әдипләр, мәдәният әһелләре дә күп, алар белән аралар елдан-ел җылына, ныгый бара. Быел Нәҗибә Ихсанованың юбилеен Камал театры белән берлектә туган ягында билгеләп үтүне Сезнең инициатива дип беләбез?

-Якташларыбыз белән элемтәләрне югалтмаска тырышабыз. Язучылар да, артистлар да кайтып торалар. Безнең Азнакай тамашачысы аларны ярата, олылый. Әйе, Камал артистлары–үзебезнең Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров –олы горурулыгыбыз, көтеп алынган кунаклар. Быел район-шәһәр Советлары сессиясендә Нәҗибә ханымга "Районның почетлы гражданины" исемен бирдек. Ул аңа лаек.

Үзара туганлык киләчәктә дә сүрелмәс, дип ышанабыз. Көзен Камал артистлары районыбыз халкын сөендереп тагын спектакль белән килер, дип торабыз.

- Соңгы вакытта редакция почтасына актүбәлеләрдән Гагарин исемендәге Мәдәният йортында никаһлашу залы ачылу уңаеннан сөенечле хатлар алына. Биредә капиталь ремонт та бара бит әле?

-Әйе, Актүбә Мәдәният йортында никаһлашу залы ачылу актүбәлеләр өчен дә, якын-тирә авылларда яшәүчеләр өчен дә зур вакыйга булды. Ул бик кирәк иде. Зал ябык тормасын, килсеннәр, өйләнешсеннәр генә. Яшь парлар күп булып, сабыйлары дөньяга аваз салсын. Үзегез беләсез, соңгы вакытта гаиләләргә хөкүмәт тарафыннан да кайгырту арта. Кызганычка каршы, аерылышулар да күп шул әле. Яшьләр гаилә төзүгә җитди карасын иде.

Мәдәният йортының бер өлешенә капремонт чыгымнарын "Татнефть" ААҖ күтәрә, бу ярдәмнәре өчен без нефтьчеләргә зур рәхмәтле. 7 млн. сум акча район бюджетыннан бирелде. Районның сәнәгать предприятиеләре дә спонсорлык ярдәме күрсәтә. Ремонт эшләрен сентябрь башына бетерербез дип торабыз. Бирегә шулай ук бистәнең ике китапханәсен күчерү нияте дә бар. Бу мәдәният учреждениеләрен оптимальләштерү максатыннан чыгып эшләнә. Шул рәвешле Мәдәният йорты мәдәни үзәккә әверелдерелә, быел шулай ук аппаратураны яңарту күздә тотыла.

Киләсе елдан авыллардагы мәдәният учакларын яңарту-төзекләндерүгә керешәчәкбез.

- Оптимальләштерү чаралары мәгариф өлкәсендә дә бара дип беләбез. Бу хакта да әйтеп китмәссезме?

- Әйе, балалар санының елдан-ел кимүе мәктәпләрне оптимальләштерүгә китерә. Максат-мәктәпләрне ябу түгел, ә белем бирү сыйфатын яхшырту. Әгерҗе, Илбәк, Балтач мәктәпләре башлангычка калдырылып, башка укучылар базалы мәктәпләргә автобусларда йөртеләчәк.

Быел район бюджетыннан мәктәпләрне ремонтлауга 10 млн. сум акча бүлеп бирелде. Хәзер аларда эшләр бара. 1 сентябрьгә барлык уку йортлары да балаларны кабул итәргә әзер булачак.

Быел безнең мәгариф өлкәсендә сизелерлек уңышлар күзәтелә. Әйтик, "4", "5" билгеләренә генә укучылар саны 70% ка җитте. Район, республика олимпиадаларында җиңүчеләребез шактый. Үзебезнең "Чулпан" премиясе лауреатлары белән дә хаклы горурланабыз. Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә район укытучылары хезмәтен югары бәяләп, аларга рәхмәт сүзләрен ирештерәм. Районның ике-Карамалы һәм Актүбә 1 нче мәктәпләре Россия президенты грантына лаек булып, миллионер мәктәпләр сафына бастылар.

- Спортчыларыбызның уңышларын бәяләү, билгеләп китү матур гадәткә әверелде. Сүз республика, россиякүләм бәйгеләр турында гына түгел, хәтта Дөнья чемпионатларындагы үрләре турында да бара. Бу җиңүләргә ирешү өчен, әлбәттә, иң әүвәл физкультура-спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру кирәк...

-Һәр яңа елның беренче кварталында спортчыларыбызның еллык уңышларына бәя биреп, аларны хөрмәтләү-бүләкләү матур гадәткә әверелде. Алар безне соңгы вакытта республика гына түгел, россииякүләм, дөньякүләм җиңүләре белән сөендерә.

Милли көрәш буенча республиканың беренче унлыгына кердек, инде призлы урыннарга да ерак калмады. Бу-бик куанычлы. Әлбәттә, балаларыбызга, яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартларны тудырырга тырышабыз. Хоккей кортлары, футбол мәйданчыклары төзелә, ике бассейныбыз эшли... Бары тик аларга ничек тә күбрәк балалар, яшьләрне тарту, тренерларга алар белән нәтиҗәле эшләү генә кирәк.

-Мансур Камәртдинович, соңгы вакытта илдә идеологияне спортка багланыш, кызыксыну алыштыруы сизелә, килешәсезме? Европа чемпионаты барча халыкны телеэкраннарга тартты, футбол җанатарлары урамнарга чыгып үзләренең шатлык-куанычын барча халыкка белдерә...

- Әйе, спортка мондый карашны хупларга кирәк. Яшьләребез сәламәт яшәү рәвешенә тартыла, аларда патриотик хисләр уяна икән- бу бик яхшы күренеш. Тик менә урамнарга чыккач та тәртипле булсалар икән... Әнә, 5 нче мәктәп коймасын күпме суммаларга төшереп, ничә яңарттык. Хәзер шәһәребез урамнарында тәртипне видеокамералар саклаячак, андагы дәлилләрне беркем дә инкарь итә алмас. Хокук саклау органнарының да соңгы елларда бик нәтиҗәле эшләвен әйтергә кирәк. Җинаятьләрне ачу арта. Аннары, җәйлектә балалар, үсмерләр арасында җинаятьчелекне, хокук тәртибе бозуларны чикләү максатында ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары да зур роль уйный. Районда быел "Каенкай" һәм "Бөркеткәй" шәһәр яны лагерьлары, 35 мәктәп яны лагеры эшли. Татарстанда, шул исәптән безнең Азнакайда да шушы көннәрдә "Йолдызлы десант" ("Звездный десант") сменасы старт алды. КДН да учетта торучы яшүсмерләр өчен "Кояшкай" лагерында 2 смена эшләячәк. Биредә тәрбиячеләр, психологлар, физкультура укытучылары алар белән максатчан эшләп, уңай нәтиҗәләргә ирешерләр, дип ышанабыз.

-"Сәламәтлек" өстенлекле проекты кабул ителгәннән бирле аның кысаларында районда күптөрле эшләр башкарыла. Сәламәтлек өлкәсендә барган үзгәрешләр азнакайлыларны кызыксындыра, редакциягә дә шул хакта сораулар белән хатлар күп килә...

- "Сәламәтлек" өстенлекле проекты кысаларында безнең район үзәк сырхауханәсендә дә күпкырлы эшләр бара. Тулаем алганда аның матди-техник базасы үзгәрешләр кичерә. Азнакай һәм Актүбәдәге сөт кухнялары, хуҗалык хезмәтләре, балалар бүлекләре берләштерелә. Сөт кухнясы капремонттан соң август аенда яңа бинага күчереләчәк. Хәзер аңа яңа җиһазлар кайтарыла. Чыгымнарның бер өлешен Сәламәтлек саклау министрлыгы күтәрде. Азык әзерләү блогында капремонт бара. Үзәк сырхауханә объектлары ремонтына 8 млн. сумга якын акча бүлеп бирелде. Киләсе елга тудыру бүлеген капиталь ремонтлауга проект-смета эшләнә. Без бүлекне тулысынча саклаячакбыз.

Әле күптән түгел генә республикакүләм бәйгедә Баланлы Бүләк ФАП фельдшеры Рәмзия Габидуллинаның Президент кулыннан "Фиат" автомобиле алуы район өчен зур горурлык булды. Бу–районның медицина хезмәте өлкәсендәгеләр хезмәтенә зур бәя дигән сүз.

- Мансур Камәртдинович, сүзебез ахырында азнакайлыларга ирештерер теләкләрегез дә бардыр әле?

- Узган Хәйрия елында Шәфкатьлелек фонды төзелеп, инвалидларга, каты авырулыларга, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә азнакайлыларның зур ярдәме тигән иде. Бу игелекле эш быел да дәвам итә. Матди мохтаҗлык кичергәннәрнең гаризалары попечительлек советында тикшерелеп, тиешле карарлар чыгарыла. Әмма монда ата-аналарын оныткан, аларны рәхим-шәфкатьләреннән ташлаган кешеләргә мөрәҗәгать итеп шуны да әйтәсе килә: газизләрегезне тилмертмәгез, чит кешеләрдән ярдәм сорау хурлыгына төшермәгез. Картлыгыгызда үзегезне дә шундый язмыш көтәрлек булмасын.

Изге эштә үз өлешен кертүче хезмәт коллективларына, аерым кешеләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм башкаларны да игелек чараларында актив катнашырга чакырабыз.

Ә инде район башлыгы буларак мине борчыган, әмма бездән генә тормаган тормышның башка проблемалары да күп. Әйтик, минем бүгенге көндә пенсияләрнең аз булуы, электр һәм газга бәяләрнең елдан-ел артуы, бюджет өлкәсендәгеләрнең хезмәт хакы әкрен күтәрелү белән һич тә килешәсе килми. Россия һәм Татарстан җитәкчелеге халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә барсын да эшләрләр, дип ышанасы килә.

Сүзем ахырында барлык азнакайлыларга саулык-сихәтлек, имин-бәрәкәтле тормышлар, теләкләренең чынга ашуын телим!



Маяк  2008-07-04 11:37:43

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом