Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Яңалыклар

Яңалыклар

Фермалар механикалаштырыла

“Агросәнәгать комплексын үстерү” милли проектында терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыруда фермаларны комплекслы механикалаштыру буенча киң колачлы эшләр билгеләнә. Чөнки хәзер район фермаларында комплекслы механикалаштыру 10%тан артмый. Шуңа күрә алдагы 5 елда хуҗалыкларга һәрберсе 200 баш сыер савуга исәпләнгән 38 данә “Делаваль” саву комплекслары алу планлаштырыла. Бу үзе генә дә савуны механикалаштыруны 92%ка җиткерү мөмкинлеге тудыра. Моннан тыш “УОМ-3000” агрегатлары, “ТСН-160” линияләре, “Миксер” азык тараткычлары алу да күздә тотыла.

Күп һәм сыйфатлы азык

Соңгы мәгълүматларга караганда, күпьеллык үләннәрне беренче катка чабу 60 %ка якын мәйданда башкарылган.Печән хәзерләү планы “Үчәлле”дә 43, “Урсай”да 36, Вахитов исем. 23, “Урманай”, “Ирекле”дә 20шәр %ка үтәлгән.Әмма “Әлкәй”, “Сукаеш”, “Чалпы”, “Баланлы Бүләк”,”Зур чишмә” хуҗалыкларында үлән тулу вакыты җитсә дә, бер учма печәннәре юк. Пленкага төрелгән сенаж “Уразай”да 1211, “Марс”та 428 тонна. Әмма башка хуҗалыкларда аңа керешмәгәннәр. Траншеяларга 23000 тоннадан артык сенаж салынып, шуның 4280 тоннасы “Уразай”, 2600 тонна “Алга”, 1550 тонна “Стәрле”, 1450 тонна “Авангард”, 1400 тонна “Янтарь”, 1092 тонна Тукай исем., 3318 тонна “Союз-Агро” хуҗалыкларына туры килә. Әлегә һәр шартлы терлеккә иң күп хәзерләнгән азык “Алга”да -25,6 центнер, ”Уразай”, “Стәрле”, “Янтарь”, “Марс”, “Үчәлле” хуҗалыкларында бу күрсәткеч көннән-көн арта. Иң мөһиме – азыкның сыйфаты, ә моның өчен тиешле технологиянең төгәл үтәлүе зарур.

Компенсация арта

1 июльдән l группа инвалид яки 18 яшькә кадәрле инвалид балаларны караучы, шулай ук даими игътибар кирәк булган олы яшьтәге кешеләрне тәрбияләүчеләргә компенсация күләме арта. Моңа кадәр ул 500 сум иде, хәзер 1200 сум булачак. Компенсация тәрбиягә мохтаҗ һәр кеше өчен аерым түләнә.

Әдәби мирас югалмас

 Г.Исламова, район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры

ТР Мәдәният министрлыгы, язучылар берлеге, республика яшүсмерләр китапханәсе, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры татар әдәбияты классигы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 130 ел тулуга багышлап, яшьләрдә Г. Исхакый иҗатына карата кызыксыну уяту, китапханәләрнең язучы әсәрләренә игътибарын арттыру максатыннан "Югалмас мирас эзеннән" дип исемләнгән конкурс игълан итте. Анда 15 яшьтән алып 30 яшькә кадәр егет һәм кызлар катнашып 50 сорауга җавап бирергә тиешләр иде.

 Конкурска 367 эш килеп, шуның 18 е азнакайлылардан булды. Бәйгедә катнашучылар йомгаклау тамашасына һәм Т.Миңнуллинның "Җанкисәккәем" спектакленә чакыру алды.

 Диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булучылар арасында Ләйсән Абдуллина (Урманай), Гүзәл Миннеханова (Чалпы), Ләйсән Арсланова (2 нче урта мәктәп), Резеда Хуҗиева (инженер, Азнакай), Зур Сукаеш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары бар.

Саннар сөйли...

ЗАГСтан алынган мәгълүматларга караганда, 2008 елның 6 ае эчендә Азнакай районында барлыгы 185 яшь пар гаилә корган. Шушы вакыт эчендә аерылышучылар саны 115кә җиткән. Ярты елда 388 бала дөньяга аваз салган. Вафат булучылар саны – 453 кеше.

Сак булыйк

Чираттагы республика видеоконференциясе Пенсия фонды мәсьәләләренә һәм җәйге чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләренә багышланды. Тыелган урыннарда һәм исерткеч эчемлекләр кулланып су керү нәтиҗәсендә бик күп бәхетсезлек очраклары килеп чыгуы хакында сүз барды. Районнарда күзәтелгән һәлакәтләр мәсьәләнең җитдилеген дәлилли. Видеоконференциядә җирле власть органнарына бу юнәлештә эшләргә, тиешле чаралар күрергә кирәклегенә басым ясалды.

Ягулык нидән кыйммәтләнә?

Бензинга һәм дизель ягулыгына бәяләр арту дәвам итә. Хәзер республика автозаправкаларында АИ-76ның литры 21 сумны узып китте, АИ-92нең – 23 сум 70 тиен, АИ-95 һәм дизель ягулыгы 25 сум тора. Белгечләр моны ягулыкны кайтаручы предприятиеләрнең күпләп сату бәяләрен арттырулары белән аңлаталар. Мәсәлән, июнь аенда күпләп сату базарында 92 нче бензин – 6,5 процентка, дизель ягулыгы 21 процентка кыйммәтләнгән. Әгәр күпләп сату бәяләренең нигезсез артуын туктатмасалар, ягулыкның алга таба да кыйммәтләнүенә шик юк.


Маяк  2008-07-04 11:39:55

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом