Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Редакция почтасыннан

Редакция почтасыннан

Хөрмәт тоябыз

Хмелева, Курочкина, Рыбалко, Ежова һ.б. хезмәт ветераннары

Азнакайның Сөембикә урамы, 2нче, 4нче, 6нчы йортларында яшәүче ветераннарга депутатыбыз Гадилә Һәдиуллина күрсәткән ярдәмгә, яхшылыкларга сокланып туймаслык. Ул җитәкләгән 2нче мәктәп әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен туган йортыбызга әверелде. Бирегә безне – өлкәннәрне төрле чараларга чакырып, чәй өстәлләре артында зур хөрмәт күрсәтәләр. Бәйрәмнәрдә бүләкләргә кадәр өләшәләр.

Яз айларында безнең урамнар, йорт тирәләре матурлыкка күмелде, җиһазландырылды. Бу матурлыкларны Е.Моторина җитәкчелегендә 10 А сыйныфы укучылары башкарды. Алар буяган җиһазлар, төзекләндерелгән балалар уйнау мәйданчыклары күзләрне иркәли.

Ялгыз яшәүче өлкәннәребез һәрдаим депутатыбызның кайгыртучанлыгын тоеп яшиләр. Мәсәлән, узган көз өлкән сыйныфта укучылар, ”Эколог” клубы әгъзалары җитәкчеләре А.Байков белән берлектә М.Хмелевага яшелчәләр әзерләүдә ярдәм иттеләр. Подвалына ук төшереп бирделәр. Егет-кызлар “Ярдәм кирәк булса, чакырыгыз,”- дип кенә торалар. Бакчаларыбызны казышалар, йорт эшләрендә ярдәм итәләр. Рәхмәт аларга.

Депутатыбыз Гадилә Мәсгутовна җитәкчелегендәге 2 нче мәктәп коллективына без бик рәхмәтле, эшләрендә уңышлар телибез!

Күңелле яшәү үзебездән тора

Нәфис ӘХМӘТ

Глобаль үзгәртеп корулар башланганчы ук, һәр кварталда социаль педагогик комплекслар (СПК) эшләп килде. Яңача яши башлагач аларның кирәге калмады. Ләкин кешегә рухи азык кирәклеге үзен сиздерми калмый. Моның шулай икәнлеген күптән түгел 20 нче кварталда булып узган мәдәни чараларның берсеннән тоеп була иде. Мәдәният йортында эшләп килүче “Хатирә” һәм “Калинушка” ансамбльләре үз хезмәтләрен шушы кварталда яшәүче халыкка тәкъдим итте. Чиратлашып татарча, русча башкарылган җыр-биюләрне, сәгать ярымга сузылган концертны халык бик җылы кабул итте.

Шәһәрнең үзәгендә булган бу кварталда ветераннар яши. Кварталның үзен дә яз җитү белән, бакчаларына чыгып эшләгәндәй җыештыралар, төзекләндерәләр, чәчәкләр, агачлар утырталар, су сибеп торалар. Олы яштә булуына карамастан биредә Флера апа зур көч куя. Быел сирень агачы куагын казып алып, жасмин куаклары утыртып куйган. Узган ел аны Казан телевидениесеннән дә шау чәчәк арасында күрсәткән булганнар. “Болай тырышкан кешегә җитәкчеләр хезмәт хакы да түли торганнардыр?”-дип шаяртам. Сүзгә кеше кесәсенә керми торган Флера апа: “Килеп рәхмәт әйтсәләр дә риза, үзебез өчен бит, шушы матурлыкка карап җан рәхәте алам,”-ди.

Сез булганда безгә рәхәт

И.СОЛТАНОВА

Безнең 18 нче "Елмаю" балалар бакчасында уздырыла торган күп төрле кызыклы, файдалы чараларның максаты – балалар белән әти-әниләре арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту. Күптән түгел генә мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре белән "Сез булганда гына безгә рәхәт" дигән кичәдә балалар, әти-әниләр бик теләп катнаштылар. Әтиләре әниләре өйдә юкта сабыйларын карау осталыкларын күрсәттеләр, ә әниләр – гаиләләре яратып ашый торган ризык хәзерләү серләре белән уртаклаштылар.

Талантлы әти-әниләребез дә аз түгел. Элизаның әнисе җырлаганда күпләрнең күзләре яшьләнде. Зөлфиянең бабасы матур итеп җырлады да, үзе язган шигырьләрен дә сөйләде. Ә Рәзилнең әнисе белән парлап җырлавы барыбызның да күңеленә хуш килде.

Тавыш сигналы – хәвеф билгесе

Нәсимә ГАББАСОВА.

Шимбә өмәсеннән кайтып барам. Ленин урамыннан унлап машиналы туй кортежы төшә. Башкалары тыныч кына бара, ә уртадагы кара машина “Кем булдыра ала, качып котылырга ашыгыгыз!”- дигән сыман бөтен көченә шәрран яра.

Я, кем бәхет теләп калсын тынычлыгын бозган өйләнешүчеләргә? Сабыен көч-хәл йоклатып җибәргән яшь анамы? Төнге сменадан кайтып, бераз йоклап ял итеп алыйм дип яткан эшчеме? Йөрәк авырулы, дарулар белән яшәүче кешеме?

Тавыш сигналы – хәвеф билгесе. Үзегез дә беләсез, 01, 02, 03 машиналары янгын, авария, бәла турында хәбәр итә, шом сала. Ә туй бит хәвеф түгел. Янгын чыккан сыман урам буйлап машина сигналы акыртып йөрергә ярамаганны инде ничә еллар әйтәбез, газеталарга язабыз... Нигә инде купшы кортежның ямен җибәрергә? Соңгы елларда берничә тапкыр Мәскәү тирәсендә туйларда булдык. Анда беркем дә машина акыртып йөрми.


Маяк  2008-07-04 11:40:39

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом