Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Уйна-көл, тик чама бел

 

Кыз, кияүгә чыгам, дип,  өйләренә Ринатны алып килгәч, ана да тынычлана. Кызыннан күпкә олы да түгел, тәртипле, акыллы егет, үзе эшли, Венераны ярата. Бәхет өчен тагын ни кирәк!?

Туй уза. Ринатка эш буенча еш кына командировкага китәргә туры килә. Ә Венера ул вакытта «эшсез утырмый». Авырлы булуына карамастан, типтереп яшәвен дәвам итә. Көн артыннан көн уза, бала табар вакыты килеп җитә. Нинди генә начар гадәтләре булса да, сау-сәламәт малай таба. Тик хатын сабыен балалар тудыру йортында калдырып чыгарга карар кыла. Үз теләге белән иреннән дә аерыла. Хатынның яңа дуслары белән рәхәт тормышы башлана.

Бу вакыйгалардан соң әллә ни күп вакыт та үтми, Венера башын югалтырлык дәрәҗәдә Данилга гашыйк була. Бергә яши башлыйлар. Хатынның бала табасы килсә дә, шифаханә юлларын күпме генә таптаса да, балага уза алмый. Бу Ходай каргышымы? Ә бәлки тугыз ай буе йөрәге астында йөрткән, соңыннан аннан баш тарт­кан баласының рәнҗешедер? Киләчәктә нәрсә булыр. Гаиләсен саклап кала алырмы? Ана булу бәхетенә ирешерме?

Кызганыч, Венера кебек, яшьлек юләрлекләре, җавапсызлык аркасында, ятим балалар санын арттыручы кызлар аз түгел. Ни өчен шулай?

Минем үземә дә, Венера кебек, 22 яшь. Аллаһыга шөкер, сау-сәламәт улым үсә. Әни булуым белән горурланам. Балама карыйм да, шушы бәхетне татуыма куанып туя алмыйм.

Кызлар, гаилә учагын саклыйк, балаларыбызның кадерен белик, җаваплы, сабыр булыйк. Яшь вакытта төрле хәлләр була. Тик соңыннан үкенергә генә язмасын.

 


Яшел Үзән  Лилия Батталова 2008-07-04 13:16:10

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом