Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
ФАПлар хуҗа кулына мохтаҗ

 

Әмма бу акчага күптән ремонт күрмәгән ФАПларны бер елда  торгызу мөмкин түгел. Бу теманы тирәнтенрәк тасвирлау максатыннан, сезнең игътибарга Яшел Үзән муниципаль район Советы сессиясендә сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча даими комиссия рәисе урынбасары Әминә Фәизованың ФАПлар торышы турындагы чыгышыннан кайбер мәгълүматларны тәкъдим итәбез.

Ә.Фәизова билгеләвенчә, ФАПлар торышы турындагы мәсьәлә комиссия утырышларында еш күтәрелгән. Бигрәк тә биналарны ремонтлау, аларны медикаментлар белән һәм техник яктан тәэмин итү. Телефонлаштыру һәм су-газ  кертү кебек мөһим темалар каралган. Әмма ФАПлар элек  ничек булган, хәзер дә шул хәлдә калган. Бу проблеманы аз булса да урыныннан кузгату өчен, комиссия, кайт­кан ФАПларны урыннарга чыгып тикшереп, үз күзләре белән күреп кайткан. Нәтиҗәдә, әлеге пунктларда проблемаларның уйлаганнарга караганда да җитди булуы ачыкланган. Беренчедән, күбесендә гадәти телефон элемтәсе юк. Бакырчы, Маевка, Кече Шырдан, Әрә, Косякау, Кызыл Октябрь, Раифа, Рус Әҗәле, Татар Наратлысы, Татар Әҗәле, Свияжск, Бузай, Өтәк авыллары пунктларында элемтә чарасын көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Югыйсә,  телефон 2007 елда ук куелырга тиеш булган аларга.

Тагын бер мөһим мәсьәлә – су. Районның 29 ФАПында суүткәргеч юк, 11енә кертелгән. Карагуҗа авылында фельдшер суны күрше йорттан шлангтан агызып  алып чыга. Ә Протопоповка, Рус Әҗәле, Татар Наратлысы һәм Өтәк авылларында анысы да юк.   Монда санитария һәм сәламәтлек турында сөйләшеп булмый.

Пунктларны җылыту мәсьәләсе дә шулай: Свияжск пункты пар белән җылытыла, Акъегет, Бакырчы, Күгеш, Әрә, Панау, Татар Наратлысы, Татар Әҗәле, Карашәм, Өтәктә – электр белән. Һәм тагын бер искитәрлек хәл – Мизиново белән Бәчектә бинаны мич ягып җылыталар. Монда фельдшерның эшен нәрсәдән башлавын юрасы юк.  Республикада газлаштыру программасы тәмамланды, югыйсә.

Матди-техник база тулысы белән искергән. Урындык, өстәл, кушеткалар онытылган елларны хәтерләтә. Документлар стеллажлар булмаудан теләсә-кайда ята.

Панау, Татар Әҗәле, Карашәм, Өтәк, Косякау һәм Кызыл Октябрь ФАПларында суыткычлар юк. Фельдшерлар вакциналарны өйләрендә саклый һәм көн саен үзләре белән алып китеп йөри. Болар – ХХI гасыр галәмәтләре!

Кайберләрендә беренче ярдәм өчен кирәкле дарулар җитешми. Соңгы тапкыр медикаментлар 2007 елның көзендә бирелгән. Ә хәзер – җәй.

Норлат участок хастаханәсе ФАПларында канцелярия һәм хуҗалык товарлары өчен 300 сум акча бүлеп бирелгән. Хастаханә җитәк­чесеннән: бу акчага нәрсә алып була? – дип сорыйсы килә.

Кайбер ФАПлар мәктәп яисә клуб бинасында урнашканлыгы белән кыенлыклар тудыра. Бигрәк тә бу мәсьә­лә Маевкада кискен тора. Юлсызлыкны әйтеп тә торасы юк. Алла сакласын, бер-бер хәл килеп чыга калса, ерак китә алмыйсың. Кыскасы, иге-чиге булмаган сорау­лар... Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтә­ле­шеме, электр үткәргечләренең торышымы – һәммә­сенә акча кирәк.

– ФАПларга кайчан тотынасыз? – дигән сорауга  җавап бер: – Акча юк!  Сүз дә юк, бер елда яңа бина төзеп булмый, әмма халыкка заманча хезмәт күрсәтү өчен акча гына түгел, теләк тә кирәк.

Читтән караганда, хәзер бөтен нәрсә акча белән үлчәнә, ә  кайвакыт «хуҗа кулы» да күпне хәл итәргә мөмкин. Кайбер җитәк­челәр­нең биналарны чисталыкта һәм тәртиптә тотарга теләге юк. Мәсәлән, Зур Өтәк һәм Мулла Иле ФАПларының биналары яңа, әмма хезмәткәрләрнең мөнәсәбә­те күренми. Зур Өтәкнең яңа ФАП бинасында такталар аунап ята, торбалар буялып бетмәгән. Боларны шимбә өмәсе ясап булса да, эшләп куеп була, югыйсә. Ә шул ук вакытта Өтәшкә, Олы Шырдан, Күлбаш, Татар Әҗәле, Ильинкада биналар иске булып та, бөтен җирдә чис­талык һәм тәртип ярылып ята. Барысы да үзебездән тора.

– Шуны да билгеләргә кирәк, – ди Ә.Фәизова. – Авыл җирлекләре башлыкларының кайберләренең хәтта   пунктларны күрсәтеп йөрергә дә теләге булмады. Әмма күбесе үзләрен борчыган проблемалар белән уртаклашырга ашыкты. Тормыш яхшырасына өмет әле югалмаган. Бу уңайдан Осиново, Олы Шырдан, Олы  Карагуҗа,  Зур Ключи авыл җир­лек­ләре башлыкларының авылдашлары сәламәт­леген кайгыртуын билгеләргә кирәк. Ә менә Раифа һәм Рус Әҗәле авыл җирлекләре  башлыклары үзләре дә булмады, ФАПлары да ябык.

Түбән Вязовые амбулаториясе баш табибының якындагы ФАПларны кыскартуга бәйле «Наполеон» планы бик гаҗәпләндергән комиссия әгъзаларын. Шул ук вакытта ФАПларны яхшырту буенча бернинди план юк. Җитәкче ягыннан мондый караш яшәп кил­гәндә авыл халкының  сәламәтлеге турында  сөй­ләшеп торудан мәгънә булмас.

Әлеге очрак буенча Яшел Үзән муниципаль район Советының сәламәтлек саклау һәм социаль яклау комиссия­се контроль-счет палатасына Түбән Вязовые амбулаториясенең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерүне йөкләргә кирәк дип тапкан.  Монда, беренче чиратта, Түбән Вязовые амбула­тория­сенең ФАПларны тоту  гына түгел, ә булганнарын саклап калу буенча хәле шуның кадәр мөшкелме икәнлеге кызыксындыра.

Даими комиссиягә ФАПларны урыннарга барып карау  амбулаторияләр һәм үзәк район хастаханәсе җитәк­челеге ягыннан бернинди контроль булмауны ачык күрсәткән. Баш табибларга:  ФАПларда соңгы тапкыр кайчан булдыгыз? Гади авыл кешесенең сәламәтлеге сезне аз гына булса да кызыксындырамы? дигән сораулар бирү урынлы булыр иде. Ә бит алар кайчандыр Гиппократ антын биргән.

P.S.Сессия барышында Яшел Үзән муниципаль район Советы ФАПлар торышы турындагы информацияне игътибарга алырга, аларның торышын яхшырту буенча чаралар планын төзергә карар итте.

 


Яшел Үзән  Әлфия Зыякаева 2008-07-04 13:20:22

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом