Берничә көн кыздыргач, чын җәй дип сөенгәндә генә, янә яңгырга китте бит әле. Атна буе килә дә коеп китә, килә дә... Ә күңел җылы тели, кыздыра башлауга хәл бетеп уфылдый башласак та, җылыдан туеп булмый.
Аязганны бүген һәркем көтә. Отпусктагылар санаулы көннәрен исәпли. Рәхәтләнеп су коенып, комда изрәп ятмагач, нәрсәгә соң ул җәйге ял?!
Бакчачы-дачниклар җиләк чери дип өзгәләнә. Авыр хәлләр бит, җәмәгать.
Шулай да бүген иң авыры авыл кешесенә. Беркөн авылдагы улым: «Бабай бүген иртә кайтты, Ходай, ниһаять, ял бирде дип әйтә» ди. Һәркөн иртән 6да чыгып китеп, йоклар вакыт җиткәч кенә кайткач, әтине бөтенләй диярлек күреп булмады. Ял итә икән бераз дип шатландым. Юкса, авыл кешесенә кар яуганчы ял тәтеми. Яңгыр яуса гына иркен сулыш ала.
Явымлы көннәр озакка китсә дә эш харап. Иртә өлгергәч, быел халык печәнгә дә иртә ябышты. Күпләр хәзер чапкан печәнен киптереп өя алмый җәфалана. Череп әрәм була бит.
Район хуҗалыкларында да печән әзерләү темпын арттыра алмыйлар. Аязганны көтә-көтә, сенаж салалар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә бүгенге көнгә район буенча 27 мең тонна сенаж салынган дип әйттеләр. Явымлы көннәр идарәдәгеләрнең кәефенә дә тискәре йогынты ясавын белсәк тә, әйләнеп узып булмый шул, кем әйткәндәй, вазифа йөкли, вазифа.
Интернет биргән мәгълүматларга ышансаң, шушы бер-ике көндә циклон китәргә тиеш.
Җәй уртасындагы яңгырның яхшы ягы да бар: ул да булса – колорадо коңгызы котырмый тора.
Юкса, иртә утыртучыларның бәрәңге сабакларын ашап бетерә башлады. Күбесе бәрәңгенең чүбен утап, бер кат сызып, кортына да сиптереп куйды.
Бер кат сиптереп кенә котылырсың бар. Кимендә ике тапкыр агуламыйча корткычларны бетереп булмый. Кайсыбер чыганаклар язган дөрес булса, быел колорадо белән көрәшәселәр бар әле. Кыш җылы булганлыктан, аны кортлар бик әйбәт үткәргән икән. Бу корткычларның җәй башындагы салкыннарга тамчы да исе китмәгән һәм рәхәтләнеп йомырка салганнар. Бәрәңгенеке генә түгел, эт эчәгесе һәм билчән яфрагының да, күтәреп карасаң, асты сап-сары. Салкынча вакытта алар 10 көндә үсеп җитсә, кызуда берничә көндә үк җитлегә.
Белгечләр бу корткычларга каршы «Десис», «Моспилан», «Конфидор» препаратлары кулланырга киңәш итә.
Районда икенче икмәкне хәзер нибары ике хуҗалыкта – «Колос-Синтез» һәм «Про- гресс»та гына үстерәләр. Кичә генә, «Прогресс»ка шалтыратып, бәрәңге хәлләрен белештек. Биредә аны быел 150 гектарда утырттылар. «Матур гына үсеп утыра. Төбенә туфракны бер кат өйдек. Әле агуламадык», – дип җавап бирделәр.
Яшел Үзән Алсу Кәлимуллина 2008-07-04 13:22:36
Кире кайт
|