Яшьләр өйләнешеп, гаилә корып җибәрүгә, алларына торак мәсьәләсе килеп баса. Ул озак еллар дәвамында иң кыеннардан булып кала. Яшь гаиләләргә дәүләт ярдәмгә килә. Мәгълүм булганча, бездә өч программа эшләп килә. Болар – яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, социаль ипотека һәм авылда яшәүче яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программалары.
Л. Хәмитова.
Муниципаль район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге мөдире Светлана Монасыйпова әйтүенчә, узган ел районда – 24, быел авылда яшәүче 17 яшь гаилә йорт төзү мөмкинлеге алды. Бу гаиләләргә ташламалы кредитлар, кире кайтарылмый торган субсидияләр бирелде. Бу программада авыл җирлегендә яшәп, бюджет өлкәсендә эшләүче 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.Әлеге форсаттан Югары Пәнәче авылы яшь гаиләсе Гөлия белән Ришат Шакировлар да файдаланды. Алар 2006 елда әлеге программа буенча бирелгән акчаның 70 процентын – субсидия, калган 30 процентын кредит белән алды.
Шакировлар гаиләсендә 2 бала үсеп килә. Гөлия Югары Пәнәче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып, Ришат авыл клубында эшли. Программа нигезендә Шакировларга 675360 сум күләмендә кире кайтарылмый торган субсидия һәм 7 елга процентсыз кредит бирелде. Әлеге суммалар ярдәмендә гомуми мәйданы 101 квадрат метр булган ике катлы менә дигән йорт салып куйдылар.
– Башта без үз көчебез белән бер катлы йорт төзергә уйладык. Ипотека алганчы йортның фундаменты салынган, беренче кат стенасы күтәрелгән иде инде. Кредит төзелеш эшләрен тизләтте һәм мөмкинлекләрне арттырды. Әлеге хәлгә баштарак ышанмый тордык, бар да әкияттәге кебек килеп чыкты, – ди Гөлия. – Ипотека булмаса, авырлыкларны җиңеп булмас иде, мөгаен. Документ эшләре белән башкарма комитетның торакны теркәү һәм бүлү бүлеге хезмәткәрләре даими булышып тордылар. Төзү материалларына бәяләрнең кискен үсеп китүе шактый авырлыклар тудырды. Авыл җирендә мондый программаның эшләп китүенә һәм аннан файдалана алуыбызга бик шатбыз.
Шакировлар гаиләсендә әле чыгымнар күп көтелә: сарай, мунча төзиселәре бар.
Авыл җирендә яшь белгечләрне, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы – авыл яшь-ләренә менә дигән ярдәм. Яшь гаиләләр бу кредитның бәхәссез өстенлеген аңлады, гаризалар күп керә. Аларның күбесе – Иске Зәй, Мирный бистәсе яшьләреннән, бу җирләр шәһәр территориясенә караганга, без аларны әлеге программага кертә алмыйбыз, ди Светлана Монасыйпова.
Яшьләрнең Шакировлар гаиләсе кебек авылда төпләнеп йорт салулары, куанып балалар үстерүләре, һичшиксез, сөендерә. Димәк, авыл яши, аның киләчәге бар.
Кире кайт
|