Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Ямьле дә соң туган ягым!

Лагерь эшчәнлеген экологик юнәлештә алып бардык. Һәр  бала  үзе яшә-гән  тирә-як, җәмгыять турында белергә тиеш. Шуны истә тотып, программада авыл, район, Татарстан җирлегенең үзенчәлекләре, климаты, географик урыны, тыюлыклары, музейлары турындагы  мәгълүматлар чагылыш  тапты. Укучылар лагерьга бик теләп йөрделәр. Һәр көн алар  өчен яңалык алып килде. ”Туристлар бәйрәме”ндә үзләрен чын турист итеп тойдылар. Палаткалар кору, учак ягып, ашарга пешерү,  дисеңме,  каршылыклы-сазлыклы юллар үтү,  “бәлагә  тарыган” иптәшеңне коткарып, аңа ярдәм күрсәтү, дисеңме – барысы да булды ул көнне. Лагерьда алган белемнәрнең кирәк икәнлегенә балалар тагын бер мәртәбә  инандылар.

Үзебез яшәгән авыл  табигатен, географик  атамаларны, изге  урыннарны өйрәнгәннән соң, район буйлап экскурсиягә чыктык. Беренчесе аның  Мәмдәл мәктәбендә урнашкан “Экология һәм Туган якны өйрәнү“ музее булды. Укытучы Рәис абый Саттаров безгә кызыклы һәм эчтәлекле мәгълүматлар  бирде. Укучылар бу  экскурсия-дән бик канәгать калды. Икенче  төркем түземсезлек белән Иске-Казан тарихи-мәдәни  һәм табигый  музей-тыюлыгына баруны көтте. Менә ул көн дә килеп җитте. Тыюлыкта безне фәнни хезмәткәр Фәния Закирова каршы алды. Болгар бабаларыбыз эзе буйлап йөрдек. Изге Хан, Мулла Хаҗи  чишмәләренең саф-салкын суыннан авыз иттек. Китап битләрендә генә күргән рәсем-материалларны үз күзләребез белән күрдек. Юкка гына бу экскурсияне түземсезлек белән көтмәгәнбез икән!

Унсигез көннең үткәнен сизми дә калдык. Соңгы көнен традицион Балалар Сабан туе белән тәмамладык. Лагерьның һәр көне истәлекле, хәтердә калырлык булды.

Лагерьның файдасы шәхсән үзем өчен дә зур булды. Чөнки башлангыч сыйныф укучылары белән эшләү, аларның үзенчәлекләрен, характерларын өйрәнү-белеп тору, югары сыйныфта эшләү өчен уңайлыклар тудырачак.

Рәсемнәрдә: аланлыкта ял рәхәт; Казаклар зиратында борынгы кабер ташы бар; балыкчылар көч сынаша.

Редакциядән: нәкъ шушы ук темага үзенең тәэсирләре белән 4 нче сыйныф укучысы Раилә Хәйдәрова да уртаклашкан. Ул мәктәп дирекциясенә, укытучыларга, тәр-биячеләргә кызыклы ял оештырганнары өчен рәхмәт белдерә.


Биектау хәбәрләре  Г. САБИРҖАНОВА, Казаклар урта мәктәбенең тарих укытучысы 2008-07-07 14:13:03

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом