Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Бар шундый йорт

Территориаль-иҗтимагый җирле үзидарәләр төрле юнәлештә эшчәнлекләрен киңәйтә.  Быел да алар инициативасы белән урам, ишегалды бәйрәм-нәре үткәрелә башлады. 28 июньдә аның беренчесе Энергетиклар урамының 5нче йорты ишегалдында узды. Аны оештыру һәм үткәрүдә “Энергетик” Мәдәният сарае коллективы һәм “Уңайлы йорт” торак  милекчеләр ширкәте булышлык итте.

5нче йортка беренче хуҗалар аяк атлауга быел 45 ел тула. Йортта яшәүчеләрне  башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, шәһәр җирле үзидарәләр советы җитәкчесе Венера Тихонова, “Уңайлы йорт” торак милекчеләр ширкәте җитәкчесе Ольга Хәмиева котладылар. Дүрт катлы, өч подъездлы әлеге йорт 1963 елда урамда беренчеләрдән булып файдалануга тапшырылган. Шул көннән бирле күпме сулар аккан, балалар гына түгел, оныклар үсеп җиткән.

– Әлеге йорттан фатир алуыбыз әле дә хәтеремдә, йортны ачу тантанасында подъездга лентаны үзем кисеп кергән идем, шул көннән биредә яшим, – дип  хатирәләре белән уртаклашты Анна апа Иванова.

–Төрле милләттән булсак та, дус-тату, ярдәмләшеп яшәдек. Яшәү шартларын яхшырту мөмкинлеге тугач та, йортны, күршеләрне ташлап китәсе килмәде, –  дип сүзгә кушылды Флүс ага Сәлахов.

Бәйрәмне алып баручы Владислав  Тыткин йорт тарихындагы вакыйгаларны бер-бер артлы искә төшереп, биредә яшәүче  өлкән яшьтәгеләрне мәйданга чакырды:  Олимпиада Пелипенко, Мария Гольцева, Анна Ивановага истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Әлеге йортта иң яшь гаилә Вероника һәм Антон Солдатовлар гаиләсе икән. Әлеге пар июнь башында шаулатып туй иткән. Ә иң кечкенә бала – 4 яшьлек Антон Чугунов. Шук, бөтерчек кебек Антон һәр уенда катнашты. Солдатовлар һәм Чугуновлар  истәлекле бүләккә ия булдылар. Йортның иң активлары да барланды. “Русская душа” вокаль ансамбле җитәкчесе Светлана Миронова мәйдан уртасына чакырылгач, йортта яшәүчеләр аны алкышларга күмде.  Светлана җитәкләгән ансамбль, “Мирас” вокаль,  “Престиж”, “Магия” бию ансамбльләре  чыгышлары бәй-рәмгә ямь  өстәде.

Ишегалды бәйрәменең иң кызыклы, мавыктыргыч мизгеле балаларның төрле бәйгеләрдә көч сынашуы булгандыр.  Билгеле, иң-иң җитезләр, осталар бүләксез калмады. Ул көнне балалар гына түгел, урта буын, өлкәннәрнең дә күңелләре күтәренке, йөзләрендә бәйрәм рухы иде. Өч буын очрашуы кебек тә узды ул бәйрәм.

– Узган ел күрше йортта шундый бәйрәм оештырылгач кызыккан идек. Бүген безнең йортта бәйрәм, ул кичке Сабантуйдан ким түгел, – диде Гүзәл Кузюрина.


Зәй офыклары  Р. Кашапова 2008-07-07 14:12:36

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом