Йөгерү, автоматтан ату, йөзү, парапланда очу, спорт ярышлары... Болар барысы да – «Форпост» Клубының «Канатлы барс» лагеренда ял итүчеләрнең көн тәртибенә кертелгән чаралар.
Р. Кашапова.
Баграж елгасы буенда палаткаларда урнашкан әлеге лагерь бишенче ел оештырыла. Биредә 25 июньнән 6 июльгә кадәр “Форпост” отрядының укыту-күнектерү җыены уза. Кырыс табигать шартларында яшүсмерләр парашют спорты, кул сугышы, хокук саклау нигезләрен өйрәнәләр. Гомумән, ватанпәрвәр рухлы укучылар җыелган биредә. Аларның күбесе республика күләм спорт чараларында катнашкан. Быел лагерьда Югары Шепкә мәктәбе укучылары да бар. Бу мәктәптә хәрби хезмәткә әзерлеккә зур игътибар бирелә. Лагерьда ял итүче 30га якын баланың 6сы шул мәк-тәптән.
30 июньдә лагерь ачу тантанасына кунаклар килде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова лагерьда ял итүчеләргә, кыр шартларында чыныгу үтүче балаларга соклануын белдерде һәм алга таба да Ватанны яратучылар, аның өчен зур эшләргә әзер торучылар булырга, җәмәгать тәртибен саклау, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны һәм җинаятьчелекне кисәтүдә актив катнашырга чакырды. Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Марат Юнысов ел дәвамында республика күләм бәйгеләрдә катнашкан форпостчылар – Илфат Галиев, Ләйсән Мингалина, Алексей Тимофеевка Мактау грамоталары тапшырды. Лагерь ачуга физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Уразайкин һәм эчке эшләр бүлеге вәкилләре килгән иде. Кунаклар лагерь эшчәнлеге белән таныштылар.
Югары Шепкәдән Ләйсән Мингалинаны отряд командиры итеп сайлаганнар, аның кыюлыгы, батырлыгы йөзенә чыккан. Ул чаңгы спорты белән мавыга.
– Без – авыл балалары – авырлыкларга өйрәнгән инде, алар безне куркытмый, биредә алган күнекмәләр тормышта кирәк булачак, – ди Ләйсән, җитди итеп.
Балалар иртәнге сәгать 6да торалар, кичке 11дә генә йокларга яталар. Хәрби күнекмәләр ял белән аралаштырыла. Биредә ял итүче кызлар өчен иң мавыктыргыч шөгыль – парапланда очу. Ләйсән Мингалина өч мәртәбә очарга өлгергән инде. Ә менә Ләйсән Әхмәтханова бүген беренче мәртәбә һавага күтәрелгән.
–Очканда күкрәктә ниндидер дулкын күтәрелде, ә җиргә төшкәндә күңелдә рәхәтлек туа, – ди Ләйсән.
Беренче ел гына булуларына карамастан, кызлар лагерьны, биредә ял итүчеләрне үз итеп өлгергәннәр инде. Әйдаманнарга биредә эш җитәрлек: аларга яшүсмерләр белән эшләве авыр да, кызыклы да.
– Без балаларда дуслык, намуслылык кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырышабыз. Төп максат – хәрби хезмәткә әзерләү, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, – ди “Форпост” клубы җитәк-чесе Алексей Алексеев.
Кире кайт
|