Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Кагыйдәләр катгый, әмма үтәрлек

Районда 2008 елның 20 апреленнән 20 маена кадәрге  язгы кыр эшләре чорында   айлык уздыру турында  өч яклы  килешүгә кул куелган иде. “Язгы кыр эшләрен уздыру  чорында  хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм эшләрне куркынычсыз башкару  таләпләрен үтәү турында”гы айлыкны уздыруда мәгълүм уңышларга ирешелде. Айлыкта куелган максатлар һәм бурычларны тормышка ашыруда оештыру эшләре уздырылды.

Бу чорда 3 бәхетсезлек очрагы булды,  узган ел белән чагыштырганда  бер очракка  кимрәк. Бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре: авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлаганда технологик процессны бозу; фермаларны чистартканда терлекчелектә эшләрне оештыруның канәгатьләнмәслек булуы; машиналарны эшләткәндә ватык механизмнардан файдалану.

Район буенча гомумән алганда  авыл хуҗалыгы тармагында җитәкчеләр хезмәт шартларын яхшырту һәм  җитештерү өлкәсендә имгәнүләргә  юл куймау буенча җитәрлек эшләмиләр һәм бу һөнәри авырулар килеп чыгуга  китерә. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең 15% санитария-гигиена нормаларына  җавап бирми торган, артык шау-шулы, тирбәнеш (вибрация) зур  булган, тузанланган шартларда эшли, аларның  1% хатын-кызлар. Хезмәтчәннәрнең 3 процентлабы авыр физик эш белән шөгыльләнә. Шуның нәтиҗәсендә  соңгы 3 елда   авыл хуҗалыгында бер һөнәри авыру ачыкланды. Бу хезмәтне саклау мәсь-әләләре белән җитәрлек шөгыльләнмәүне  күр-сәтеп тора. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең  хезмәтен саклауга  акча бик аз бирелә.

Моннан тыш, кагыйдә буларак, хезмәтчәннәрне зарури  санитария-көн-күреш биналары белән тәэмин  итүгә  акча  бирелми, ә бу Хезмәт Кодексы нигезендә  эш белән тәэмин  итүчеләр  бурычы булып тора. Җиһазланган киенү-чишенү бүлмәләре, юыну урыннары юк дәрәҗәсендә. Махсус өс һәм аяк  киемнәрен юу, чистарту оештырылмаган. Өс һәм аяк киемнәрен киптерә торган урыннар,  ял итү, җылыну, ашау бүлмәләре юк. Безнең илдә эшләнгән техника да  куркынычсызлык  таләпләренә туры килми.

Эш урыннары аптечкалар белән тәэмин ителмәгән. Хезмәткәрләр медицина күзәтүе узмыйлар,  аны  өлешчә бары тик “Правда” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте, “Серп и молот” җаваплылыгы чикле ширкәттә генә уздырдылар. Медицина  күзә-түе  узганда  хезмәтчәннәр һөнәри авыруларны үз вакытында ачыклый алырлар иде.

Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклау проблемалары белән генә шөгыльләнүче  белгечләрнең булмавы яхшы хәл түгел. Аларның бурычлары башка белгечләргә, кагыйдә буларак, механизацияләү бүлеге начальникларына йөкләнә, ә аларның исә язгы чәчү  һәм урак өстенә әзерләнү чорында үз  мәшәкатьләре  дә  җитәрлек.

Хезмәт куркынычсызлыгы кабинетларының яхшы булуын  телисе  генә кала, чөнки  алар еш кына мактанырлык хәлдә булмыйлар. Аларда күрсәтмә әсбаплар да, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы, электр куркынычсызлыгы буенча инструкцияләр дә юк, инструктажлар отчет документларына тиешле тамганы салу өчен  генә үткәрелә.

Җәйге каникуллар җитте. Кайбер укучылар һәм  студентлар инде имтиханнарын тапшырып бетерделәр һәм вакытлыча эшкә урнашалар. Без эш бирүчеләрнең игътибарын тагын бер кат түбәндәгеләргә юнәлтергә телибез: яшьләрне эшкә алганда  эш тәртибен генә  аңлатып  калмыйча, хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы, янгын  куркынычсызлыгы һәм электр куркынычсызлыгы  кагыйдә-ләре турында да сөйләр-гә кирәк.


Биектау хәбәрләре  Л.ГАЗИЗУЛЛИНА, Мәшгульлек үзәге директоры 2008-07-07 14:22:15

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом