Без урамнарда зур агитация эше уздырдык, яшьләр белән очраштык, кызыклы проектларны тормышка ашырдык.
“Яшь гвардия”нең региональ штабы, кызыксындыру чарасы буларак, Татарстан яшьләренең аеруча актив вәкилләрен Кырымда Кара диңгез буенда урнашкан “Меркурий” лагеренда профиль буенча укыту инициативасы белән чыкты. Безнең өчен өйрәтүче һәм командалар тупларга ярдәм итүче тренинглар, шулай ук кызыклы экскурсияләр, ял оештырылды.
Партиянең яшьләр бүлеген үз канаты астына алуы һәм әлеге сәяхәттә ярдәм итүе өчен сәяси совет секретаре Нәгыйм Әмир улы Сәгъдиевка, аның урынбасарлары Раушан Нур кызы Хәйруллинага, Мин-җофар Ибраһим кызы Усмановага һәм Биектау җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Римма Галәү кызы Антоновага зур рәхмәт белдерәм.
Биектау хәбәрләре М.НИГЪМӘТҖАНОВ, «Бердәм Россия»нең «Яшь гвардия» җирле штабы җитәкчесе 2008-07-07 15:11:24
Кире кайт
|