буенча 45 йорт (3310 кв.м.), социаль ипотека буенча Гоголь урамында 65 фатирлы бер йорт (3202 кв.м.).
Бушлай торак заманы үтте
Без еш кына дәүләтне сүгәбез. Моның сәбәпләре арасында фатир мәсьәләсе дә бар. Ләкин шуны танырга кирәк – дәүләт заманында үзенең гражданнарына карата кайгыртучанлык күрсәтте. Әгәр шәһәребездә “сталинкалар”, “хрущевкалар” булмаса, баулылыларның күбесе хәзер ничек яшәр иде микән? 27нче микрорайондагы йортлар файдалануга кертелгәч, Баулыда күп фатирлы йортлар төзү сизелерлек тынды – базар мөнәсәбәтләренә күчү процессы башланды. Хәзер инде күбебез фатирларның, элеккеге еллардагы кебек, бушлай бирелмәячәген аңлады.
Халыкны торак белән тәэмин итү максаты белән илдә “Россия гражданнарына – кулай һәм уңайлы торак” илкүләм проекты эшләнелде. Белгечләр фикере буенча, Россия Федерациясенең башка төбәкләре белән чагыштырганда Татарстанда торак проблемасын хәл итү өчен база хәзерләнгән, чөнки республикада шәхси программалар да тормышка ашырыла, шуларның берсе – социаль ипотека.
Эре шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да, соңгы елларда микрорайоннар төзиләр, йортлар яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек калка. Күргәнебезчә, кызу темп белән булмаса да, безнең районда да төзелеш алып барыла. Муниципаль район башкарма комитеты инфраструктур үсеш бүлеге мәгълүматлары буенча, бу елның 2нче июленә 10524 кв.м. торак торгызылган, бу - еллык биремнең 58 проценты.
Тиздән өй туе
Хәзерге вакытта Калинин урамының 32 фатирлы 48нче йортын файдалануга тапшырырга әзерлиләр. Биредә төзүчеләр соңгы штрихларны ясыйлар – балкон рамнары куялар һәм уен мәйданчыгын төзекләндерәләр. Тиздән бу йортта социаль ипотека яки яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча фатир алучылар өй туе үткәрәчәк. Гоголь урамындагы йортның 64 фатиры да әлеге программалар буенча бүленәчәк, ул 2008 ел азагына әзер булырга тиеш. Генераль план буенча, шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә дә ике 40ар фатирлы торак йорт төзелә, генераль подрядчы – “Еврожилстрой” предприятиесе.
Социаль ипотека серләре
Социаль ипотека буенча торак төзү төзелеш тарма-гының мөһим бер өлеше булып тора (белгечләр әйтүенчә, Татарстанда һәр өченче квадрат метр торак нәкъ менә аның буенча төзелә). Социаль ипотека бюджет өлкәсендә яки “ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды”на даими рәвештә акча кертеп баручы (социаль ипотека программасын финанслаучы) предприятиедә эшләгән, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнар катнаша ала. Программада катнашучылар торакны 7 процент еллык кредит хисабына алалар, кредитлау вакыты беренче кертем суммасына һәм бюджет өлкәсендә эшләү стажына карап билгеләнә. Бала туган очракта, учетка баскач, яшь гаиләнең счеты 200 мең сум күләмендәге акча белән тулылана. Учетка басу, торакны билгеләү – барысы да кабул ителгән нормативлар нигезендә алып барыла.
Белгечләр сүзләре буенча, халыкка җитәрлек мәгълүмат бирмәү сәбәпле, проблемалар килеп чыга. Мәсәлән, кайбер гражданнар тиешле документларны тапшыргач ук уңай җавап көтәләр. Ләкин торак алуга конкурста катнашу өчен социаль ипотека килешүе төзергә һәм счетка акча салырга кирәк. Шушы берничә күрсәткеч һәм беренчел акча кертү буенча күбрәк рейтинглы кешеләрнең шанслары зуррак. Яшь гаиләләргә программада катнашу өчен төп шарт булып яшь категориясе тора: хатын белән ирнең икесе дә 35 яшьтән өлкән булмаска, шулай ук торак шартларын яхшырту һәм фатирны шәхси милеккә күчерер өчен күпмедер күләмдә акчалары булырга тиеш.
Авыллар да төзекләндерелә
Дәүләт ярдәм кулын авыл җирендә яшәүче гражданнарга да сузды. Әлегә кадәр аның авыл үсеше өчен зур акча кертеме ясаганы юк иде. Бу программаны тормышка ашыру схемасы түбәндәгечә каралган. Муниципаль районның башкарма комитеты төзегән һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы раслаган исемлек буенча яшь гаиләләр счетына нормативның 70 проценты күләмендә субсидияләр күчерелә. Муниципалитетлар әлеге акчаларны программаны башкаручы Дәүләт торак фондына күчерә. Ул исә программада катнашучыларны төзелешнең норматив бәясенең 100 проценты күләмендә инвестицияли.
Күңел яхшыга өметләнә
Торак төзүгә ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Бүгенге көнгә муниципаль районның башкарма комитетында торак шартларын яхшыртуга чиратта 385 баулылы тора. Ләкин чынбарлыкта алар күбрәк, чөнки вакытлыча кеше фатирында яки әти-әниләрендә яшәгәннәрнең дә үз почмакларын булдырасылары килә. Әмма фатир алу мөмкинлеге барысына да тәтеми. Ничек кенә булмасын, торак халык өчен ирешә алырлык нәрсә булсын, күп фатирлы йортлар төзү алып барыр өчен, әлеге проблеманы барыбер чишәргә кирәк.
Социаль ипотека программасы буенча конкурста катнашучы һәр гаилә, инстанцияләр бусагасын таптамыйча гына, үзенең чиратын www.gilfondrt.ru сайтының “программаларны тормышка ашыру” рубрикасында яки категория һәм баллар буенча гаиләләрнең рейтингы чагылыш тапкан www.kooperativrt.ru сайтында күрә ала.
Кире кайт
|