5-6 сыйныф укучылары бирегә автобусларда килсә, 8 сыйныфлылар марш-бросок ясап, гимназиядән лагерьга кадәр корал тотып килделәр. Кагыйдәләр нәкъ армиядәгечә бик катгый булды: 7 сәгатьтә йокыдан тору, ә кичен 22 сәгатьтә йокларга яту. КППда каравылда торучылар һәр ике сәгать саен бер-берсен алмаштырып, көндез дә, төнлә дә сакта булды. Корал саклана торган палатканы алтынчы сыйныфлылар саклады.
Бу өч көнгә һәр сыйныфның үз расписаниесе булдырылды. 5 сыйныф кадетлары өчен бер көнлек поход, алар маршрутны үтеп, кич белән өйләренә таралды.Алтынчылар ике көн дәвамында туризм серләренә төшенде: төеннәр бәйләргә өйрәнде, маршрут буенча йөрде, чокыр аша аркан буйлап менәргә һәм төшәргә өйрәнде. Сигезенчеләр алдына катлаулы бурычлар куелган иде. Туризм һәм маршрут буенча узудан тыш алар хәрби хәзерлек белән дә шөгыльләнде: пневматик винтовкадан, автоматтан һәм пистолеттан ату күнекмәләрен ныгыттылар, автоматны сүтеп җыйдылар.Шулай ук отделениенең оборона вакытындагы гамәлләре өйрәнә: яткан килеш окоп казу, хәрби топографияне өйрәнү, урманда диверсион группаларга каршы гамәлләрне ныгыту, химик саклану нигезләре белән танышу һ. б.Өлкән тәрбияче, туризм буенча инструктор Наил Ганиев фикеренчә, киләчәктә балалар үз язмышларын хәрби һөнәрләр белән бәйлиме-юкмы, анысы мөһим түгел, әмма кадет мәктәбендә алган күнекмәләр аларга тормышта кирәк булачак әле. Быел гимназия кадетлары пневматик винтовкадан ату буенча район күләмендәге ярышларда I урынга лаек булды.
Кайбер укучылар инде хәзер үк хәрби булырга дигән төпле карарга килделәр. Шуларның берсенә – взвод командиры урынбасары Илмир Галиевка – тантаналы төстә вице-кече сержант званиесе бирелде. Ә аның сыйныфташы Рузалин Хәсәнов присяга кабул итеп, тулы хокуклы кадет булды.
Әлбәттә, балаларның уеннар өчен дә, су коену өчен дә вакытлары калды. Пешекчеләр Ирина Елхова һәм Ирина Сарсазова балаларны көненә дүрт тапкыр кайнар азык белән тәэмин иттеләр. Поход шартларында буларак, азыкны учакта пешерделәр. Юыну, чүп салу өчен дә урыннар хәзерләнгән иде.
Шәфкать туташы Лилия Шәрәфиева балаларның сәламәтлеге сагында торды.
Көннәрнең кызу булуына карамастан, кадетларга мондый тормыш бик ошады, һәркем канәгать калды. Мондый хәрби-кыр сборлары балаларны берләштерә, аларда җаваплылык, дисциплина, үзара ярдәмләшү хисләре тудыра.
Минзәлә В.ГЫЙЛЬМИЕВА. 2008-07-04 11:05:33
Кире кайт
|