Максаты – мәктәп яны бакчаларының заман таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирүен ачыклауга юнәлдерелде. Беренчедән, тәҗрибә участогы җәйге, 5нче чиректә укучы балаларны хезмәт аша тәрбияли аламы? Икенчедән, бакчада үстерелгән сый-нигъмәт уку чорында балаларны ашханә аша тукландыруга җитәме? Моннан тыш, тәҗрибә участогының исеме җисеменә туры киләме – тәҗрибәләр үткәреләме анда?
Бу сорауларга уңай җавап алган саен йөрәккә рәхәт булып китә. Әйтик, Түбән Көек мәктәбенең бакча өчен җаваплы укытучылары – Рүзия Зарипова һәм Флера Шакирова утырткан кәбестәләр инде баш җибәрергә яталар, чөгендерләре дә матур гына формалашып килә. – Кәбестәгә Түбән Көеккә киләбез икән, – дип шаяртты мәгариф бүлеге җитәкчесе дә.
Бәрәңгене көл белән бутап утыртканнар монда, хәер, колорадо явыз “Көл тәме килә”, дип кенә, авызына капкан яфрак кисәген врәд ли төкерер. Шулай да эзләнүләре, балаларны да шуңа этәрүләре куанычлы хәл.
Күлле Киме мәктәбе директоры Алмаз Сафиуллин белем йортының чәчәккә күмелеп утыруы белән хаклы рәвештә горурлана ала.
– Сентябрьдә тагын да матуррак булачак, – ди. Тәҗрибә участогы мөдире Гүзәл Паутова да, аның сүзләрен куәтләп:
– 30лап төр чәчәк бар безнең һәм күбесе – күпьеллыклар, – ди. Директорларның кайберләре берничә төрле чәчәкне үзләрендә, мәктәптә үстерергә дип сорап алып та киттеләр. Чәчәкләрнең күп булуы күңелле күренеш, ләкин бәрәңге турында да онытырга ярамый, аз мәйдан били ул биредә. Бәрәңгене кышка укытучылардан җыярга уйлыйлар икән, хәер, монысы тагын берничә мәктәпкә хас күренеш. Кабат Айрат Фәнил улы сүзләрен кулланмыйча булмый:
– Бәрәңгене коллективтан җыю дөрес эш түгел инде ул, алайга китсә, кишер, чөгендерне дә шулай тупларга була, – диде мәгариф бүлеге мөдире.
Күңелле дә, кызганыч та:Арының “оптимальләштерү корбаны”на әйләнгән мәктәбе авыл халкына кишер, чөгендер сатып акча эшли. Моннан тыш, карлыганнан кайнатма пешерәләр, мәктәп директоры Гөлназ Латыйпова сүзләренә караганда, суганнан тыш башка төр орлыкның берсен дә читтән сатып алмыйлар. Ә мәктәптә нибары 37 бала укый, аларның да 17се башлангыч белем генә ала.
Яңа Шашы мәктәбенең помидор, борычлары бик ошады. Помидор төшә дә башлаган, кишернең чүбен, әйтүләренчә, алты тапкыр утаганнар инде. Бәрәңге укучыларга гына түгел, сатарга да җитәрлек – аны 1 гектар мәйданда утыртканнар. Күңгәр мәктәбенең көздән үк утырткан суганнары ерактан ук күңелне җәлеп итте, валлаһи, бүген үк чыгарып сатарлык. Биредә 150 төп каштан да утыртканнар, кәбестәләре дә бик әйбәт күренә.
Иске Өҗемнең кыяр үсентеләре бик кечкенә, әллә тәҗрибә үткәрәләр? Өстәвенә, чөгендерләре дә сирәкләнмәгән. Башка кимчелекләр юк, суган, кәбестәсе, гомумән, бар да – нормада.
Олы Мәңгәр мәктәбенең участогы бик зур. Югары Сәрдәне оптимальләштерсәләр, карап, тәрбияләргә укучылар җитәргә тиеш, дип фикер йөртмиләрдерме? Кыяр монда да начар тишелгән.
Комыргуҗа һәм Күшәр мәктәпләренең бакчаларын да начар дип бәяләргә тел әйләнми. Дөрес, Күшәрдә кишернең бер сорты начар тишелгән.
Күәм һәм Олы Әтнә мәктәпләре бакчалары пөхтәлек, чисталык, яшелчә, чәчәкләрне чәчү дизайны белән сокландырды. Хәер, аларда елның елында шулай: ахыр чиктә планлы эшнең нәтиҗәсе дә уңай була.
– 14 мәктәп бакчасында булдык, гомумән алганда, яшелчәләрнең халәте барысында да бер чама. Әйбәт, дип бәяләргә була, – диде Айрат Фәнил улы нәтиҗә ясап.
Нәкъ шулай, өстәвенә, күпме укучы баланың хезмәте кергән бу бакчаларга. Ә шулай да бер фикер бар: бакчаның тәҗрибә участогы булуына күбрәк басым ясарга кирәктер. Кем белә, бәлки нәкъ мәктәпләр ярдәмендә бәрәңгенең колорадо коңгызы ашамый һәм кәбестәнең кортламый торганын үстерә башларбыз!
Кире кайт
|