Актуаль мәсьәлә, сүз дә юк. Мин бу юлы проблеманың матди – акчага, хезмәткә, карьерага бәйле булган якларын карарга җыенмыйм. Ә бары тик афәткә китерүче шушы мәгънәсез тормышның төп авыруының сәбәбен, аның яралгыларының нидән гыйбарәт булуын күрсәтергә телим. Ягъни рухи өлкәнең торышына кагылмакчы булам.
Кайберәүләр: ”Ленин урамы иде, Тукайныкы булыр, әмма нәрсә үзгәрер соң?” – диярләр. Әлбәттә, берни дә үзгәрмәячәк. Берәүнең дә матди байлыгы артмас. Шөкер, әлегә берәүгә дә Тукайның кемлеген аңлатасы юк, ул – татар халкының горурлыгы, шулай ук без бүгенге көндә “татар җырчысы”, “татар галиме”, “татар спортчысы” кебек төшенчәләр арасында яшибез. Алар белән горурланабыз, бәйрәм-кичәләребез дә, башкаларга күрсәтер чараларыбыз да алардан башка узмый. Ә киләчәк нинди булыр? Бүгеннән җиң сызганып эшләмәсәк, диюем. Минем иманым камил, киләчәктә дә Мәңгәрдән булсын, Әтнә районыннан булсын, бик күп сәнгать-әдәбият әһелләре, зыялылар чыгачак. Сез аларны туган халыкка, милләткә хезмәт итүчеләр, аның күз карасын саклаучылар дип аңлый күрегез. Ел саен бер-ике генә укучы булса да шушы юлны сайлар. Тарих шуны күрсәтә, нинди генә заманнар булмасын, милләткә хезмәт итәргә әзер торучылар булган. Әле алай гынамы соң, әби-бабаларыбыз данлыклы татар байлары турында сөйлиләр, алар мәдрәсәләр ачканнар, мәчетләр төзегәннәр, китапханә булдырганнар, фәкыйрьләргә ярдәм иткәннәр, үрнәк күрсәткәннәр, тәрбия эше белән шөгыльләнгәннәр. Хәзер төзисе дә юк, булганын саклыйсы гына. Тик аның сагында торырлык, булганын карарлык, кадерләрлек үсеп килүче буын зәгыйфь. Чөнки ул тәрбияләнмәде. Педагоглар ниләрдер эшләргә тырыштылар, ләкин аларның хезмәтләре күренмәде. Бик кызганыч, милли тойгының, үз халкыңны яратуның ни икәнен белмибез. Хәтта мәктәп директорлары да милләтне үстерү идеясе белән янмадылар. Киләчәктә авыл зиратын караучы да, чишмәләрне төзекләндерүче дә, мәчет утларын сүндерми саклаучы да булмаячак. Чөнки, мәктәп – җәмгыятьнең аерылгысыз кисәге, моңа борылып та карамады, идеология эше тукталды. Ә яшүсмерләр белән ни булып бетте? Алар, “унберенче”не тәмамлау белән, өере-өеме белән бер йодрыкка төйнәлеп, шәһәргә чыгып чаптылар. Чабуын чаптылар, ләкин бернинди идея-фикерсез бит ул! Уку максаты бары тик тышкы ялтыравык кына. Менә прогрессия, ике проблемалы булды, авыл яшь көчсез калды, ә яшьләр фикере булмаган җирдә киләчәк юк. Ә җәмгыять үз мәнсезлеген дәвам итте: әллә нинди чор баласы булып, акча дип янып үстек, укытучыларның күпме хезмәт хакы алулары кызыксындыра иде. Башлангыч класста ук акча исәбен белдек, белмәслек тә түгел, бу чорда акча белән уйнадылар, аның өч нулен “кистеләр”, ягъни матди байлыкны аңлау тойгысы бездә рухи байлыкны аңлауга караганда иртәрәк формалашты. Нәтиҗәдә нәрсә булды: укытучылар да, укучылар да нинди урамнан йөргәнлекләрен белмәделәр, Лениннанмы, Гитлерданмы, Тукайданмы?.. Мәктәпне тәмамлаучылар бернинди ялкынлы идеяләр белән янмадылар. Ә бүгенге көндә кайсы сәясәтче, җитәкче, галим, журналистны идеясез күз алдына китереп була? Бу һөнәр ияләре “татар” сүзтезмәсе белән янәшә йөри. Ә эшмәкәр, инвестор, нефтьче, ювелир (зәрканчы) дигәндә “татар” сүзе төшеп калсынмы? Бүгенге көндә теләсә-кем бай була ала, ләкин ул татар бае түгел. Әйткәнемчә, милли хис мәктәпләрдә бик сүлпән булды, бик күпләр кем исеме белән йөртелгән мәктәптә белем алуларын, туган якны өйрәнү музеенда нинди байлыклар саклануын, һәм инде килеп, кем исеме белән аталган урамда яшәүләрен белмичә үсте. Мондый шәхестә җирсү хисе формалаша аламы инде?.. Әйтерсең лә, бүген патриот булу да, милләтче булу да модада түгел! Без Россиядә милли халыклар булып саналабыз, шулай булгач, илдә үз идеяңнең үзәктә булуына ирешергә кирәк. Ә ирешү юлларының җиңелләрдән булмавы бәхәссез.
Мин мәктәпне күз алдында тоттым, чөнки баланың аңы кече яшьтән формалаша. Системасы шундый булгач, бер мәктәп кенә дә әллә ни майтара алмый торгандыр бәлки, әмма уйлаганда үз халкыңа мәхәббәтне генә булса да тәрбияләп буладыр. Кеше булып туганбыз икән инде, ничек кеше булырга да өйрәник.
Әтнә таңы Нияз САБИРҖАНОВ 2008-07-08 13:59:39
Кире кайт
|