Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Булдырасыз, диде галимнәр

ТР Милли Музее генераль директоры, тарих фәннәре кандидаты Гөлчәчәк Нәҗипова җитәкчелегендә килгән бу гыйльми делегация вәкилләрен “аһ” иттергән беренче тәэсир – Апас үзәгенең чәчәккә күмелеп утыруы, төзекләндерелгән биналар, күләмле төзелешләр, чиста, мул уңыш вәгъдә итүче иген басулары иде – алар моны яшермәде дә.
ТР Милли Музее җитәкчесе Апасның Туган якны өйрәнү, Тутайдагы Сара Садыйкова музейлары эчтәлегенә, тарихи экспонатларның гаять күплегенә, тарихыбызга булган кадер-хөрмәткә югары бәя куйды. Республиканың “Хәтер китабы” редакциясе редакторы, галим Михаил Черепанов, Казан Дәүләт университеты профессоры, фән докторы, якташыбыз (Әҗемнән) Габдрахман Хафизов һ.б. да районда тарихыбызга, үткәнебезгә мөнәсәбәтнең югары, көн таләбенчә булуына тукталдылар.
Делегация район белән танышып йөргәндә тагын шунысы да ачыкланды – ТР Милли Музее Халыкара музейлар көнен дә безнең районда билгеләп үтәргә карар иткән. Бу – район өчен зур дәрәҗә һәм эшебезгә, яшәешебезгә югары бәя.
Район Сабан туе аланында алар өчен кечкенә генә Сабан туе үткәрелү кунаклар күңеленә аеруча хуш килде.
Сара апабыз Садыйкованың мәшһүр “Җидегән чишмә” җырын иҗат итү өчен илһам биргән Җиде Кизләү авылын республикага яңгыраткан чишмәләр каскады белән танышканда кунакларыбыз янә бер гаҗәпләнде һәм Апас халкына эчкерсез рәхмәтләрен җиткерде.

Йолдыз  2008-07-08 14:55:45

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом