Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Яналыклар

Мал абзарлары яңара

«Инвестор килгәч авылларда терлекчелек фермалары бетә», дигән шөбһәләр урынсыз булып чыкты.

«Кызыл Шәрык-Агро» ААҖ Әлки филиалы күптәннән инде файдалануда булмаган мал корпусларына да капиталь ремонт үткәреп, аларны терлекләр белән тутырды.

Районда шундый 76 корпуска ремонт үткәрелгән, тагын 22 сендә төзәтү эшләрен башларга торалар. Ремонт барышында корпусларның шифер кыеклары калайга алыштырыла, тәрәзә-ишекләре, идәннәре, гомумән, бар җире дә яңадан эшләнә.

 

Терлекләр тук булыр

Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлек азыгы әзерләү киң корлач белән алып барыла.

Күпьеллык үлән җирләренең 63 процентында яшел масса җыеп алынган инде. «Востокзернопродукт» ЯАҖ Әлки филиалының «Хлебодаровка», «Карга» аерымланган хуҗалыклары механизаторлары күпьеллык үлән мәйданнарында печән чабуны төгәлләделәр. «Востокзернопродукт» ЯАҖ Әлки филиалы отрядлары терлекчелек комплекслары өчен 48718 тонна сенаж салырга өлгерделәр инде.

 

Бәби акчасы – 300 мең сумга якын

1 июльдән ана капиталының күләме 10,5 процентка артты. Хәзер гаиләдә икенче (өченче һ.б.) баланы тудырган өчен 295 мең сумга якын акча түләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез: әлеге акчаны балага 3 яшь тулгач кына файдаланып була. Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга яки әни кешенең пенсиясен туплауга тотарга ярый.

 

Рәсемнәре күргәзмәгә куелды

Үткән атнада Яңа Салмандагы балалар социаль приютында тәрбияләнүче бер төркем бала Казанда сынлы сәнгать музее ачылу тантанасында булдылар.

Моңа кадәр алар «Балалар әкиятләрне сурәткә төшерә» конкурсында катнашканнар иде. Музейдагы күргәзмәдә балалар рәсемнәре дә урын алган. Алар арасында үз эшләрен күреп, безнең малайлар-кызлар бик сөенде. Әлеге бәйгедә катнашкан балаларның барысы да приюттагы рәсем түгәрәгенә йөри. Күргәзмәне карагач, балалар Казан Кремлендә дә булдылар.

 

Суга керсәң, белеп кер

Җәйнең әле бер генә ае узды, шул чорда инде республикада 51 кеше суга батып үлгән.

1 июльдә Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үткәргән видеобрифингта да сүз әнә шул хакта барды. Батучылар арасында балалар да бар. Корбаннарның күпчелегенең үлеменә суга алкогольле эчемлекләр кулланып керүләре сәбәпче булган.

Районыбызда быел мондый бәхетсезлек очраклары булганы юк. Әмма һәркемнең суга кергәндә уяу һәм сак булуы сорала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре таныш булмаган сулыкларга кермәскә, һәрвакыт саклык чараларын күрергә, балаларга гел күз-колак булырга киңәш итә.

 

Клублар матурлана

Районыбызда байтак мәдәният объектларында төзелеш һәм ремонт эшләре бара.

Район үзәгендә булучылар игътибар иткәндер: мәдәният йорты бинасының түбәсен өр-яңадан калай белән ябалар. Гомумән, биредә зурдан кубып эшләргә җыеналар. Түбәне ябып бетергәч, пластик тәрәзәләр куелачак. Мәдәният йортының тышкы стенасы бизәп эшләнәчәк. Эчке ягында да капиталь ремонт үткәрү күздә тотыла. Ремонт эшләрен «Грифф» ҖЧҖ төзелеш компаниясе башкара.

Моннан тыш, Төгәлбәй авылы клубында ремонт эшләре төгәлләнеп килә, Алпар авылы мәдәният йортының түбәсе яңартыла.


Әлки хәбәрләре  2008-07-08 14:48:20

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом